Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Беркемгә кирәксез картлык

(Ахыры. Башы 20, 27 ноябрь саннарында).

Әнисе кебек сөйкемле, чибәр һәм сәләтле Галя бик яхшы укыды һәм, институтны тәмамлагач, бер ел да эшләмичә, үзе кебек үк табиб ире белән Америкага киттеләр, инде унике еллап шунда яшиләр. Ә аларның кызлары Таня, татар телен түгел, рус телен дә рәтләп белми, инглиз телендә сөйләшә. Узган ел баланы рус телендә яхшылап сөйләшергә өйрәтер, бергә рус телендә язылган китаплар укырлар дип, Зояны да Америкага алып киттеләр, ә быел «әни авырый, юл ерак, ул кайта алмас, үзең кил» дип язалар. Бәлки ире була торып, үзен ялгыз хис итеп яшәү Зояны туйдыргандыр. Кеше үзенең туган туфрагында гүр иясе булырга тиеш ич, бу яшендә беркая да китми Салих. Тукайны үз телендә укый белмәгән татар баласы татар буламы? Пушкинны урыс телендә укый алмыйча, инглизчә сөйләшеп үскән Танялары татар да, урыс та түгел, тамырларында урыс-татар каны аккан американка түгелме соң? Алар безнең балалар булып үсми шул инде.
«Кара сакалың, кая барсаң да, үзеңнән калмый» – дигәннәре дөрестер, ахры. Салих берүзе, өйдә көтеп алыр кешесе юк, бикле ишекне ачып керү, өйгә кергәч, сине кирәксенеп, бер кеше дә килмәячәген белеп яшәү ятимлек хисен тагын да арттыра. Ул хәзер оныкларын җитәкләп яки оныклары белән чаңгыда шуып йөргән тиңдәшләренә (бәхетлеләр бит!) кызыгып карый. Ә бәхетле кешеләрнең гомере буе йортыннан балачага тавышы өзелеп тормый, бәлки аның да җитәкләп йөрерлек оныклары бардыр?!
Хәлимә сөйләве буенча, Рәсимәсе Чаллыда яшәгән, башка кешегә тормышка да чыкмаган, бәлки Салихның эзләп тапканын көткәндер, бөтен гомерен уллары Әнәсне тәрбияләүгә багышлаган. «Әнәс институтны тәмамлыйсы елны әнисе белән кибеттә очраттым, алар белән сөйләшеп тордым, нефть чыга торган шәһәрләрнең берсенә җибәрәселәрен әйтте улыгыз» дигәннән соң, «сөйләшүе дә, тавышы да, йөрүе дә, хәтта битендәге миңе дә синекенә охшаган шул» дип яралы йөрәккә тоз сибәргә дә җаен тапты Хәлимә. «Моннан 3-4 ел элек үзе биргән адрес белән Рәсимәне эзләп барган идем, квартирын сатып, улы янына киткәнен әйттеләр» дип йомгаклады ул сүзен.
Хәзер Салих бер ялгызы, якыннары да, туганнары да, авырса су алып бирер кешесе дә юк. Оныкларын җитәкләп йөрү бәхетен татымады ул. 
Улының да үскәндә «әти» дип әйтәсе, башкалар кебек әтисе белән балыкка барасы, машинада йөрисе, су коенырга китәсе килгәндер. Рәсимәгә дә әтисе исән булган көе әтисез ир бала үстерүе җиңел булмагандыр. Салих Рәсимәне дә, Зояны да бәхетле итә алмады бит, бәлки бу ялгызлык газабы шул гөнаһлары өчендер? 
Көзге озын кичләрне, кышкы озын төннәрне тере көе кабергә күмелгәндәй шомлы тынлык эчендә берүзе уздыра ул. Җомга намазында вәгазь тыңлагач, Салих «иртәгә нәрсә ашарга дип утырмыйм, запас акчам да бар, пенсиям дә яхшы, хәзер кирәге булмаса да, машинам, гаражым, бакчам бар, тәкъдир шулайдыр, Раббыма шөкер», дип тынычланса да, картаю дигәнең 70-80 яшькә җитү түгел, ә беркемгә кирәксез булып калу икән ләбаса. Я Раббым, бу бәхетсезлектән үзең сакла. 
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ, пенсионер.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев