Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Ирем юл куйсын

Иремнән туйдым. Өйдә кыл да кыймылдатмый. «Эштән арып кайттым», дип, көннәр буе тик ята. Ашагач, өстәлдән пычрак савыт-сабасын да алып куя белми. Сасы оекбашларын салгач, юыну бүлмәсенә кертеп, кәрҗингә салырга дип, ничә еллар өйрәттем, файдасыз. Түр якта сала да, шунда калдыра. Диванда ауный, урыныннан торгач, япмасын рәтләп тә куймый. «Кече...

Иремнән туйдым. Өйдә кыл да кыймылдатмый. «Эштән арып кайттым», дип, көннәр буе тик ята. Ашагач, өстәлдән пычрак савыт-сабасын да алып куя белми. Сасы оекбашларын салгач, юыну бүлмәсенә кертеп, кәрҗингә салырга дип, ничә еллар өйрәттем, файдасыз. Түр якта сала да, шунда калдыра. Диванда ауный, урыныннан торгач, япмасын рәтләп тә куймый. «Кече йомышы»н үтәгәч, унитазга су агызырга да өйрәтә алмадым.
 
Менә шулар аркасында, көн дә тавыш, көн дә гауга өйдә. Әйе, дөрес, ирем түгел, мин кычкыра башлыйм. Түзәр хәлем калмады, шуңа тавышым да ачулы чыгадыр. Беләм, күршеләргә дә ошамый безнең тавышлану, аларның да теңкәсенә тиеп беткәнбездер. Әмма ир башы белән ул миңа каршы кычкыра. Талашканда гына булса да, юл куярга өйрәнсен. Болай да гарык инде барысыннан да.
Рәзилә СӘХАПОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев