Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Юл-транспорт һәлакәтенә очраган гаиләнең диңгез буена ял итәргә баруы булган

Чистай – Түбән Кама трассасында иртәнге юл-транспорт һәлакәтендә дүрт яшьлек кызын югалткан Яр Чаллыда яшәүче гаиләнең диңгез буена ял итәргә баруы булган

Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте җомга көнне иртән булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лады Гранта» машинасының 35 яшьлек йөртүчесе төп юлдан бара торган Mitsubishi Outlander («Митсуби Оутлендер») маркалы җиңел машинага юл бирмәгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лады Гранта» машинасындагы 5 яшьлек кыз һәлак булган. Шулай ук, «Лады Гранта» машинасын йөртүче, 1985, 2015 елларда туган пассажирлар hәм «Оутлендер» машинасындагы бер кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Әлеге факт буенча прокуратура тикшерүе бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев