Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Оясында ни күрсә...

Авылдашларым Расих белән Сәгыйдәнең балалары мәктәптә укыганда болай ярыйсы гына иделәр кебек. Инде үсеп җиткәч, җан көегенә әйләнделәр. Беркөнне Сәгыйдә: «Олы малаем миңа кычкырудан да тайчынми. Киендердек, ашаттык, эчерттек, акчасын түләп укытык, белмим, нәрсә җитмәгәндер инде... Тәртипле ата-анадан да шундый бала чыккач», - дип сөйләнеп торган иде. Авылдашлар булгач, мин...

Авылдашларым Расих белән Сәгыйдәнең балалары мәктәптә укыганда болай ярыйсы гына иделәр кебек. Инде үсеп җиткәч, җан көегенә әйләнделәр. Беркөнне Сәгыйдә: «Олы малаем миңа кычкырудан да тайчынми. Киендердек, ашаттык, эчерттек, акчасын түләп укытык, белмим, нәрсә җитмәгәндер инде... Тәртипле ата-анадан да шундый бала чыккач», - дип сөйләнеп торган иде.

Авылдашлар булгач, мин бу гаиләне бик яхшы беләм. Әле моннан унбиш-егерме еллар элек, әти-әниләре белән тыныша алмыйча, авылдан шәһәргә чыгып киткән кешеләр алар. Соңынан Сәгыйдә почмак саен гәйбәт сатты. Оялып тормады: булганын да сөйләде, булмаганын да. Өлкәннәре турында авызына ни туры килсә шуны әйтте. Балалары ишетмәс, күрмәс дип уйлады микән. Хәзер, әнә, яхшы тәрбия биргән идек, дип маташа. Оныткан. Нәсел-буын бергә тоташкан чылбырны хәтерләтә. Аның бер буынын өзеп, икенчесен саклармын, димә! Балаларны үзеңнең өлкәннәргә күрсәткән игътибарың үрнәгендә генә тәрбияләргә була. Шуңа күрә, ата-ансына җәбер-золым күрсәтмәгәннәрнең балалары да тәрбияле, ата-ана сүзеннән чыкмый торган акыллы булалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев