«Форсат» тапшыруы. Яңа чыгарылышның геройлары – Вероника Мортазина һәм аның гаиләсе
Өч бала анасы махсус хәрби операция зонасына бер ел элек үз теләге белән киткән. Шәфкать туташы булып хезмәт итә.
Аның исәбендә – дистәләгән коткарылган гомерләр. Күрсәткән кыюлыгы өчен «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Өйдә аны якыннары, ике улы һәм кызы көтә.
Балалар әниләренә матур рәсемнәр ясыйлар, хатлар язалар. Теләкләре бер – иң кадерле кешеләре исән-сау әйләнеп кайтсын.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев