Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада янгын вакытында бер хатын-кыз һәлак булган

Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 19 март көнне Шинниклар проспектында урнашкан 73 нче йортның 2 катындагы квартирада янгын чыккан.

Бу хакта 20:04 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр 5 минуттан соң урынга килеп җитә. 20:14 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелә.

Ялкын телләре камап алган йорттан янгын сүндерүчеләр 3 кешене коткарган. Аларның берсен «Яну продуктлары белән агулану» диагнозы белән Түбән кама район үзәк хастаханәсенә озатканнар.

Янгын нәтиҗәсендә 62 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев