Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәтендә бала һәлак булган

8 июль көнне 6 сәгать 10 минутта Чистай-Түбән Кама юлында юл-транспорт һәлакәте булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лады Гранта» машинасының 35 яшьлек йөртүчесе төп юлдан бара торган Mitsubishi Outlander («Митсуби Оутлендер») маркалы җиңел машинага юл бирмәгән.

ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәтендә «Лады Гранта» машинасындагы 4 яшьлек кыз һәлак булган. Шулай ук, «Лады Гранта» машинасын йөртүче, 1985, 2015 елларда туган пассажирлар hәм «Оутлендер» машинасындагы бер кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X