Туган як

Улак суы иләк тутырмый

Соңгы вакытта акча курсының өскә-аска йөрүен зур эшкуарлар гына түгел, һәркем диярлек күзәтеп бара. Шунысы кызык, безнең илдә доллар гел югарыга үрмәләсә дә, күп илләр өчен бер бәядә сакланып килә. Хаҗиларыбыз күреп тора, гарәп илләрендә соңгы 10-15 ел эчендә долларның бәясе үзгәрешсез. Аның белән кызыксынучы да юк. Халык: «Доллар арта,...

Соңгы вакытта акча курсының өскә-аска йөрүен зур эшкуарлар гына түгел, һәркем диярлек күзәтеп бара. Шунысы кызык, безнең илдә доллар гел югарыга үрмәләсә дә, күп илләр өчен бер бәядә сакланып килә. Хаҗиларыбыз күреп тора, гарәп илләрендә соңгы 10-15 ел эчендә долларның бәясе үзгәрешсез. Аның белән кызыксынучы да юк. Халык: «Доллар арта, доллар шашына», ди, доллар арт-мый, ахры, ә безнең сумнарыбыз үз бәясен югалта бара.
Хикмәт шунда ки, илдә промышленность һәм җитештерү зәгыйфь хәлдә булып, казнаның бөтен кереме читләргә нефть сатудан килә. Кара алтын бәясе төшсә, бюджетка доллар азрак керә. Шуңа күрә, җирле акчаның бәясен арзан кылганда, дәүләт өчен болай да юкарып барган казнаны озаккарак сузу мөмкинлеге туа. Нәтиҗәдә, дөньяда кризис булса да, патшаларыбыз безне: «Менә бит нефть бәяләре төшсә дә, пенсияләргә тимибез, халыкның эш хакын биреп киләбез», дип юаталар. Ләкин, кемнеңдер ике ел элек эш хакы 500 доллар булса, бүген ул инде 250 долларга гына калган. Бер караганда, кемнәрнеңдер, һич исләре китмичә: «Доллары мең сумга әйләнсә дә, миңа нәрсә?! Чит илгә йөрисем юк», дип әйтүләре мөмкин, әмма бөтен нәрсә шул яшел кәгазьгә бәйләнгән икән. Көн саен куллана торган азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш бәяләре ике мәртәбәгә диярлек күтәрелде. Ярый инде бананы чит илдән килә, аның кыйммәтләнүе аңлашыла. Ләкин, аңа ияреп кыяры-помидоры да, хәтта кәбестә белән бәрәңгесе дә арта бит.
Шулай, дөньяның иң зур һәм иң бай иле Аллаһы биргән байлык белән генә яшәп килә икән. Туфрагыбызга бөртек атсаң - икмәк үсә, тишеп карасаң - нефть-газ чыга, күпме урманнар, елга-күлләр алтын, көмеш, бакыр, тимер һ.б. бар. Риза хәзрәтләре: «Улактан аккан су белән иләкне тутырып булмый», дигән. Файдалы казылмалары буенча Рәсәй дөньяда беренче урында торса да, булганның бәрәкәте тишек-тошыктан китеп каядыр югала. Японнарга андый җир байлыклары бирелмәгәч, алар башларын эшләтергә мәҗбүр булалар, дөньяны тимер атлар белән тәэмин итеп торалар. Ә безнең күктән иңеп, җирдән чыгып торганда, башны артык эшләтү, промышленностьне үстерү турында уйлау ихтыяҗыбыз юк, күрәсең.
Шунысы кызык, яңалыкларда: «Рәсәйнең Аурупа илләренә булган санкцияләре сәбәпле, азык-төлек җитештерүчеләр бик күп югалтулар кичерделәр, товар бәяләрен ике мәртәбәгә төшереп саталар», дип сөйлиләр. Фермерлар югалту кичерсәләр дә, гади халык барыбер ниндидер файда күрә: ике мәртәбә арзанга ризык сатып ала. Үзе җитештереп, товарын чит илгә сатып яшәгән илдә бәяләр төшә, ә бар нәрсәне чит илдән долларга сатып алучы Рәсәйдә арта бара.
Ни сәбәпле, иң бай илдә яшәп тә, аның бәракәте юк? Ни өчен базарга кергәндә кесәдәге 1000 сумыбыз үзе юкка чыкмаса да, аның файдасы ике мәртәбәгә кимеде һәм кимүен дәвам итә?
Әгәр халкыбыз үзе нәрсәдер җитештерергә ашыкмаса, күбрәк Аллаһы биргән белән яшәргә ияләнгән булса, димәк ул Аңа башкалардан күбрәк шөкер итәргә тиеш. Шәригатьтә, әгәр игеннәр күктән яуган яңгыр белән үссәләр, аның зәкяте - бертөрле, кеше үзе су сибеп үстерсә икенче төрле санала. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр Миңа шөкер итсәгез, Мин сезгә арттырырмын», диде («Ибраһим», 7нче аять).
Бәяләр арту сәбәпле тормыш мәшәкатьләре арта, ә кешеләр өстенә төшкән авырлыклар - һәрвакыт кылган явызлыклары сәбәпле. Фиргавеннең халкы байлык белән азгач, Аллаһы аларның җиләк-җимешләрен киметте. Әмма, алар күктән килгән кисәтүне ишетергә, тормышларын төзәтергә ашыкмадылар. Шулвакыт, Аллаһы туфан суын җибәреп, бөтен чәчүлекләрен юк итте, саранча көтүе килеп бөтен яшеллекне ашады, бетләр килеп бөтен тишек-тошыкка керделәр, бакалар өйләргә кереп тулдылар.
Аннан эчәр сулар канга әверелде...
Әлеге тормыш мәшәкатьләре безне яшәү рәвешебез турында уйланырга, көн-төн матдият куудан арынып бераз рухи кыйммәтләргә дә кайтырга этәргеч булса иде.
Бәяләр артканнан күпләрнең кесәләре юкара, кибет чеклары кыскара. Әмма, әлеге кысрынкылык кешегә үзеннән күпкә авыр тормышта яшәүчеләрне искә төшерергә ярдәм итә. Күрше-тирәбездә күпме мохтаҗ гаиләләр яши. Бер хатын, «акча җитми», дип ирен талый, ә күпме тол калган бичара аналар бер үзләре ике-өч баласын туйдыра, акчасын да таба, укыта, лаеклы тәрбия бирергә тырыша. Күпме гарип бала үстерүче әти-әниләр бар, эшкә дә урнаша алмыйлар, дәваханә юлыннан кайтып кермиләр, күпме акча түгәләр, әҗәткә чумалар... Пенсия күбесенең даруына да җитми. Төзек һәм бердәм җәмгыятьтә мал иясе - үз арбасына фәкыйрьне дә утыртырга, куәт иясе - көчен югалтканны җитәкләргә, сәламәт кеше авыруга ярдәм кулы сузарга тиеш. Ярдәм итүнең дә, садака бирүнең дә савабы авыр вакытта арта. Кешенең авыр хәлен җиңеләйткән өчен, Аллаһы сиңа Үз ярдәмен бирә.
«Михнәткә түзеп була, рәхәткә түзү авыр», дигәннәр. Муллыкта яшәп күп нәрсәләрнең кадерен белми башладык, күпме исрафка чумдык. Ил күләмендә күпме байлык исраф китә. Һәр гаиләгә, йортка керсәң, күпме ризык чүпкә ташлана. Авылдагы әти-әниләр безгә бәрәңге кабыгын да чүпкә атмаска өйрәтәләр иде. Шәһәр халкының калган ашы - унитазга, икмәк кисәге чүп чиләгенә оча. Киштәләрдә еллар буе киелми торган күпме кием исраф булып аунап ята. Кемдер шул киемгә тилмерә. Утырып йөргән машинасы яхшы, уңайлы, төзек, ләкин ике ел саен алыштырып тора. Бер кредитыннан чыкмаган, икенчесенә чума. Адәм баласына күп тә кирәкми, әмма көнчелек белән, бер-беребезне уздыру, мактанышу, масаю өчен тырышабыз түгелме соң?! Ашау-эчүдә, киенүдә кирәгеннән артыгын алу исраф була, ә исраф кылу тормышның бәрәкәтен ашый, байлыкны киметә. Пәйгамбәребез хәтта садака биргәндә дә чиктән ашмаска кушты һәм: «Ашагыз, эчегез, садака бирегез һәм киенегез, ләкин ике чикне саклагыз: исраф һәм масаю», диде.
Мөселман тормышта килгән һәрнәрсәдән дә үзенә файда алырга тырыша. Бәяләрнең артуы, тормышларның бераз кысылуы безгә файдалы дәресләр бирсә иде. Ялгышларыбызны төзәтеп, хәерле кешеләр булып яшәргә этәргеч булса иде. Борынгы заманнарда бер дин галименә кешеләр килеп: «Бәяләр үсә, нишлик», дип сораганнар. Ул аларга: «Гөнаһларыгыздан тәүбә итеп, сез аларны төшерегез», дигән.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: