Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Беренче очраганга кияүгә чыгып...

Әлфинурның яше 30га җитсә дә, күңеле һаман 18дә. Дус кызлары күптән кияүгә чыгып бетте, балалар үстерә. Аңа да бу турыда уйларга вакыт җитте, югыйсә. Көне буе банкта эшләп, акча санап кына утырырга димәгән. Шулай да кыз ялгызлыктан тәмам туйды, вакыт-вакыт бүредәй улыйсы килә. Яратасы һәм яратыласы килә аның. «Нәрсә булса,...

Әлфинурның яше 30га җитсә дә, күңеле һаман 18дә. Дус кызлары күптән кияүгә чыгып бетте, балалар үстерә. Аңа да бу турыда уйларга вакыт җитте, югыйсә. Көне буе банкта эшләп, акча санап кына утырырга димәгән. Шулай да кыз ялгызлыктан тәмам туйды, вакыт-вакыт бүредәй улыйсы килә. Яратасы һәм яратыласы килә аның.
«Нәрсә булса, шул булыр», - дип тәвәккәлләп, танышу сайтларының берничәсенә рәсемен урнаштырды. Әмма җавап бирүчене озак көтәргә туры килде. Бервакыт электрон почтасына 45 яшьлек бер ир-аттан хат килеп төште. Анкетасында: «Сәяхәт итәргә яратам, яхшы фильмнарга, концертларга йөрим. Хыялым -тормышта бергә атлардай хатын табу», - дип язылган. Рәсеменә карагач: «Кыяфәте белән әллә кем түгел, бәлки күңеле яхшыдыр», - дип уйлап куйды Әлфинур. Күп эзләсәң, утырып калу куркынычы бар бит. Бу юлы да барып чыкмаса, беренче очраган иргә кияүгә чыгарга туры килмәгәе.
Сәйдәш белән бер ай буе хат язышты ул. Башка шәһәрдә яшәсә дә, Әлфинурны күрер өчен килергә теләвен җиткерде. Кыз чәченә прическа ясап, иреннәрен кызыл иннек белән буяды, исле маен сипте. Моны күреп торган әнисе: «Кичкә кая чыгып китәсең?» - дип сорады. «Кунакханәгә, таныш түгел ир белән танышырга», - дип ярып салды Әлфинур. Әнисе куркып: «Ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме?» - диде. Барысын да тәфсилләп аңлатып сөйләгәч, әнисе тынычланды.
Әлфинурга Сәйдәш ошады: кайгыртучан, акыллы. Ни дисәң дә, ак атка атланган патша малайлары аның кебекләргә инде кызыкмый. Шуңа күрә кыз озак уйлап тормады, кайтып әнисенә тиздән кияүгә чыгасын әйтте. Тәмам аптырашта калган хатын: «Акылдан язмагансыңдыр бит? Син аны бер дә белмисең бит», - дип, кисәтеп тә карады. Тик Әлфинур нык торды: Белгәнем дә җиткән, сайлана-сайлана карт кыз булып утырасым килми. Болай кияүдә дигән сүзе булыр», - диде. Ә күз алдында - кәләш күлмәге, алтын балдак. «Мин кәләш, нинди бәхет», - дип кычкырасы килде.
Беренче очраткан кешең белән бәхетле булу әкияттә генә икән. Туй үткәч тә, усал кайнанасын тәрбияләргә туры килде. Сәйдәше әнисе кимсеткәндә хатынын якламады, ярдәм итмәде. «Әнисе шундый булганга, малае 45 яшькә кадәр өйләнмәгән икән», - дип кызганып та куя ирен Әлфинур. Ә анасы һаман саен котыра, улын бирәсе килми, көнләшә.
«Ашыккан - ашка пешкән, дигән мәкаль минем турыда ул, - дип еш кына уйлап куя хатын. - Өреп карамыйча, кайнар аш каптым да, җанымны пешердем. Әнинең киңәшләрен тыңларга да бит...» Әлфинур бу мәхшәрдән котылу өчен аерылышырга да риза. Тик кеше ничек кабул итәр? Ә болай кияүдә дигән сүзе бар...
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X