Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Тешләрне алдырганнан соң комага киткән түбәнкамалы вафат булган

Түбән Кама стоматология клиникаларының берсендә тешләрне алдырганнан соң урын өстендә калган ир-ат вафат булган.

Бер атна элек ир-атны Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә салганнар. Узган төнне аның йөрәге туктаган.

Искәртеп узабыз, элек Денис Түбән Камада яшәгән, ә соңрак Казанга күчеп киткән. Март азагында ул дәваланырга дип туган шәһәренә кайткан. Ике тешен алдырганнан соң ир-атның яңагы шешә башлаган. Бераздан түбәнкамалы Казан хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Анда аңа операция ясаганнар, әмма аның йөрәге туктаган. Денисны медикаментоз кома халәтенә керткәннәр һәм  "ИВЛ"га тоташтырганнар. Берникадәр вакыт узгач, табиблар "башка берни дә эшли алмыйбыз", дип мөстәкыйль йөри, ашый алмаган ир-атны больницадан чыгарганнар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев