Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада бер ир тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган

22 сентябрьдә кич белән Җиңүнең 30 еллыгы урамының 15 нче йорт ишегалдында фаҗига булган.

31 яшьлек ир-ат 9 каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук җан биргән.

Халык сүзләренчә, ир даими рәвештә эчеп йөргән. Ләкин, моңа карамастан, алар аның турында яхшы сөйлиләр: ул ишегалдында җирле балалар белән уйный торган булган. Алар да аны яраткан, хөрмәт иткән.

Жирле халык сөйләвенчә, ир-ат икенче подъездда, тугызынчы катта бер хатын-кыз белән яшәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев