Туган як

Түбән Кама районында водолазлар буада батып үлгән ир-атның мәетен чыгарганнар

Кама Аланы бистәсе янындагы буада 32 яшьлек ир-ат батып үлгән.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл 3 август көнне кич белән булган.

Водолазлар якынча тугыз сәгатьтә 32 яшьлек ир-атның мәетен табып полиция хезмәткәрләренә тапшыра.

Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: