Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Балагызны ихтирам итегез

«Кызыма 7 яшь, быел мәктәпкә китте. Без аның белән сөйләшергә ярата идек, һәрвакыт уртак фикергә килә идек. Әмма соңгы вакытта аның дорфалана баруына игътибар иттем. Сүзләрем, дәлилләрем аны кызыксындырмый, ул аларны ишетми дә кебек. Шуны ук әбисе, апасы яки бөтенләй чит кеше әйтсә, тыңлый. Авторитетымны ничек кайтарыйм? Аида». Марина БЕСХВОСТОВА,...

«Кызыма 7 яшь, быел мәктәпкә китте. Без аның белән сөйләшергә ярата идек, һәрвакыт уртак фикергә килә идек. Әмма соңгы вакытта аның дорфалана баруына игътибар иттем. Сүзләрем, дәлилләрем аны кызыксындырмый, ул аларны ишетми дә кебек. Шуны ук әбисе, апасы яки бөтенләй чит кеше әйтсә, тыңлый. Авторитетымны ничек кайтарыйм?
Аида».
Марина БЕСХВОСТОВА, психолог:
7 яшь тулганда бала холкы үзгәреш кичерә. Бу вакытта аның төп эшчәнлек төре - аралашу. Бала җәмгыятьтә яңа кешеләр белән танышырга, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырырга, аралашырга тели. Шуңа күрә ул чит кешеләрне тыңлый, ә әнисен «ишетми».
Үз-үзен болай тотышының тагын бер сәбәбе «олыгаю» теләге булырга мөмкин. Кайбер балалар мәктәпкә баруны олы тормышка аяк басу итеп тоя, үзен олыларча тотарга тырыша һәм бу вакытта әнине тыңламаска да ярый дигән нәтиҗә ясый.
Әлеге хәл авторитет югалту дигән сүз түгел. Бу кызыгызның шәхес буларак үсешендә бер баскыч кына. Иң мөһиме: кычкырмагыз, үз сүзегезне өстен куймагыз, киресенчә, аның белән риза булып, сиздерми генә үз ягыгызга таба борыгыз. Тыңламый дип җәза бирмәгез, аның олы булуын ихтирам итүегезне, фикерләрен тыңларга әзер булуыгызны ассызыклагыз.
Бала белән элемтәне югалтмаска сабырлык ярдәм итәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев