Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Балагызга игътибарны кызганмагыз

Психолог киңәше

«Улыма биш яшь. Балалар бакчасында көн дә балалар белән сугыша. Тәрбиячеләр туктаусыз зарлана. Аңлатып та карыйм, тәм-томнар да бирмим. Ярдәм итми. Нишләргә? Әминә Сәетова»
Укучыбыз соравына психолог Светлана Мажарова җавап бирде:
– Башта бала агрессиясенең сәбәпләрен аңларга тырышыгыз. Алар төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, бала еш кына өйдә үзе генә калып, телевизордан «начар» фильмнар караса, ачуы чыккан саен сугышуында гаҗәпләнерлек урын юк. Әти-әни, олылар еш кына кисәтү ясап торсалар, тыйсалар, бала агрессия аша ризасызлыгын белдерергә, үзенә игътибар җитмәве турында «хәбәр итәргә» мөмкин. Өегездә үзара ничек аралашасыз? Еш кычкырасызмы? Бала еш кына үзен өйдәгечә тотуын да онытмагыз.
Нишләргә? Сабыйга үз хисләрен аңларга, тыярга авыр, шуңа күрә башта теләктәшлек белдерегез:
– Әйе, улым, минем дә кайчак бик нык ачуым килә, ләкин сугышсам, минем дусларым булмаячак. Бәлки тыныч кына сөйләшсәң, сине тизрәк аңларлар?
Балагыздан бу вакытта хис-кичерешләре турында сорашыгыз. Дуслары белән сүзгә килгәндә, үзен ничек хис иткән? Бәлки аның кәефе иртәдән үк начар булган? Улыгыз хисләрен үзе ничек булдыра ала, шулай белдерә. Сезнең бурычыгыз – аны үз эмоцияләрен контрольдә тотарга өйрәтү, үз-үзенә ышанычын арттыру, ярдәмчел, миһербанлы булырга өйрәтү. Китаплар укыганда яки фильмнар караганда, балагыздан төп геройларның хис-кичерешләре, эш-гамәлләре сәбәпләре турында сорашыгыз.

Балага игътибарыгызны кызганмагыз, урамда йөрегез, уенчыклар белән уйнагыз. Күнегүләр ясау, хәрәкәтчән уеннар җыелган аруны чыгарыр, әвәләү, рәсем ясау кәефен күтәрер.

С.Мажарова. / Шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев