Туган як

Бурдан кала, уттан калмый

Янгын сагы хәбәр итә

7 март көнне Үчкә авылында бер катлы агач йорт тулысынча янып бетә. Кызганыч, 53 яшьлек хатын-кыз һәм аның 35 яшьлек улы өй эчендә калып, янып үлә.

Авылдашлары сөйләвенчә, хуҗабикәнең аяклары авырткан, улы эпилепсия белән авырган. Бәлки шуңадыр да, алар ялкын эчендә калгандыр? Ә күршеләре бу көнне йорт хуҗаларының нык кына бәйрәм иткәнен дә телгә ала. Димәк, бәйрәм өстәлендә спиртлы эчемлекләр дә булгандыр? Кунаклар китеп, азмы-күпме вакыт үтүгә, янгын чыга. Югыйсә, йортта янгын чыгу турында хәбәр итүче 4 җайланма да урнаштырылган булган. Тик, ни сәбәпледер, аларның тавышын ишетүче булмаган. Үчкә авылында яшәүче Марат Фәрхиев фаҗига булган йорттан ерак яшәми. Янгын турындагы хәбәрне ишетүгә ул йорт хуҗасын коткарырга да тырышып карый, тик ут телләре йортка якын килергә ирек бирми.

Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Тиз сүндергәннәр

Тагын бер янгын Тынычлык урамы, 123А адресы буенча төзелеш мәйданында чыга. Шунда эшләүчеләр төтен чыкканны күреп, бинадан тиз генә чыгып китәләр һәм янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Алар тиз арада килеп җитә һәм утны берничә минутта сүндерә. Бинаның бары тик эчке стеналары гына зыян күргән. Янгын эретеп ябыштыру вакытында чәчрәгән очкыннан кабынып киткән булырга тиеш. Бәхеткә, корбаннар юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: