Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Саунада ял иткәндә, ток суккан

Кунакханә-мунча комплексындагы бу фаҗига 3 ноябрьдә була.

Алты ир-ат, дусларын җирләгәннән соң саунага килгәннәр. Аларның дүртесе бассейннан соң парлы бүлмәгә кергән. Соңрак бер ир-ат киштәдән идәнгә төшә, анда аны ток суга. 

Ярдәм итәргә теләп идәнгә төшкән тагын ике ир-ат та электр «тозагына» эләгә. Аларга ярдәмгә дүртенчесе килә, әмма ул парлы бүлмәдән ике дустын гына вакытында чыгарып кала ала. 

Әлегә мәгълүм булганча, ток сугу төзек булмаган электр миченнән килеп чыккан. Түбән Кама Тикшерү комитетында «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

НТР 24 телеканалы хәбәрчесе кунакханә-мунча комплексына барып, фаҗигагә ачыклык кертмәкче булган, ләкин, учреждение хезмәткәре аңлатуынча, ул вакытта җитәкчелек комментарий бирүдән баш тарта. 

Шунысын да әйтергә кирәк, биредә мондый очрак беренче генә түгел икән инде. Мәсәлән, бу фаҗигагә кадәр берничә көн элек тагын башка берәүне дә ток суккан. Ул мичкә егылып, тәне пешкән.

Александр Халин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев