Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Чәчәкләргә лаек

Мин түбәндә бәян итәргә җыенган вакыйга кемгәдер искитәрлек тә булмас, бәлки. Тик ул миңа бик дулкынландыргыч тәэсир итте. Кулыма каләм алып, редакциягә язарга утырганчы, бик озак кичерешләр эчендә йөрдем. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан булды бу хәл. Базар тукталышында трамвайга, кулына кыйммәтле роза чәчәкләре бәйләме тотып, бер өлкән кеше килеп керде....

Мин түбәндә бәян итәргә җыенган вакыйга кемгәдер искитәрлек тә булмас, бәлки. Тик ул миңа бик дулкынландыргыч тәэсир итте. Кулыма каләм алып, редакциягә язарга утырганчы, бик озак кичерешләр эчендә йөрдем.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан булды бу хәл. Базар тукталышында трамвайга, кулына кыйммәтле роза чәчәкләре бәйләме тотып, бер өлкән кеше килеп керде. Киемнәре чиста, чалбары үтүкләнгән, ялтыратып кырынган бабайны күрүгә, бер егет торып, урын тәкъдим итте (яшьләрнең барысы да тәрбиясез түгел). Ләкин карт урыннан баш тартты, тәрәзә янына килеп, тотынып басты да, үз уйларына чумды. Мине дә кызыксыну биләп алды бит, читтән генә күзәтә башладым. Бу карт, хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, яшьләр кебек кулына бер кочак чәчәк бәйләме тотып нишләп йөри икән? Югыйсә, яше дә байтактыр?! Игътибар белән карагач, сугыш ветераны ук түгелме икән, дигән фикергә дә килгән идем инде.
Гадәти булмаган картка кондуктор ханым да игътибар иткән булып чыкты:
- Шул кадәр матур роза чәчәкләре тотып, кияү егете кебек кая юл тоттың, ба- бай? - диде ул шаяртыбрак.
Янәшәдә торган бер пассажир да:
- Яңа кәләшен бәйрәм белән котларга ашыгадыр әле, - дигән булды.
Башкалар елмаештылар да, нинди җавап бирер икән, дигәндәй, бабайга текәлделәр.
- Безнең - юбилей... Карчыгым белән пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яши башлавыбызга 55 ел, - диде бабай.
Картның йөзендә канәгать-лек һәм горурлык чалымнары сизелеп үтте. Аннан, әңгәмәсен дәвам иткәндәй, үзалдына сөйләнергә тотынды. Аңлавымча, алар карчыгы белән бер-берсен бик хөрмәт итеп, санлашып яшәгәннәр. Тормышта очраган авырлыкларны бергәләшеп җиңгәннәр. Өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырганнар. Балалары күптән таралышкан инде: бер улы гаиләсе белән Мәскәүдә яши икән, икенчесе - Архангельск якларында, кызы Новгородта ук, ди. Һәркайсының үз тормышы... «Без матди ярдәмгә мохтаҗ түгел инде... Балалар телефоннан хәл белештергәлиләр. Тик үзлә-ре генә яныбызда юк», - диде бабай. Шул урынга җиткәч, аның күзләре дымлангандай булды. Тик үзен тиз кулга алды.
- 55 ел гомер кичергән карчыгым, сандугачым, бәйрәм алдыннан гына авырып, дәваханәгә керде. Шуның янына бару әле, кызым. Аны бүген ике бәйрәм белән берьюлы котламакчы идем. Савыгып өйгә кайт- са, Алла боерса, тагын да зурлап бәйрәм итәрбез, анысы, - диде, кондукторга карап.
«Кама» кунакханәсе» тукталышында ул ишеккә таба атлады. Шул тирәдә генә яшәгәнлектән, мин дә трамвайдан төштем. Бабай, чәчәк бәйләмен күкрәгенә кысып, салмак адымнар белән, «сандугачы» янына, дәваханәгә юнәлде. Мин шактый вакыт аның артыннан карап тордым.
Менә бит, яраткан карчыгына карата нинди игътибар! Нихәл итмәк кирәк, балалары еракта, туганнары юк, бу яшьтә дус-ишләренең дә күпчелеге мәрхүм булганнардыр, күрәсең. Шулай, бер-берсенең күңелен күреп яшәмичә, нишләсеннәр инде?!
Бергә гомер итә башлавыбызга 55 ел тулырга берничә ай калганда, минем карчыгым да ахирәткә күчте. Теге бабайдан аермалы буларак, быелгы 8 март бәйрәмен, 55 елга беренче мәртәбә, без бергә каршылый алмадык. Ямансу, бик ямансу булды. Шулай да, балалар, оныклар белән җыелып, хатирәләрне яңарттык. Аның иң яраткан чәчәкләреннән букет сатып алып, өстәленә куйдык. Ул да шундый чәчәкләргә лаек иде...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев