Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада 90 яшьлек ханым тәрәзәдән төшеп вафат булган

Бүген, 31 август көнне, Вахитов проспектындагы 2 нче йорт ишегалдында фаҗига булган.

90 яшьлек хатын-кыз бишенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән.

Алган җәрәхәтләрдән ул шунда һәлак булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пенсионер оныгы белән яшәгән. Ләкин фаҗига вакытында ул өендә булмаган.

"Ашыгыч ярдәм" бригадасыннан полициягә хәбәр 14.14 сәгатьтә килгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев