Туган як

Йөз ел элек...

Дөньяви вә әдәби бәйрәмнәр ясаудан тыю юк "Русларның Рождество бәйрәмнәре башлыча "сабыйлык бәйрәмнәре" исемләнәдер. Бу көндә хәзрәт Гайсә шәрәфенә һәм дә сабый балаларның күңелләрен табар өчен елка кичәсе ясыйлар, ягъни чыршы агачын матур кылып, һәртөрле уенчыклар, конфет, яндырылган шәмнәр белән бизәклиләр дә, моңа балалар һәвәсләнеп кызыгып карыйлар. Русларның инануынча, елканың...

Дөньяви вә әдәби бәйрәмнәр ясаудан тыю юк

"Русларның Рождество бәйрәмнәре башлыча "сабыйлык бәйрәмнәре" исемләнәдер. Бу көндә хәзрәт Гайсә шәрәфенә һәм дә сабый балаларның күңелләрен табар өчен елка кичәсе ясыйлар, ягъни чыршы агачын матур кылып, һәртөрле уенчыклар, конфет, яндырылган шәмнәр белән бизәклиләр дә, моңа балалар һәвәсләнеп кызыгып карыйлар.
Русларның инануынча, елканың үзе - хәзрәти Гайсәнең сабый вакытындагы яткан бишеген, чыршы ботаклары арасында янгучы шәмнәр - монахларны хәзрәти Гайсә бишеге янына алып баручы Вифлеем йолдызын искә төшерәләр, имеш.
Елка кичәсе - христиан балаларының бик яраткан вә дини хисләрен кузгаткан кичәләре буладыр. Бу елка кичәсен мисал буларак күрсәтәм. Русларда мондый дини хис кеби нечкә вә мөкаддәс хисләрне балаларга урнаштыра торган милли уеннар күптер.
Бу соң заманда кайбер мөселманнар да әлеге уеннарга балаларын катнаштыра башладылар. Башка милләтләрнең дини хисләрен урнаштыра торган мондый уеннарга мөселман балаларын катнаштыру дөрес булырмы? Бу хакта җавап язсагыз иде.
Биләл Хисәми, Алмата".

Җавап:
- Елка вә яфрак бәйрәмнәре христиан мәзһәбенә күрә дини бәйрәмме яки соңыннан кертелгән яңалыкмы? Моны тикшерү, белгәнебез кадәрлесен сөйләү дә безнең вазыйфа түгел, аны исә христиан мәзһәбендә булган кешеләр үзләре тикшерерләр вә сөйләрләр. Әлеге бәйрәмнәр үзләренә тиеш яки тиеш булмасын, бу көн - дини бәйрәмнәреннән. Нинди генә чит дингә хас бәйрәм булса да, аңа катнашу тәрбия ноктасыннан мөселманнар өчен мөнәсиб (яраклы) эшләрдән түгел. Мәҗбүрият булмаганда андый эшләрдән ихтият кылырга (сакланырга) тиешле. Ләкин коры тыюда файда күрелмәс, хәтта күп вакыт коры тыюлар, халыкларның хирыслыгын арттыруга сәбәп булыр.
Шуның өчен мондый эшләрдән тыюны тәрбия ысулына салырга тиешле. Әгәр дә моның урынына балаларга махсус бер бәйрәм кичәсе ясалса, күңелләр шуңа канәгать итәр, башкаларга китмәс.

Моның өчен иң мөнәсиб нәрсә мәүлүд бәйрәме ясаудыр. Мөселманнар, мәүлүд бәйрәме исеме белән балаларга махсус шатлык кичәләре ясасалар вә балаларга аңлаешлы итеп Расүлебез тормышын укыштырсалар, балаларга махсус әдәби хикәяләр вә кызыклар сөйләсәләр - күңелләре, хәтерләре ачылыр, бер-берсе белән белешеп, дуслашырлар, үзләренә туры килгән әдәп вә гадәтләрне өйрәнерләр вә шундый кичәне һәр ел көтеп алырлар.

Мәүлүд бәйрәмен иске вакытлардан кылып киләләр, балалар кичәсе исә шуның бер төре генә булыр. Мәүлүд бәйрәме - исеме муафыйк күрелмәсә, мотлак балалар вә шәкертләр кичәсе исеме белән дә рәхәт кичәләр тәртип кылырга мөмкин.

Ислам шәригатенә күрә, дини бәйрәмнәр уйлап чыгару дөрес булмаса да, дөньяви вә әдәби бәйрәмнәр ясаудан тыю юк. Кырга, хозурга чыгу кебек, болар мобах эшләрдер. Мәүлүд бәйрәме үзе дә дини түгел, ә фәкать әдәби вә горфи бәйрәмдер. Ният сәбәбеннән мобах эшләр өчен савап вә гөнаһ билгеләнергә мөмкин булса да, бу эш горфи вә әдәбилеккә каршы килми".
("Шура" журналы, 1912 ел, 3нче сан).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 май 2018 - 13:31
    Сугышлар булмасын, дип сорый Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.
    32
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:21
    Подъездга керерлек түгел… Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…
    28
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:18
    Яңа аллея Түбән Камада риэлторторлар үз аллеяләрен булдырганнар.
    26
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:17
    Түләмиләр Түбән Камада җылылык сезоны майда тәмамланса да, кешеләр бурычларын капларга ашыкмый.
    13
    0
    0
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 18 май 2018 - 13:31
    Үзгәрешләргә әзерме? Әзер! Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.
    30
    0
    1
  • 15 май 2018 - 10:49
    Саксызлыкмы, әллә махсус зыян итәләрме? Узган атна ахырында янгыннар күп булды. Янгын сүндерүчеләрнең кисәтүләренә карамастан, кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми.
    47
    0
    1
  • 18 май 2018 - 11:40
    Ата-ана яратуын тоймагач... Җәмәгать транспортында, бигрәк тә ерак арага барганда, янәшәңдә утыручы белән сөйләшеп барсаң, юл кыскарак та, җиңелрәк тә тоела. Тик бу юлы янәшәмдә утырган кыз баланың үз тормышы турында сөйләве минем юлымны кыскартмады. Алай гына да түгел, мине тирән уйга салды.
    36
    0
    1
  • 18 май 2018 - 13:31
    Сугышлар булмасын, дип сорый Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.
    32
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:31
    Үзгәрешләргә әзерме? Әзер! Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.
    30
    0
    1
  • 18 май 2018 - 13:21
    Подъездга керерлек түгел… Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…
    28
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:18
    Яңа аллея Түбән Камада риэлторторлар үз аллеяләрен булдырганнар.
    26
    0
    0
  • 18 май 2018 - 10:30
    Туктамыйм Кайчандыр сары төскә буялган, пычрак «шестерка»да авылдан килүче Динарисны шәһәр урамына керүгә ГАИ инспекторы туктатты. «Машинагыз пычрак, номеры күренми, штраф түләргә туры киләчәк», – дип, яшь инспектор аның документларын тикшерә башлады.
    22
    0
    0
  • 18 май 2018 - 11:48
    Яшь шахматчылар җиңү яулады 29 апрельдән 2 майга кадәр «Зәңгәр күл» балалар сәламәтләндерү лагеренда сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә багышланган 30нчы юбилей шахмат ярышлары үтте.
    21
    0
    2
  • 18 май 2018 - 11:29
    Бөтен татар бер Казанда җыелышты Соңгы вакытта телебез бетеп килә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килгән чорда, милләтебезнең һичкайчан юкка чыкмавын тагын бер кат дәлилләүче чарада катнашырга туры килде миңа. 22-25 апрельдә мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада узды. Дөньяның кайсы җиреннән генә килмәгән иде монда татарлар! Кытай, Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Франция, Эстония, Индонезия... Гаҗәп бит!
    17
    0
    0
Ночной режим