Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Пермьдәге атыш Казан фаҗигасенең кабатлануымы?

Көн туса куркыныч хәбәр: кайда янгын чыккан, кайда су баскан, авария булган, йорт җимерелгән, газ шартлаган... Ниләр генә ишетмисең?!

Тик бу атнаның дүшәмбесендә булган җанны өшетерлек хәбәр – Пермь шәһәрендәге университетта укучы студентның атыш оештыруы – аеруча тетрендерде. 11 нче майда Казанның 175 гимназиясендә нәкъ шундый ук хәл булып, кыска гына вакыт эчендә кабатланыр, дип кем уйлаган?! Әле бит Казандагы вакыйганың тән һәм җан җәрәхәтләре дә төзәлеп җитмәгән.  Ә инде үлгән балаларның әти-әниләре һәм якыннары өчен ул инде беркайчан да төзәлмәс.

Барыбер һәркемнең күңелендә шуңа охшашлы вакыйга бүтән кабатланмас, бу беренчесе (18 елның 17 октябрендә Керчьтәге политехник көллияттә булган атышны исәпләмәгәндә) һәм соңгысы иде кебек. Бер чокырга снаряд ике мәртәбә төшмәгән кебек, кешелек бер тырма тешләренә ике тапкыр басмас шикелле иде. Юк икән шул...

Әллә соң яшьләрдә кеше үтерү теләге дә йогышлыга әйләндеме? Башта Керчь, аннан соң Казан, Пермь... Соңгы икесендә бер үк шартлар, бер үк төрле җинаять, хәтта корбаннар һәм зыян күрүчеләр саны да, акылсыз гамәлне кылган явыз бәндәләрнең яше дә бер чамадарак.  Иң аянычы: үтерү кораллары да бертөрле юл белән, законлы сатып алынган.

Корал сату дигәннән, 18 яшьлекләргә (хәтта ул балигъ булса да) корал сату кирәкме икән? Гомумән, гади гражданнарга корал нәрсәгә? Ни әйтсәң дә, ул бит үтерү коралы. Әйе, телевизорлардан интернет челтәрләреннән, хәзер тулысы белән яшьләрне әшәкелеккә, явызлыкка өйрәтү бара. Үзегез уйлап карагыз, баштан аларга экраннардан көне-төне үтереш буенча “теоретик белем” биреп, аннан кулларына үтерү коралы тоттырсаң, аның нәтиҗәсе яхшыга илтмәсе көн кебек ачык?..

 Дөнья кая бара? Әлбәттә, кайвакыт без машина руле артында телефоннан сөйләшеп баручыны яки саклану каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне дә “күрә” торган “видеорегистратор”лар булуы белән мактанышабыз. Ә менә ату коралы тотып, шәһәр урамыннан баручы кешене (башына сәер каска кигән) нигәдер бернинди видеокүзәтү дә терки алмый. Хәер, хис-тойгыларга ия булмаган техника гынамы соң, үзебез – тормыш артыннан куу белән мәшгуль өлкән кешеләр, үтеп-сүтеп йөрүчеләр – яшүсмернең  мылтык тотып кая барганы белән кызыксыныр идекме?

Ул корал бу егет кулына килеп кергәнче үк, берәрсенең башына: “Аңа корал ни өчен кирәк икән?”, – дигән сорау тудымы икән? Әлбәттә, монда инде коммерция ягын да онытмыйк – акча өчен теләсә нинди адымга бара торган заманда яшибез түгелме? Егет коралны законлы сатып алган бит. Ә закон андый сәүдәне тыймый.

Атыш оештырган студент Казандагы вакыйгадан гыйбрәт алмаган, күрәсең. Аналарның күз яшен, күтәрә алмаслык кайгысын йөрәге аркылы үткәрә алмаслык каты бәгырьле булу өчен ул малайга нәрсә этәргеч биргәндер? Әллә соң, Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев турында мәгълүмат кирәгеннән артык күбрәк булдымы икән? Ни әйтсәң дә, нәкъ менә шул яшьтәге малайлар җәмгыятьтә аерылып торырга, дан казанырга, танылу алырга (тискәре яктан булса да), үзенчәлекле булырга омтыла. атыш оештыручыларның һәр икесе дә (Галәвиев тә, Бекмансуров та), җинаятькә барыр алдыннан, социаль челтәрләрдә юкка гына “мактанышмаганнардыр”?!..

Казандагы фаҗигадән соң мәктәпләрдә һәм уку йортларында тикшерүләр булуы турында һәрберебез хәбәрдар. Уку йортларының шундый гадәттән тыш хәлләргә ни дәрәҗәдә әзерлеген тикшерделәр. Куркынычсызлыкны тәэмин итүдән бигрәк, “соңгы гаепле”не табу өчен кирәк бу чаралар, дигән фикерәр дә булды ул вакытта. Интернет чыганакларының кайберләреннән күренгәнчә, мәктәптә сак хезмәтенең тиешенчә оештырылмаган булуын да аргумент итеп күрсәттеләр. Имеш, сак хезмәте оешмасы белән килешенү төзеп, вахтада әзерлекле сак хезмәткәре утырган булса, фаҗига булмыйча да калыр иде. Ә Казан гимназиясендә өлкән хатын утырган. Язмыш шаяруымы – Пермьдәге уку йортында сак хезмәткәре булган булуын. Атучы аны иң беренче үтергән. Хәтта сакчы саклану төймәсенә дә басарга өлгермәгән. Ә бәлки басарга уйламагандыр? Киресенчә, кораллы кешене күргәч, аңа каршы атлаган... һәм, үзе дә сизмәстән, утны үзенә юнәлткән. Ә Казан очрагында вахатада утыручы өлкән хатын, ичмасам төймәгә баскан, шуннан соң гына икенче катка менеп киткән. Шулай итеп ул, һич югы, ярдәм чакырырга өлгергән. Аның урынында сак хезмәткәре булса шулай ук буш кул белән җинаятьчегә карша барыр һәм утны үзенә юнәлтер иде.

Әлбәттә, кулына корал алып, канлы вакыйганың сәбәпчесе булган, үзе белән бергә укучыларга, үзенең янәшәсендә яшәүчеләргә корал күтәргән, аларның гомерләрен өзгән адәм актыкларын беркем дә акламый. Тиешле җәзаларын алырлар.

Пермь университетында булган вакыйгаларга карата кайбер түбәнкамалылар үз  фикерләрен белдерделәр. Түбәндә шуларны тәкъдим итәбез.

Равис Шакиров,  мәгариф ветераннары советы рәисе:

Мондый фаҗигагә китергән сәбәпне кайберәүләр мәктәптән күрәләр. Дөрес, тәрбиянең роле зур. Ләкин монда мәктәпне, укытучыны гына гаепләү урынсыз. Мәктәп – ул җәмгыятьнең көзгесе. Мондый хәл җәмгыятьнең “авыру” икәнен күрсәтә, минемчә.

Мансур Ганиев: Иҗтимагый совет әгъзасы:

– Гаиләдә җитәрлек тәрбия булмаган. Аннан соң интернетның, социаль челтәрләрнең тискәре йогынтысын да күрәм. Балаларның кулларына кечкенәдән үк уенчык сугыш кораллары тоттыру да дөрес түгел. Болар барысы да үсеп килүче буынның психикасын боза.

Рөстәм Ганиев, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе:

Егетнең тәрбиясе зәгыйфьрәк булгандыр, дип уйлыйм. Мондый хәлләр тәрбиясезлектән килә. Башта гаилә тәрбиясе җитенкерәми, шуңа урам һәм интернет тәрбиясе дә кушыла. Нәтиҗәсе менә шулай аяныч тәмамланган.

Илдар Хәйрулин, язучы:

Соңгы елларда яшьләргә нәтиҗәле тәрбия бирелми, үсеп килүче буында рухи тотырыклылык тәрбияләү өчен тиешле белгечләр җитми. Яшьләргә корал сату да дөрес түгел. Мондый фаҗигаләр менә шулар аркасында килеп чыга, минемчә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев