Туган як

Яллары файдалы уза

Түбән Кама балаларының ата-бабайларыбыздан ук килә торган әдәп-әхлак кануннары нигезендәге тәрбияне өстен күрә торганнары җәй башыннан ук көткән ял, ниһаять, башланды. Алар «Туган як-2016» тәрбия һәм сәламәтлек үзәгендә ял итәләр. Үзәк директоры Габделкәрим МОРАТОВ белән очрашып, балаларның биредә ничек ял итүләре турында сораштык. - Габделкәрим хәзрәт, бу үзәктәге балалар ялы...

Түбән Кама балаларының ата-бабайларыбыздан ук килә торган әдәп-әхлак кануннары нигезендәге тәрбияне өстен күрә торганнары җәй башыннан ук көткән ял, ниһаять, башланды. Алар «Туган як-2016» тәрбия һәм сәламәтлек үзәгендә ял итәләр. Үзәк директоры Габделкәрим МОРАТОВ белән очрашып, балаларның биредә ничек ял итүләре турында сораштык.
- Габделкәрим хәзрәт, бу үзәктәге балалар ялы кайда уза һәм ни өчен ул шулай соң башланды?
- Быел безнең үзәк балаларның җәйге ялын «Заря» лагеренда оештырды. Бу бик матур һәм уңайлы урын безгә таныш, шәһәргә дә ерак түгел, балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен урман һавасы да менә дигән. Вакыт ягыннан, чыннан да, августка ук калды, чөнки җәйнең беренче яртысы быел рамазан аена, ураза гаетенә туры килде. Аннан соң, «Заря» лагеры да хәзер генә бушады. Ләкин мин бу вакытны бер дә соң дип әйтмәс идем. Укучы балалар каникулы әле дәвам итә, көннәр дә әйбәт тора.
- Җәйге ялга бирегә күп бала җыелдымы?
- Заря»да, безнең үзәктә ял итү өчен барлыгы 196 балага юллама бирелде. Кызлар һәм малайлар бергә булгач, һәрберсеннән 98әр бала җыйдык. «Туган як»ка барырга теләүче, ләкин урын җитмәгән балалар да булды.
- Лагерьда балалар ялы ничек үтә?
- Иң элек, хөкүмәтебез кануннарына һәм, шулай ук, шәһәребез администрациясе тарафыннан билгеләнгән таләпләргә нигезләнеп, үзенчәлекле тәрбияви ял оештыруыбызны әйтим. Әдәп-әхлак, гореф-гадәт дигәне экзотикага әйләнеп барган заманда, без балалар күңеленә халкыбызның милли традицияләрен сеңдерергә тырышабыз. Моны бары тик ата-аналарның, әби-бабайларның теләге дип кенә аңларга кирәкми, балалар үзләре дә бу ялны зарыгып көтәләр һәм шатланып киләләр. Биредә алар хәләл ризык белән тукланалар, әдәп-әхлакка өйрәнәләр һ.б. Кешелекле булу, бер-береңне хөрмәт итү, олыларга ихтирам, кечеләргә шәфкатьлелек күрсәтүгә кагылышлы чаралар үткәрелә, тарихи кыйссалардан мисаллар китерелә.
- Белем һәм тәрбия нинди программа буенча бирелә?
- Сер түгел, безхнең әхлак лагерына, күбесенчә, дини гаиләләрдәге балалар килә. Без, төрле балалар җыелуына карамастан, аларга үзебезнең җирлектә таралган һәм традицион булган Әбу Хәнифә мәзһәбенең нигезләрен аңлатабыз. Шуңа нигезләнеп үзебез әзерләгән һәм расланган программабыз бар.
Әлбәттә, хәзерге тизлек заманы бик куркыныч чор - теләсә нинди мәгълүмат бик тиз тарала, берәр ай баласы белән аралашырга, сөй-ләшергә вакыт җиткерә алмаган очракта, ата-ананың үз улы яки кызының нинди дә булса агымга кереп киткәнен сизми калуы да бар. Баласы гына түгел, хәтта үзе дә, күз ачып йомганчы адашырга мөмкин, шуңа да бик уяу булырга кирәк. Нинди генә фиркалар, агымнар юк бит хәзер - сәләфиләр, тәхрирчеләр, ихваннар, тәкфирчеләр.
Шул ук вакытта дин юлына кер-гәннәргә динне үзебезнең гыйлемле бабайларыбыз аңлаган һәм гасырлар буе тоткан рәвештә кабул итәргә кирәклеген төшендерү мөһим.
Шуңа күрә чорның зыялы галимнәре белән таныштыру, аларны яшь буын өчен абруйлы шәхесләр итү зарур. Ни өчен әле читтәгеләр, галим булсалар да, безнең өчен әйдаман булырга тиеш? Безнең татар галимнәре башкалардан кимме? Үзебезнең мөфтият тирәсендә туплану, бердәм булу - безнең максат. Балаларга да шуны аңлатабыз.
- Биредә балалар үзара кайсы телдә аралаша? Татарча беләләрме?
- Кызганыч, смартфон-планшет буынында татар теле бик зәгыйфь. Ата-анасы татарча белгән балалар өчен дә русча аралашу кулайрак хәзер. Балалар өчен татарча мульт-фильмнар, кинолар, уеннар, төрле видеолар һ.б. юк диярлек. Көне-төне интернетта утырган бала рус телле контент белән генә эш итәргә мәҗбүр. Җитмәсә, мәктәптә дәресләрнең рус телендә булуы да татарча фикерләүгә, татарча сөйләшүгә ярдәм итми. Димәк, баланың фикер үсеше дә русча була. Бездәге балаларның күпчелеге әнә шундыйлар. Тугыз көнлек ялда гына моны үзгәртү авыр. Андый максат та куелмады, шулай да сөйләшү-әңгәмәләр, нигездә, үз ана телебездә алып барыла.
- Укып, кына утырмыйлардыр, ни дисәң дә, җәйге ял ул күңелле ял итү өчен...
- Һичшиксез, тәрбияви булса да, бу бит ял лагеры, балалалар үзләре дә «ял итәбез», дип киләләр. Бу яктан барысы да яхшы оештырылды: көн саен төрле ял чаралары, походлар, кызыклы квестлар, уеннар һ.б. бик күп. Аларның барысы да - сәламәтлек өчен дә, күңел ачу өчен дә менә дигән мөмкинлек.
- Тәрбиячеләр үзләре тәрбия нигезләре белән танышмы?
- Тәрбиячеләр әхлак лагеренда күптән эшлиләр инде, алар бу өлкәдә тәҗрибәгә ия егетләр һәм кызлар. Күбесе мәчеттә кичке курсларда да гыйлем бирә, балаларны да укыта. Биредә һәр төркемгә бер тәрбияче туры килә, алар көне-төне балаларга күз-колак булып торалар.
- Хәзрәт, сорауларга җавап биргәнегез өчен рәхмәт.
Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ
корды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: