Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Өлкәннәр турында кайгыртып...

Гөлназ Исакиева

Районыбызда уңышлы гына эшләп килгән «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру кысаларында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайларны һәм инвалидларны озак вакытлы тәрбияләү буенча төрле чаралар үткәрә.

Бүгенге көндә безнең Үзәк 600дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне үзебез эзләп табабыз, чөнки бик сирәкләр генә Үзәккә мөрәҗәгать итә. Моның өчен волонтерлар шәһәр урамнарында безнең адрес, телефон язылган белешмәлекләр тарата, участок табиблары авыру янына килгәндә аңа ярдәм итәр кешесе булмаса, безгә хәбәр итә. Үзәк даими рәвештә үсә, яңа технологияләр кертелә. Теләсә кайсы өлкәдә булган кебек, безнең дә әле эшлисе эшләребез, чишәсе мәсьәләләребез бар.

Түбән Кама районында 68 642се – өлкән яшьтәге, 7 113 инвалид, барлыгы – 75 755 өлкән яшьтәге һәм инвалид исәпләнә. Шуларның 4195е авылларда яши. Авылдагыларга 25 социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә. «Шәфкатьлелек» үзәгендә озак вакытка карауга мохтаҗ кешеләр өчен «Мобиль бригада», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» кебек махсус программалар да эшли. Хәтере начарланганнар, үз-үзләрен тотышларында проблемалар булганнар өчен көндезге карау оештырылган. Олыгайган саен яшькә бәйле авырулар күбәя, йөрү авырлаша.

Өлкән яшьтәге авырулар арасында дөрес тәрбия алмаганга чирләре көчәю, өзлегү очраклары күп очрый. Шуңа күрә, «Шәфкатьлелек» үзәге хезмәткәрләренең төп бурычы – өлкән яшьтәге авыруларны дөрес итеп карау, тәрбияләү. Әгәр сезнең якыныгыз, танышыгыз безнең социаль үзәк хезмәткәрләре ярдәменә мохтаҗ икән, алар «Шәфкатьлелек» хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен пенсионерның гаризасы, аның ышанычлы кешесенең социаль хезмәтләргә мохтаҗлыгы турында язуы һәм дәвалаучы табибның медицина белешмәсе генә кирәк. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Бөек Ватан сугышы инвалидларына, тыл хезмәтчәннәренә, җан башына уртача керемнәре күпме булуга карамастан, бушлай хезмәт күрсәтелә. Әгәр сезнең безнең ярдәмгә мохтаҗ танышыгыз бар икән 8 (8555)36-75-49 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X