Туган як

Уйлап сөйләшүең хәерле

Уйлап сөйләшүең хәерле Моннан ике ел элек, август башында кавын алырга дип базарга килгәч, 25 еллап күрмәгән авылдашым - Мостафа абыйны очраттым. Миннән 6 яшькә олырак булса да, яшь күренә, чәче дә кап-кара, тешләре дә тезелеп тора. Ул да мине танып, елмаеп күреште. - Нихәл, Мостафа абый? Күпме күрешкәнебез юк,...

Уйлап сөйләшүең хәерле
Моннан ике ел элек, август башында кавын алырга дип базарга килгәч, 25 еллап күрмәгән авылдашым - Мостафа абыйны очраттым. Миннән 6 яшькә олырак булса да, яшь күренә, чәче дә кап-кара, тешләре дә тезелеп тора. Ул да мине танып, елмаеп күреште.
- Нихәл, Мостафа абый? Күпме күрешкәнебез юк, син һаман да яшь икәнсең әле, картаерга уйламыйсың. Чәчләрең дә кап-кара, сиңа 65 яшь түгел, 45не дә биреп булмый.
- Мин бит этлек уйлап йөрмим, энем, этлек уйлап йөргәннәрнең чәче тиз агара ул, -дип минем ап-ак башыма ымлап күрсәтте. Яшь вакытындагы кебек көлеп-шаярып сөйләшә.
- Ни эш бетереп, нәрсәләр җимертеп йөрисең? Әллә пенсиягә чыккач базар бизнесына күчтеңме, - дип шаяртам.
- Яңасы өлгергәнче иске бәрәңгене сатып булмасмы дип чыккан идем, көн буе торып 3 чиләк бәрәңге саттым, бүтән килеп йөрмим, миннән сатучы чыкмый.
- «Шәпский картошка», дип бераз рекламалап, кычкыргалап торырга кирәк иде, - дигән булам.
- «Чуртымский» дисәң дә алмыйлар инде, алмагач, хәзер кайтам да, коймак белән чәй эчәм, хатын коймак пешерә калган иде.
- Аллаһы теләсә, дип әйт Мостафа абый.
- Телиме, теләмиме, хатын пешерә калды инде, пешкән коймак белән чәй эчүе авыр булмас, - диде авылдашым. Минем йөрәк жуу итеп куйды. Аңа билгеле булган мәзәк хәлне исенә төшердем.
- Мостафа абый, син алай дип әйтмә әле, алай әйтү олы кешегә, бигрәк тә без мөселманнарга килешеп бетми. Менә тыңла әле, бер ирнең хатыны коймак пешерә икән, шулай синең кебек, уч төпләрен ышкып, «хәзер коймак белән чәй эчәбез», дигән. Ә хатыны: «Аллаһы теләсә коймак белән чәй эчәрбез», дип әйт дигән. Ә ире: «Теләсә-теләмәсә дә эчәбез инде, самавар кайнаган, коймак пешкән, ник эчмәскә», дип әйткән һәм шулвакыт, ишектән милиционерлар килеп кергәннәр дә, алып китеп, ниндидер начар гамәле өчен 15 тәүлеккә утыртып куйганнар. Утырып чыккач, өенә кайткан да: «Аллаһы теләсә, хатын ишекне ач», дип әйткән ди. Аллаһының рәхмәте белән генә йөрибез бит, Мостафа абый.
- Минем начар гамәл кылганым юк, мине милиция алып китәргә сәбәп юк, киттем коймак белән чәй эчәргә, -
дип «Ока»сына утырды да, шәһәрдән 2 чакрым ераклыктагы авылга кайтып китте...
Бер атнадан соң, туган авылыма кайткач, бер дустым:
- Рәсим, ишеттеңме әле, Мостафа абый үлгән бит, - диде.
- Ничек үлгән? Авариягә очраганмы әллә, бер атна элек кенә базарда сөйләшеп тордык. Иске бәрәңге сатарга дип килгән булган.
- Әйе, шулай диделәр, базардан кайткан да, чәй эчәргә утырган. Хатыны коймак пешергән булган, тын юлына коймак капланып үлгән, - диде. Тез буыннарымның хәле бетеп китте, нәрсә әйтергә дә белми катып калдым...
Хәтта, никтер, үземне аның үлемендә гаепле кебек сизеп, күңелемнең тынычлыгы югалды.
Базарга кавын алырга барган саен шул хәлне искә төшерәм. Чыннан да, гомере буе кешеләргә ачык йөзле, ярдәмчел булды.
Тик, Мостафа абый белән базардагы соңгы сөйләшүебездән соң, урыны җәннәттә булсын дип, дога кыла алмыйм, ни кызганыч...
Рәсим ХӘБИБУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: