Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада танылган блогер Фәния Зиннәтшина (Нәнәй) вафат

Шушы көннәрдә аңа 87 яшь тулырга тиеш иде.

Фәния Зиннәтшинаның Инстаграмдагы (РФ территориясендә тыелган) битендә 12 меңнән артык кеше язылган.

Нәнәйнең оныгы Альбина – блогер Инстаграмдагы битендә (РФ территориясендә тыелган) еш кына әбисен  төшереп куя торган булган. Җор телле әбекәйне бик күп кеше тиз арда яратып өлгерә һәм Альбинадан аның өчен аерым аккаунт ясавын үтенәләр. Оныгы Фәния ападан башта рөхсәт сораган, аннары Инстаграмда яңа блогер – nenei_tatar барлыкка килгән.

Шактый кыска гына вакыт эчендә Фәния Зиннәтшина күп кенә түбәнкамалыларның мәхәббәтен яулаган. Узган елның декабрендә ул НТР телеканалындагы «Сәләтеңне күрсәт» конкурсында җиңгән,  ә гыйнвар аенда Республикакүләм «Блогер.Татар» бәйгесендә республиканың иң яхшы блогерлары исемлегенә кергән.

Нәнәй белән хушлашу чарасы 10 августта узачак. Вакыты әле билгеле түгел.

«Туган як» редакциясе Фәния Зиннәтшина гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев