Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Корабельная урамында хатын-кызны автобус бәрдергән: ул шунда җан биргән.

21 сентябрьдә иртәнге сигезенче яртыда Яшлек урамы һәм Химиклар проспекты арасындагы участокта юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә. 

Автобус белән идарә иткән 52 яшьлек ир-ат 58 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Алган җәрәхәтләреннән түбәнкамалы шунда ук җан биргән.

Билгеле булганча, шофер 20 елдан артык руль артында. Автобус йөртүчесе сөйләвенчә, бу аның беренче юл-транспорт һәлакәте һәм соңгысы да булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Фаҗиганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев