«Яңа кыйраәт» китабыннан (Йөз ел элек).
597
0
0
«Яңа кыйраәт1» китабымның эчтәлеге үз тәхрир вә тәрҗемәләрем генә булганга, һәр шигырь вә мәкаләләре бертөрле мәгълүм максат белән кертелде. Мәсәлән, аның әүвәлендә куелган «Табигать вә инсан» мәкаләсе вә «Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә» шигыре белән, бисмилладан соң мөсаммәне2 , ягъни, Аллаһы Тәгаләне балага таныту вә соңгы шигырь белән балада Аллаһы Тәгаләгә...
«Яңа кыйраәт1» китабымның эчтәлеге үз тәхрир вә тәрҗемәләрем генә булганга, һәр шигырь вә мәкаләләре бертөрле мәгълүм максат белән кертелде. Мәсәлән, аның әүвәлендә куелган «Табигать вә инсан» мәкаләсе вә «Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә» шигыре белән, бисмилладан соң мөсаммәне2 , ягъни, Аллаһы Тәгаләне балага таныту вә соңгы шигырь белән балада Аллаһы Тәгаләгә каршы мәхәббәт уяту максаты; икенче, «Туган авыл» кеби шигырь белән пәйгамбәребезгә мәхәббәт хисе кузгату, аннан соң шул тирәдәге мәкаләләр белән балада ата-анасына мәхәббәтне көчләндерү [максаты тора].
Табигать һәм инсан
Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә хәзрәтләре дөньяның барча мәхлукатына да берәр төрле әмер боергандыр.
Кояшка - яктыртырга һәм ялтырарга, көннәр-төннәр ясарга, елдагы дүрт фасылны тәртип итәргә, җиргә һәртөрле үсемлекләр, җиләк-җимеш үстерергә боергандыр.
Һәм барча җанлы-җансыз мәхлукат үз-үзләреннән Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып, үз эшләрен эшләп торалар.
Аллаһы - инсанга һич тә фани булмас җан һәм якты, камил акыл биргән һәм инсаннарга шул акылны һәр ике дөньяда сәгадәт табар өчен тугры юллар күрсәтүче пәйгамбәрләр җибәргән.
Аллаһы инсанга, яхшыны яманнан аерыр өчен, үзенең якты акылын эшләтергә боерадыр.
Аллаһы инсанга, төрле гөнаһлардан ерак булып, Кәламуллаһның (Коръәннең) һәртөрле әмерләренә буйсынырга боерадыр.
Шәригать әмерләрен кылу вә кылмауны Аллаһы Тәгалә инсанның үз ихтыярына калдырмыштыр.
Чөнки әгәр инсан яманлык вә гөнаһ эшләр кылса, аның үзенә дә һәр ике дөньяда яман була. Яхшылык кылса, үзенә дә һәр ике дөньяда акйөзлелек вә сәгадәт була.
Ана илә бала
- Җавап бирсәң икән, әнкәй,минем әйткән сөальләргә3,
Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
Ничек булган, ничек үскән хисапсыз дәү бу урманнар?
Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?
Вә һәртөрле үсемлекләр бизәнгән чәчәкләр берлә,
Вә төрле күбәләкләр дә күңел ачкан алар берлә.
Агар су, татлы, салкын, саф гаҗәиб чишмәләр, күлләр,
Куаклыкларда сайрар сандугачлар һәм дә былбыллар.
Суда йөзгән балыклар һәм үсеп торган бу зур таулар,
Чебен, черки вә ерткычлар, кәҗә, ат, барча җанварлар?
-Яраткан, әйләгән мәүҗүд4 боларның барчасын Тәңрең,
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем!
Габдуллаһ ТУКАЙ.
(«Яңа кыйраәт» китабыннан, 1915 ел).
Искәрмәләр:
1Кыйраәт - уку.
2Мөсаммә - исеме искә алынган.
3Сөаль - сорау.
4Әйләгән мәүҗүд - барлыкка китергән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
7 март 2021 - 11:37Табигатьтән илһам ала Ә менә Эльвира Абдуллина сабыннан чәчәкләр ясый икән. Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәненә ышану авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган. Чын зәркән сәнгате менә!2700
-
7 март 2021 - 11:33Китаплары кызыклы да, файдалы да Эльмира Әбүбәкерова яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстерәләр. Улы Әмир 2 нче сыйныфта укый, ә кызы балалар бакчасына йөри. Кызы белән декрет ялында утырганда, Эльмира сабыйлар өчен махсус китаплар белән кызыксына башлый. Соңрак интернет аша аларны үзе тегәргә өйрәнә.2400
-
7 март 2021 - 11:30«Рәхмәт әйткәч, икеләтә рәхәт» Лилия Гасыймова бәйләмнәр ясарга ярата. Тик чәчәкләрдән түгел, ә чикләвекләрдән, җимешләрдән, җиләкләрдән һәм тагын әллә нәрсәләрдән.1600
-
7 март 2021 - 11:27«Мендәрем астында – ручка һәм дәфтәр» Айзирә Шакирянованы бик еш төрле әдәби, мәдәни чараларда күрергә насыйп була, еш кына милли конкурсларда катнаша. Өстәвенә, шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы да ул! Ә үзе балалар бакчасында хезмәт куя. Мондый активлыкка вакытны каян таба икән Айзирә?1700
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп кердеБалалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?16901
-
5 март 2021 - 09:09Яз яңа кануннар белән килеп керде Балалар пособиеләрен алуның яңа тәртибе, транспортны техник карауның яңа кагыйдәләре, юлларда яңа билге... Март аеннан яңа кануннар гамәлгә керде. Тагын нәрсәләр беләселәр һәм күрәселәр бар икән?16901
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15200
-
4 март 2021 - 15:022020 ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камада иң яшь әнигә – 15, иң яшь әтигә 17 яшь икән Бу хакта ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина хәбәр итә.10600
-
5 март 2021 - 11:23«Нефтехимик» командасы КХЛ ның быелгы сезонында соңгы матчын уздырды «Торпедо» хоккейчылары белән очрашуда Владимир Галузин көндәшләр капкасына беренче шайбаны кертеп, безнең команданы алга чыгарды.10400
-
4 март 2021 - 14:591 марттан балалар шәһәр хастаханәсе якшәмбе көнне авыруларны кабул итүдән туктады. Сәбәбе – медицина учреждениеләрендә коронавирус белән бәйле булган чиклүләрнең бетерелүендә.9200
-
5 март 2021 - 11:09Автобус белән Дүшәмбе иртәсе сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче түбәнкамалылар өчен бик күңелсез узды. Эшкә соңга калучылар да юк түгел иде, чөнки Сүбәләк юлында машиналар җыелып, бөке хасил булган.7800
-
6 март 2021 - 10:34Юл бирегез ЮХИДИ инспекторлары «Шәһәр электр транспорты» хезмәткәрләре белән куркынычсызлык рейды уздырганнар.6800
-
5 март 2021 - 10:29Мәрхүмне «бурычлы иткән» Бер ир үлгән әнисе паспорты буенча бурычка акча алган.6300
-
4 март 2021 - 14:572021 елда “Аэрофлот” компаниясе Россия 26 юнәлештә очуларны туктатачак Бу шәһәрләр исемлегендә Түбән Кама да бар.6100
-
5 март 2021 - 09:24«Шартлау куркынычы юк» 4 мартта 9.50 сәгатьтә янгын сагына «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән.5800
-
4 март 2021 - 14:32Вокзал һәм Актүбә урамнарында юлларны яңартканда А 32 НТ, А 16 НТ һәм ЩМА-8 асфальтлы-бетон катнашмалары кулланылачак Андый катнашмалар хәзерге вакытта иң яхшылардан санала икән.5500
-
5 март 2021 - 10:2768 литр кан тапшырган «Россиянең яхшы доноры – 2020» Бөтенроссия конкурсында түбәнкамалы Андрей Жук өченче урынга лаек булган.5400
-
6 март 2021 - 10:22Демографик «чокыр»га тәгәрәп төштек Узган ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камада үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк булган.4400
-
6 март 2021 - 10:17Яңа үзәк төзелә Түбән Камадагы үзәк хастаханәнең хирургия корпусында капиталь ремонтның беренче өлеше төгәлләнгән.4100
-
7 март 2021 - 11:37Табигатьтән илһам ала Ә менә Эльвира Абдуллина сабыннан чәчәкләр ясый икән. Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәненә ышану авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган. Чын зәркән сәнгате менә!2700
-
7 март 2021 - 11:33Китаплары кызыклы да, файдалы да Эльмира Әбүбәкерова яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Ире белән ике бала үстерәләр. Улы Әмир 2 нче сыйныфта укый, ә кызы балалар бакчасына йөри. Кызы белән декрет ялында утырганда, Эльмира сабыйлар өчен махсус китаплар белән кызыксына башлый. Соңрак интернет аша аларны үзе тегәргә өйрәнә.2400
-
7 март 2021 - 11:27«Мендәрем астында – ручка һәм дәфтәр» Айзирә Шакирянованы бик еш төрле әдәби, мәдәни чараларда күрергә насыйп була, еш кына милли конкурсларда катнаша. Өстәвенә, шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы да ул! Ә үзе балалар бакчасында хезмәт куя. Мондый активлыкка вакытны каян таба икән Айзирә?1700
-
7 март 2021 - 11:30«Рәхмәт әйткәч, икеләтә рәхәт» Лилия Гасыймова бәйләмнәр ясарга ярата. Тик чәчәкләрдән түгел, ә чикләвекләрдән, җимешләрдән, җиләкләрдән һәм тагын әллә нәрсәләрдән.1600
© 2011 - 2021. Сайт Туган Як. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: tuganyk@yandex.ru
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+