Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Авылыбызның күрке ул

Зоя Волкова (минем өчен гомер буе - Зоя түти) - җиңгәм дә, күршем дә. Бик уңган батыр хатын, тик торырга яратмый. Чиркәүгә йөри, иманнарны ятларга тырыша. Авылда берәр кеше авырса, ул иң беренче булып хәлен белергә килә. Кем чирли, кем үлгән, кем туган - барысын белеп тора. 1 августта аңа...

Зоя Волкова (минем өчен гомер буе - Зоя түти) - җиңгәм дә, күршем дә. Бик уңган батыр хатын, тик торырга яратмый. Чиркәүгә йөри, иманнарны ятларга тырыша. Авылда берәр кеше авырса, ул иң беренче булып хәлен белергә килә. Кем чирли, кем үлгән, кем туган - барысын белеп тора. 1 августта аңа 80 яшь тула. Әмма тормышы яшьтән үк авыр булды, күпне күрде, күпне кичерде. Зоя түтидән бу турыда сөйләвен үтенгән идем. Бәян иткәннәрен җибәрәм.

«Мин 1937 елда Олы Аты авылында дөньяга дүртенче бала булып килгәнмен. Әтием Петрны хәтерләмим, ул мин кечкенә вакытта үлгән. Авыр булды, ачлы-туклы, үлән ашап яшәдек. Сәндерәдән егылып төшкәч, бик озак авырганмын, шуңа мәктәпкә дә йөри алмадым, белемем юк.

1961 елда кияүгә чыктым. Клубтан кайтканда Дадун Микулае өйләренә алып керде дә, шуннан чыкмадым. Ике кайнана белән яшәдем, кайнананың сеңлесе дә бар иде. Бергә озак яшәргә туры килде. Өч бала үстердек, тик алардан бәхетем булмады. Олы улым Гена мунчада үлде. Кызым Аннаның үле гәүдәсен Түбән Камада гаражлар артыннан таптылар. «Опознание»гә баргач, чәнти бармагыннан таныдым.

Ирем Микулай белән матур яшәдек, ызгышмадык, талашмадык. Ул маллар суя иде, бервакыт шулай, ялгыш пычак тиеп, бер күзе сукыр булып калды. Үлгәненә 15 еллап инде. Эшкә бик батыр булмады шул, идән сайгакларына кадәр үзем җәйдем. Аны да, ике баламны да теге дөньяга хәстәрләп озаттым. Пенсия акчамны җыя-җыя памятник куйдырдым. Ә кече улым Николай Түбән Камада яши. Хатыныннан уңмады, киленнең идәнемне дә юганы булмады. Хәзер аерым яшиләр. Ә менә кызымнын малае Валера бик ярата, кайгыртып тора. Кайтып, бөтен эшемне эшләп китә. Телефоннан шалтыратып, көн саен хәлемне белешә. Әле күптән түгел капкаларны, коймаларны яңартты».

Зоя түти кебек кешеләр авылда кирәктер дип уйлыйм. Ул бит Олы Атыбызда үрнәк булып тора. Аңа исәнлек-саулык телим, озак яшәсен иде.

Ирина САДЫЙКОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X