Туган як

Йөз ел элек...

Милләт балаларының укыту-тәрбия сурәте - бик мөһим булган гомуми бер мәсьәләдер. Моның өчен милләт әхвәлен һәм гавам фикерен бер караш аша уздыру тиеш булыр. Чөнки гомуми мәсьәләләр һәрвакыт гомуми фикер белән хәл ителергә тиешле. Русиядә булган мөселманнарның укыту һәм тәрбия хакындагы гомуми фикерләре һаман уртага чыкмады, бу сәбәптән һәр кеше...

Милләт балаларының укыту-тәрбия сурәте - бик мөһим булган гомуми бер мәсьәләдер. Моның өчен милләт әхвәлен һәм гавам фикерен бер караш аша уздыру тиеш булыр. Чөнки гомуми мәсьәләләр һәрвакыт гомуми фикер белән хәл ителергә тиешле.

Русиядә булган мөселманнарның укыту һәм тәрбия хакындагы гомуми фикерләре һаман уртага чыкмады, бу сәбәптән һәр кеше бер-берсен гаепли. Милләтнең, кирәк кадим ысулы, кирәк җәдид ысулы хакында тоткан мәсләге һичбер тәрбия кагыйдәсенә муафыйк түгел. Һәр ата баласын ошбу ике ысулның берсендә булган мәктәпкә биреп, беркадәр мәгыйшәтен тәэмин кылганнан соң, үзенең барлык вазыйфаларын тәмамлаган дип санала. Баласы тәмәке тартса, аракы эчсә вә башка бертөрле бозыклык кылса, мәсъүлият баланың дәвам иткән мәдрәсәсе белән шул мәдрәсәнең мөгаллименә аударыла. Баланы диндар ясау вә гүзәл холыклы итү вазыйфасы ялгыз мөгаллимгә йөкләнгән дип уйланыла. Мәктәпне тәмамланчыга кадәр балаларның ата-аналары бу хосуста үзләрендә һичбер мәсъүлият күрмиләр. Гаҗәп, аларның тоткан юллары дөресме? Чыннан да, шәкертләрнең гомум мәдрәсәләрдә күрелгән әхлак бозылуына сәбәп фәкать мөгаллимнәрнең генә әһлиятсезлекләреме?

Шушы ике сорауга җавап бирер өчен, һәр ике тараф та бер-берсен гаепләгәнгә, бу хосуста милли тормышыбызны тикшерергә ләзем була. Әүвәлән, безнең өй тәрбиябез ничек? Бу өлкәдә гомум милләтне икегә аерырга мөмкиндер. Берсе - бай вә урта хәлле гаиләләр, икенчесе фәкыйрь гаиләләр. Өйдәге тәрбия хосусында аш вә киемгә карамасак, һәр ике такым гаилә арасында аерма юк кебидер.

Бай вә урта хәлле гаиләләрнең балалары биш-алты яшенә кадәр дәвам кылган вакытларын тамак туклыгына яки айга биш-алты сум хакка хезмәт кылган вә бөтен мәгънәсе белән тәрбия вә әхлактан мәхрүм булган асраулар вә хезмәтчеләр кулында уздыралар. Болар ялгыз баланың егылып, аксак-туксак, сукыр вә чулак булмауларын гына карыйлар. Боларның биргән тәрбия фикеренә килсәк: пәри, шүрәле кебек хорафаттан гыйбарәттер.

Ошбу гаилә балаларының сабыйлык вакытларына килсәк, икегә аерыла. Берсе -ханәсендә булган вакытлар, икенчесе - мәктәптә уздырган заманнар.

Баланың ханәдә уздырган уналты сәгатьлек яки артыграк заманы кара хезмәтчеләр вә приказчиклар янында үтә. Бу сәбәптән, бала аларның тәрбиясе илә тәрбияләнә вә аларның холыклары илә холыклана. Моның өчен, тәмәке тарту, эчү, һәртөрле начар холыклар, күбесенчә, безнең бай балаларында күбрәк күреләдер. Бу баланың иң күбе сигез вә иң азы биш сәгатьлек заманнары мәктәптә мөгаллимнәр хозурында үтәдер ки, моның да күбрәк өлеше укытуга сарыф кылына. Шушы бик аз заман эчендә мөгаллимнәргә аударылган вазыйфа белән ата-ананың үз өсләреннән ташлаган вазыйфалары игътибарга алынса, мәсъүлиятнең кемнәр өстендә булырга тиешлеге бик ачык күренер.

Намаз калдыру мәсьәләсенә килгәндә, мәктәпкә йөреп укуда булган балаларның кайсы намаз вакытында мәктәптә була? Мәктәпләрнең дәрес уку вакытлары күздән уздырылса, күрелер ки, балалар һичбер намаз вакытында мәктәптә булмыйлар. Балаларына: "Балам, намазыңны укы да, аннан соң уйнарга чык", дип әйтүче вә бу хәлгә игътибар итүче ничә ата-ана бар икән? Хәлбуки, кунып укучыларны мәдрәсә идарәсе мәҗбүри намаз укыта. Ләкин моның да тәэсире күрелми. Чөнки ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.
Фәкыйрь гаиләләр исә ярлылык вә мохтаҗлыклары сәбәпле, балаларының ни тән тәрбиясен, ни әхлак тәрбиясен карый алмыйлар.

Менә шушы тәрбиянең нәтиҗәсе буларак, әхлаклары тәмам бозылган вә миләре бер такым хорафат белән тулган балалар мәктәпкә китерелә вә аннан фәрештә булып чыгуы көтелә. Инсаф, әй, ата-аналар, инсаф!

Килик начар үрнәк булу мәсьәләсенә. Монда тагы ата-аналар арттыралар вә һәр кабахәтне мөгаллимнәрдән күрәләр. Мөгаллимнәр арасында тәмәке тартучылар бар. Ләкин боларның мәдрәсәдә дәрес вакытында я тәнәфес заманында шәкертләр хозурында тәмәке тартканнары юк. Хәлбуки, кайбер аталар балалары алдында тәмәке тарту вә исереп, гаиләдә низаг чыгарудан бер дә тартынмыйлар. Мөгаллимнәрнең бик сирәк күрелгән тәмәке тартулары начар үрнәк була да, аталарының тарту вә эчүләре начар үрнәк булмыймени?! Ни өчен бу хосуста ялгыз мөгаллимнәр генә гаепләнә? Моннан башка, балаларның мәктәп вә мәдрәсә тышындагы хәлләре ни өчен бер дә игътибарга алынмый? Хәят вә гомуми хәрәкәт нинди булса, балалар да шуңа иярәләр.

Безнең милләтнең күп заманнан бирле һичбер хосуста бер фикер вә гомуми максат белән хәрәкәт кылмаганы күреләдер. Бу нәрсә һәрбер эшебездә мәшһүрдер. Хәрәкәтебез я сукырларча иярү, я мәгънәсез бер гадәткә яки табигатькә иярүдер. Мәсәлән, өйләнү башка кавемдә өй бәхетен тәшкил итү һәм дә милләтнең калуын тәэмин итү максаты белән төзелә. Чөнки алар балаларының кирәк рух тәрбиясе, кирәк тән тәрбиясе хосусында калтырап торалар. Бездә исә шәһвәтне канәгатьләндерүдән һичбер максат күзәтелми. Шулай ук, укыту вә тәрбия вә башка милләтләрдә тормыш көрәшендә җиңелмәс өчен бер корал булганы хәлдә, бездә "кешеләр укый, без дә укыйк", дип иярүдән башка бернәрсә түгелдер. Әгәр бер максат булса иде, замананың таләп иткән гыйлемнәрендә галимнәр җитештерү нияте белән ачылган бер мәдрәсенең мөдирлегенә, барлык укыганы мантыйк дибәҗәләрен тәмамлавы булган бер зат билгеләнмәс иде.

Бу авыру бөтен милләтебезне җиңеп алган вә безне бик тизлек белән инкыйраз чокырына алып бара. Шулай булгач, мәсъүлиятне бер-беребезгә аударып, үз өстеңнән бурычны төшерүдән бер нәтиҗә чыкмас. Ысул кадим вә җәдид низагын ташлап, бер гомуми максатка хезмәт вә һәр шәхес вазыйфасын белү тиеш.


Габдуллаһ ФӘХРИ. Буби.

("Вакыт", №482, 1909 ел).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: