Туган як

Түбән Камада суда батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар

Түбән Камада Кама елгасында ир-атның гәүдәсе табылган. Аның шәхесе билгеләнгән.

Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

Шимбә көнне 1969 елгы ир-ат дуслары белән яр буенда ял иткән. Күпмедер вакыт узгач ул югалган. Туганнары полициягә гариза язган.

Ир-атның гәүдәсе дүшәмбе көнне дуслары ял иткән урыннан 500 метр ераклыкта табылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: