Туган як

Язган булса...

Бер фәкыйрь кеше анасы, хатыны һәм балалары белән яшәп ята икән. Көннәрдән бер көнне ул берәүгә хезмәтче булып ялланган. Күпмедер вакыт ул үзенең эшен ихласлык белән бик төгәл үтәп килгән, бер дә кимчелек китермәгән. Ләкин, бер көнне эшенә килмәгән. Хуҗасы эченнән генә: "Моңа арттырып бер динар бирергә кирәк, бүтән эшкә...

Бер фәкыйрь кеше анасы, хатыны һәм балалары белән яшәп ята икән. Көннәрдән бер көнне ул берәүгә хезмәтче булып ялланган. Күпмедер вакыт ул үзенең эшен ихласлык белән бик төгәл үтәп килгән, бер дә кимчелек китермәгән. Ләкин, бер көнне эшенә килмәгән. Хуҗасы эченнән генә: "Моңа арттырып бер динар бирергә кирәк, бүтән эшкә соңга калмасын. Акча әз түли дип килмәгәндер, минем аңа ихтыяҗымны белә бит", дип уйлаган.

Чыннан да, эш хакын бер динарга арттырып бирә башлаган. Ә хезмәтче, бер сүз дә әйтмичә, артуының сәбәбен дә төпченмичә, акчаны алган. Теге кеше аптыраган, ләкин бер сүз дә әйтмәгән.

Ничәдер айдан соң, бу хезмәтче тагын эшенә килмәгән. Хуҗасының ачуы чыккан һәм ул: "Арттырган динарын киметәм, бүтән бирмим", дигән карарга килгән. Акча биргәндә, чыннан да, эш хакын бер динарга киметкән. Ә хезмәтче, бер сүз дә әйтмичә, кимүнең сәбәбен дә төпченмичә, акчаны алган.

Теге кеше аптыраган һәм сорау биргән: "Акчаңны арттырдым - сәбәбен сорамадың, киметтем - тагы сорамадың. Нигә?!"

Хезмәтче: "Беренче мәртәбә эшкә килмәвемнең сәбәбе - улымның тууы иде, шуңа күрә эш хакым бер динарга арткач, бу баламның ризыгы килде дип әйттем. Икенче мәртәбә эшкә чыкмавымның сәбәбе - әниемнең вафаты булды, шуңа күрә эш хакым бер динарга кимегәч, бу әниемнең ризыгы китте дидем", дип вакыйганы аңлаткан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: