Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Пар сандугачлар шикелле

Дүрт дистә ел тарихы булган «Ләззәт» ансамбле түбәнкамалыларны җырлата да, биетә дә. Яшь егетләр-кызлар коллективка килеп, башта Флер Гайнемөхәммәтов, хәзер инде Ирек Гайнемөхәммәтов ярдәме белән зур сәхнәгә чыгалар. Ансамбльгә йөрүчеләр арасында гаилә коручылар саны да 13кә җиткән.

13 нчесе өч ел элек кенә туган. Шушы көннәрдә Элина һәм Айназ Хәйруллиннарны безнең редакциягә кунакка чакырдык. Татар җыры берләштергән, кавыштырган парны үз күзебез белән күрәсе килде.
Айназга 22 яшь. Яңа Чишмәдә туып үскән егет, мәкәпне тәмамлагач, Түбән Камага күченә һәм педагогия көллиятенә укырга керә. Моңа кадәр өендә компьютер алдында Салаватка кушылып кына җырлаган Айназга Беренче курс студенты көнендә сәхнәдә чыгыш ясарга тәкъдим итәләр. «Ләззәт» ансамбле җитәкчесе Ирек Гайнемөхәммәтов әзерләнергә булыша, аннары үз коллективына чакыра. 2014 елдан бирле Айназның «Ләззәт»тән аерылганы юк. Көллиятне тәмамлагач, ул 33 нче мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. Әмма җырлауны ташламый.
Элина тумышы белән Уфадан. 8 нче сыйныфны тәмамлаганда гаиләсе белән Түбән Камага күченә. Кызыл Чишмә мәктәбендә белем ала.
– Әтием гомер буе җырлый, конкурсларда да катнашты, мине дә ияртте. Беренче тапкыр сәхнәгә «Әпипә» җыры белән җиде яшемдә чыктым. Күченгәч, күпмедер вакыттан җыр түгәрәгенә йөрисе килде. Әтиемә «Ләззәт» ансамбле турында сөйләделәр. Беренче тапкыр 2015 елда анда аның белән бардык, аннары үзем йөри башладым. «Чибәркәй» конкурсында катнашканда да Ирек абый ярдәм итте, – дип искә ала Элина. Ул Түбән Кама химия-технология институтында белем ала.


Беренче очрашуларын яшьләр әле дә хәтерли. Айназ ике айлап репетицияләргә йөрмәгән. Бервакыт килеп керсә, бүлмәдә таныш булмаган кыз. Элина исә пиджактан үз-үзенә бик ышанган кыяфәттә килеп кергән егетне ниндидер артист дип уйлаган. Алар танышканнар, Айназ Элинаны өенә кадәр озаткан. Мәктәпне тәмамлаганда «Соңгы кыңгырау»га кыз егетне дә чакыра, аннары әти-әнисе аңа ресторанга барырга тәкъдим итә. Шуннан яшьләр очраша башлый.
– Әти белән Айназ дуслар кебек. Сөйләшер өчен уртак темалар табыла, өстәвенә, холыклары да охшаш. Әнием дә, нәнәем дә аны тиз арада үз итте, – ди Элина.
– Әти-әнием бу дөньяда юк инде. Авылга Аксубай якларына кайтабыз. Әбием Элинасыз кертми. Аны кызым дип кенә йөртәләр, – дип көлә Айназ.
2018 елда олылар тәкъдиме белән яшьләргә никах укыталар. Мәҗлесне зурлап уздыралар. Аларны кавыштырган җыр бүген дә берләштереп тора. Берсе укудан соң, икенчесе эштән соң чыгып, репетицияләрдә очрашалар. Дуэт белән дә җырлыйлар.


Ансамбль алар өчен икенче гаилә кебек. Ел саен 8 мартта табигатькә чыгу традициясен дә бозмыйлар, туган көннәрдә чәйләр көйләп репетиция бүлмәсендә бергәләп утыруларны да телгә алдылар. Ел саен уза торган концертларына туганнарын, дусларын чакыралар. Ирек Гайнемөхәммәтовны исә үз эшен яратучы, җитди, гадел кеше итеп сурәтләделәр.

Ә өйдәге эшне ничек бүлешәләр?
– Алдан сөйләшеп куябыз. Беребез ашарга пешерсә, икенчебез өйне җыештыра. Икебез дә пешерә беләбез. Әйтик, Айназ макаронны тәмле кыздыра. Ә минем ашларга килгәндә, «французча бәрәңге»не яратып ашый, – диде Элина.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев