Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама янындагы бакчачылык ширкәтендә дүрт кеше авариягә эләккән: бер кеше һәлак булган

24 август көнне, иртән Түбән Кама шәһәре янындагы «Дмитриевка» бакчачылык ширкәтендә җитди юл транспорт һәлакәте булган.

«Лада XRay» автомобиле әйләнеп капланган.
Машинада дүрт пассажир – ике кыз һәм ике егет булган. Авария нәтиҗәсендә яшь кыз һәлак булган.

Шофер сүзләренчә, ул иртәнге сәгать дүрттә исеркеч эчемлек артыннан кибеткә чыккан. Юлда тагын дүрт кешене очраткан һәм машинасына утырткан: алар да спиртлы  эчемлек алырга дип кибеткә юл тоткан булган. Кире кайтканда машина әйләнеп капланган.

Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрлә бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев