Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Алтын киңәшләр

Әле 10 - 15 ел элек өч гаиләнең берсе генә таркалган булса, соңгы вакытта Россия күләмендә аерылышучы парлар саны 50 проценттан артты. Бу безне, өлкән буын кешеләрен борчуга сала. Танылган опера җырчысы Тамара Синявскаяның "Гаилә корганнарның мәхәббәте 3 елдан суына, диләр, әмма, чын мәгънәсендә, бер кешене гомер буе яратырга мөмкин....

Әле 10 - 15 ел элек өч гаиләнең берсе генә таркалган булса, соңгы вакытта Россия күләмендә аерылышучы парлар саны 50 проценттан артты. Бу безне, өлкән буын кешеләрен борчуга сала.

Танылган опера җырчысы Тамара Синявскаяның "Гаилә корганнарның мәхәббәте 3 елдан суына, диләр, әмма, чын мәгънәсендә, бер кешене гомер буе яратырга мөмкин. Бөтен гомерем буена ирем Мөслим Магомаевны сөйдем. Яратуым аны хөрмәтләүгә нигезләнгән иде", дигән сүзләрен, әгәр ЗАГС хезмәткәре булсам, гаилә корырга теләүче һәрбер егет һәм кызга язып бүләк итәр идем.

Ә инде зур гаилә тормышы кичергән олы яшьтәге кеше буларак, ике арадагы мөнәсәбәтләрен ЗАГСта рәсмиләштерергә теләүче парларга "Гаилә тормышының ун кагыйдәсе"нә күз салырга киңәш итәм. Әби-бабайлардан мирас булган ул киңәшләр гади генә.

1нче киңәш: гаилә алифбасы "без" дигән сүздән башлана. Ир белән хатын үзләренең мин-минлеген онытып, уртак борчу-шатлык белән яшәргә тиеш.

2нче - яхшылыкны кабатларга ашык. Бер яхшылык эшләгәннән соң, ирең я хатының өчен шундый ук икенчесен эшләргә тырыш.

3нче, ачуыңны тышка чыгарырга ашыкма. Башта тынычлан, хәлнең асылын аңларга тырыш, ирең я хатыныңны аңлый һәм гафу итә бел.

4нче, бәхәсле очракларда бер-берегезне гаепләргә ашыкмагыз, иң элек, гаепне үзеңнән эзлә. Чынлыкта, ир белән хатын арасындагы низагта, гадәттә, аларның икесе дә гаепле була.

5нче, гаиләңә таба атлаган һәр адымың - шатлыклы көннәргә, ә читләшкән һәр адымың кайгылы көннәргә илтә.

6нчы, яхшы сүз - әйбәт, ә яхшы эш-гамәл тагын да әйбәтрәк. Сүз уңаеннан, хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да "колак белән ярата". Ирләргә дә хатыннарыннан мактау сүзләре ишетү рәхәт.

7нче, үз гамәлләрең өчен җаваплылык хисе тою.

8нче, кем алдый, шул ышанмый. Гаилә мөнәсәбәтләре бер-береңә ышануга нигезләнә.

9нчы, гаилә юлдашыгызның дуслары белән дуслашыгыз. Гаиләдә ике яктан да дуслар белән аралашып яшәү, бигрәк тә. хәзерге заман өчен кирәк һәм файдалы. Шуңа күрә, үз "оя"ңда гына бикләнеп ятма, аралаш. Аларга мөмкин кадәр ярдәм ит.

10нчы, үз әтиең-әниеңне яраткан, олылаган кебек үк, иреңнең я хатынының әти-әнисен, туганнарын да олыла.

Еш кына киленнәр иренең анасын яки атасын ошатып бетермиләр, ә бу низагка китерә. Хәзерге яшьләргә түземлелек һәм өлкәннәрне санга сугу җитенкерәми...

Шушы ун кагыйдәне яшәү рәвешең иткәндә, гаилә ныклыгына нигез салыныр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев