Туган як

Үзгәрешләр уйландырырлык

Дөньялыкта һәркемнең гел мул ризыкта, киң мөлкәттә сөенеп кенә яшисе килә. Тормыш җиңел барсын, авырулар килмәсен, кайгы-хәсрәтләр урап китсен, дип телибез. Әмма тәкъдиреңдә язылганы сине урап башкага китмәс, күрәсен күрми, һичкем гүргә кермәс. Табигатьтә дә һава торышы һәркөн диярлек үзгәрә. Әле кичә генә кояшлы, җылы булса, бүген әллә каян гына...

Дөньялыкта һәркемнең гел мул ризыкта, киң мөлкәттә сөенеп кенә яшисе килә. Тормыш җиңел барсын, авырулар килмәсен, кайгы-хәсрәтләр урап китсен, дип телибез. Әмма тәкъдиреңдә язылганы сине урап башкага китмәс, күрәсен күрми, һичкем гүргә кермәс. Табигатьтә дә һава торышы һәркөн диярлек үзгәрә. Әле кичә генә кояшлы, җылы булса, бүген әллә каян гына җиле чыга, болыты килә. Көн саен кояшлы булса, кояшның да кадере бетәр иде. Шуңа күрә, Раббыбызның хәзинәләрендә кояшлы көннәр җитәрлек булса да, Ул хикмәте белән һава торышын үзгәртеп тора. Адәмнәрнең тормышлары үзгәреп торуда да хикмәт бар.

Соңгы вакытта, халык дөнья кууга, байлыгын арттыруга баш-аягы белән чумды. Рухи тормышка бөтенләй вакыты да, җае да чыкмый. Гаиләсен яхшы яшәтим дип чабучы атаның балаларын, хатынын күрергә вакыты юк. Ә бит гаилә ул ашау-эчү, матур киенү белән генә яшәми, аңа игътибар, тәрбия кирәк. Ата-ана, балам ким-хур үсмәсен дип, көн-төн эштә чаба да, тәрбия күрми муллыкта үскән баласы, соңыннан картаймыш көнендә ата-анасына хәсрәт китерә.

Әй, куабыз дөньяны, туганлык дигән нәрсә бөтенләй бетеп бара. Элек әти-әни, әби-бабай йортына җыелышып, җинаулашып бәрәңге утырта идек. Бәйрәмгә җыелган кебек, өелешеп уңыш җыя идек. Хәзер бәрәңгене - Мисырдан, кыяр-помидорын Израильдән китерәләр.

Әй, куабыз дөньяны, туганыңа кереп, хәлен белеп, тиз генә бер чынаяк чәй эчеп чыгарга да вакытыбыз юк. Ә тәгәрмәчле кәрҗин этеп супермаркетта йөргәндә 3-4 сәгатең дә кызганыч түгел. Казанның "Мега" ише кибетләрендә, әгәр махсус урын көйләнгән булса, билләһи кунып та калырлар иде.

Әй, куабыз дөньяны. Элек урам белән җыелышып йорт күтәргәннәр, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Акча җыешып, берсенә - яңа телевизор, икенчесенә стенка алу зур бәйрәм булган. Ә хәзер ни туганың, ни күршең дә кирәкми, банк ише яңа "туганнар"ның колларына әйләнеп беттек.

Әй, куабыз дөньяны. Аллаһы күпме генә бирсә дә, күзләр гел өскә карый. Югарыдагылардан зарланабыз, әмма үзебездән түбәннәргә карап шөкер итәргә теләмибез. Үзебездә булганны күбрәк күрик, шул хакта фикер йөртик, кешедә булганга керешмик. Кесәңә кергәне - Раббыңның рәхмәте, керми урап киткәне - Аның чиксез хикмәте.

Түбән Камага имам булып килгәч, мәчет хисапчысын чакырып хәзрәтләрнең күпме эш хакы алуын сораштым. 7-8 мең сум икәнен белгәч, заводларда күпме алалар соң дип сорадым. "Анда 18-20 мең алалар", - диде бухгалтер. Сөбханаллаһ, мөгаллимнәрнең дә эшләре җиңел түгел, аларга да яшәргә кирәк бит дип, аптырап куйдым. Кичке намазларның берсендә дога кылырга булдым. Кулларымны күтәреп: "Ий, Раббым, хәзрәтләргә дә "шинный"дагы кебек эш хаклары алырга насыйп итсәң иде", дип дога кылдым. 2008 елда кризис килде, банклар ябыла, заводлар атнасына өчәр көнгә күчтеләр, эшчеләрнең акчасын кистеләр. "Шинный"да эшләп йөрүче бер абзыйдан, күпме акча чыга соң, дип сорадым. Абый зарланып кына: "Эш хаклары кимеде, аена 7-8 мең чыкса рәхмәт инде", - ди. Мин: "Без дә мәчеттә шулай түлибез", - дип, горурланып әйтеп куйдым.

Һәркем өскә тартыла, әмма астагысын өскә тартыргамы, өстәгесен җиргә төшерергәме - анысын Аллаһы Үзе белә. Рәхәт тормышка өйрәндек, иң курыкканыбыз - шул рәхәттән мәхрүм калуыбыз. Рәхәтлекне саклау өчен ялганнан да чирканмыйбыз, кеше хакына керүдән дә курыкмыйбыз.

Әй, куабыз дөньяны, яудырабыз моң-зарны. Ә бит халкыбызның бу кадәр иркен яшәгәне кайчан булды икән? Әби-бабайларыбызның төшенә дә кермәгән нигъмәтләрне бүген нигъмәт дип тә күрмибез. Элек ашта ризык югары табыннан аска төшсә, хәзер ризыкның күплегеннән, аш тәлинкәләренә урын таба алмый "иза чигәбез". 20-30 кеше ике сәгать ашап та, табындагы ризык кимеми. Күпме ризык исраф кала. Безне авылда бәрәңге кабыгын да чүпкә ташламаска өйрәттеләр, хәзер калган икмәге дә чиләккә оча. Исрафчылык - бәракәтне ашый, байлыкны киметә.

Туксанынчы елларда халык, кризис дип, кибеттән шырпысын, тозын, ярмасын җыйды. Хәзер кризис дигән сүз ишетелгәч тә, гадәт буенча халык кибетләргә агылды, әмма ярма түгел, башкасын җыйды. Автосалоннарда - машиналар, кибетләрдә ЖК телевизорлар калмады. Кемнәрдер, акча "янмасын" дип, тагын берәр квартир алып куйды. Сөбханаллаһ, кризис килмәсә, үзебезнең ничек яхшы яшәгәнебезне белмәс тә идек.

Кризис - грек сүзе, үзгәреш, борылу дигәнне аңлата. Тормыш бер җайга салынгач, кеше үзгәрешләрдән курка башлый. Әйбәт кенә яши идек, иртәгә нәрсә булыр инде дип, кайгырырга тотына. Әмма Аллаһы Тәгаләнең галәмендә һәр хәрәкәт олуг бер хикмәт астында яшәп килә, кешеләрнең тормышлары да үзгәрешләрсез генә бармый. Икътисадый кризислар килә дә китә, ә үзеңә язган ризык, тешеңне сындырып булса да, керә. Дөньяда бүген бара торган үзгәрешләр безгә уйланырга, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: