Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Мәхәббәтләренә тугры калганнар

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ЗАГС хезмәткәрләре белән берлектә гаилә көненә багышланган мәдәни чара үткәрелде.

Ял итүчеләрнең барысын да өлкәннәр көне белән тәбрикләп, ЗАГС хезмәткәрләре сигез гаиләне котлап, чәчәк бәйләмнәре һәм дипломнар тапшырдылар. Бу парлар озак еллар бергә тату гомер итүнең серен беләләр. Шәһәребезгә алар төрле елларда килеп төпләнгәннәр, һәр гаиләнең үз язмышы. 

28 ел бергә гомер иткән Людмила һәм Иван Чезраковлар «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә эшләгәндә танышканнар. Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә балаларына һәм дүрт оныкларына сөенеп яшиләр. Предприятие Мария һәм Евгений Новиковларны да таныштырып, кавыштырды. 41 ел бергә яшәп, әти-ни ике кыз үстергәннәр, өч оныклары бар. Наталья һәм Вячеслав Борисовлар үзләре генә түгел, балалары да гигант предприятиедә хезмәт куя. «Кәләш» белән «кияү» 44 нче һөнәри училищеда укыганда танышканнар. 43 ел бергә гомер иткән бу гаиләдә ике егет үскән, хәзер аларның өч балалары бар. Новиковлар көмеш туйларын уздырулары истәлекләре белән дә уртаклаштылар: алар бу көнне шаһитлары белән ЗАГСка килгәннәр. Сүз уңаеннан, бу гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Мәрьям һәм Рифкать Мәрданшиннар Түбән Каманың тагын бер гигантында – шин заводында эшләгән вакытта яшьләр кичәсендә танышалар. 42 ел яшәгән бу гаиләдә ике кыз үсә, хәзер ике оныклары бар.
Яңа төзелә башлаган шәһәргә комсомол юлламасы белән килгән Нурия һм Шәех Хәмитовлар шулай ук яшьләр кичәсендә танышалар. Егет сөйкемле кызны биергә чакыра һәм шуннан бирле аның кулын үз кулыннан ычкындырмый. Хәмитовлар ул белән кыз үстергәннәр, бер оныклары бар. Аларның гаилә коруларына быел 49 ел тулган.
Альмира һәм Мансур Хановлар 43 ел элек өйләнешкәннәр. Кичә барышында Мансур Газиз улы әти-әнисенең тигез гомер итеп бергә 68 ел яшәүләрен искә алды.
Тагын бер пар – Надежда белән Николай Гребенкиннар гаиләсенә – 40 ел. Алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер дүрт оныклары уңышларына шатланып яшиләр.
Ә Лира һәм Фәвәрис Бәшировлар мәктәптә укыганда ук дуслашып йөргәннәр. Мәхәббәтләренә тугры калып, өйләнешкәннәр, быел гаиләләренә 45 ел тулган. Ул һәм кыз үстергәннәр, өч оныклары бар.
Тантанадан соң сәхнәгә ял итүчеләр һәрвакыт яратып көтеп алган «Илһам» татар эстрада ансамбле артистлары концерт куйдылар. Ял итүчеләр вальс әйләнде, җырлады, яшьләрдән бер дә калышмыйча рәхәтләнеп күңел ачты. Бу бәйрәм, һичшиксез, һәркем күңелендә матур истәлек булып калыр.
Земфира Гарифуллина
Тантана мизгелләре. / ЗАГС архивыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X