Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама районында 51 яшьлек ир-ат батып үлгән

14 июльдә кич белән Түбән Кама районының Борок авылында тагын бер фаҗигале хәл булган.

Коткаручылар хәбәр итүенчә, Пожарное күлендә ир-ат батып үлгән.

51 яшьлек ирнең мәетен судан шаһитлар чыгарган. Һәлак булган кеше рөхсәт ителмәгән урында коенган.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама районында су коену өчен Кызыл Чишмә бистәсенең «Кама» һәм Кама Аланы бистәсенең «Мандарин» пляжлары җиһазландырылган. Түбәнкамалыларга тиешле булмаган урында коенган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф янавын искә төшерәләр.

Кызганычка каршы, Түбән Кама районында бу инде быел суда үлүнең өченче очрагы. Узган атнада Камада яшүсмер, ә берничә көн соңрак күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев