Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Канализациядә агуланган ике кеше бик авыр хәлдә

Бүген иртән Каенлы авылының Интернациональ урамында дүрт кеше канализация люгында газ белән агуланган.

Ике кешенең гомере өзелгән, икесе Түбән Кама хастәханәсенә озатылган.                                               

Ир-атлар канализациядә чистарту эшләрен башкарган. Ниндидер сәбәп аркасында бер эшче шахтага төшкән hәм аңын югалткан. Аңа тагын өч кеше ярдәмгә килгән, әмма үзләре дә аңнарын югалткан.

НТР 24 телеканалының хәбәрчесе сөйләвенчә, һәлак булганнарның җәсәдләре фаҗига урынында әле. Хәзер анда коткаручылар, полиция, ашыгыч ярдәм, Түбән Кама прокуроры эшли.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр реанимациядә бик авыр хәлдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев