Туган як

Угрылыктан – тугрылыкка

Риядка кайтырга дип, Сан-Франциско аэропортыннан очкычка утырып киттем. Тукталыш һәм икенче очкычка күчеп утыру урыны Париж иде. Менә самолет төште, теркәлү үтә башладык. Чиратым җиткәч, чик сакчысы паспортымны сорады. Чемоданымны ачсам, паспорт та, паспорт эчендәге билет та, алган бүләкләр дә юк. Кешенекен алдыммы әллә дип, чемоданны яптым. Тышкы яктан нәкъ...

Риядка кайтырга дип, Сан-Франциско аэропортыннан очкычка утырып киттем. Тукталыш һәм икенче очкычка күчеп утыру урыны Париж иде. Менә самолет төште, теркәлү үтә башладык. Чиратым җиткәч, чик сакчысы паспортымны сорады. Чемоданымны ачсам, паспорт та, паспорт эчендәге билет та, алган бүләкләр дә юк. Кешенекен алдыммы әллә дип, чемоданны яптым. Тышкы яктан нәкъ минеке төсле тоелса да, җентекләп карагач, чемоданның үземнеке түгеллеген аңладым. Угры бик хәйләкәр икән! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
Шунда ук полиция бүлегенә йөгердем, үзем бик нык гасабиланам. Үземнең Габдуллаһ Мукхим икәнемне, чемоданым югалганын әйтәм. Француз офицеры тыныч кына сигарасын тартып, мыек астыннан елмаеп утыра: «Шарль де Голль» аэропортында урлау-
лар еш була». Нишләргә соң, дим. «Тоткан кешене җәзалыйбыз да, аннары илдән чыгарып җибә-
рәбез», ди бу. Кая, дип гаҗәп-
ләндем мин. «Иң якын гарәп иленә».
Француз офицерының мыскыл катыш елмаюы сәбәбен шунда гына аңладым. Гарәпләрдән көлүе, янәсе бер төркем гарәп икенче бер гарәпне талаган. Чыгып киттем.
Ярый, кесәмдә калган акчам билет алырга җитте. Үзем - самолетта, ә уемда - югалган чемоданым. Анда артык мөһим нәрсә дә юк кебек: китаплар, бераз кием-салым, бүләкләр. Тукта, телефоным да шунда иде бит! Их, күпме номерым югалды...
Башка нәрсәләр дә искә төшмәсен дип, бүтән ул хакта уйламаска булдым. Риядка кайткач, югалган нәрсәләрем, берәм-берәм, көн саен искә төшеп, әле шактый вакыт хәсрәтемне яңартып торды. Мәшһүр галимнәрнең визиткалары да чемоданда иде...
Берәр ай узгач, телефон шалтырады. Почтадан шалтыраталар икән - хат килгән. Почтага барып, паспортны күрсәткәч, андагы хезмәткәр: «Сиңа Франциядән хат бар, көтеп тор», диде. Хатны биргәч: «Әле посылка да бар, хәзер чыгарам», диде.
Хатны ачарга өлгермәдем, бер тартма алып чыкты. Нәрсә булмас дип, шунда ук ачып карарга булдым. Ачсам, анда - югалган
чемоданым һәм кайбер әйберләрем. Гаҗәпләнүем-
нең чиге юк, хат турында оныта яздым. Ә ул хат Сафван исемле бер егеттән булып, «Без бер төркем яшьләр урлау белән шөгыльләнәбез, сезнең чемо-
даныгызны да урладык, ә әйбер-
ләрен бүлештек. Үзе өлешем-
не кайтарам. Аллаһы һидаятне ул чемодан аша бирер дип уйламаган идем. Мин анда бер китап таптым, укып чыктым һәм бик күп еладым, үземнең никадәр адашканымны, ялгыш юлда икәнемне аңладым. Кичерегез, мөмкин булса, миңа тагын китаплар җибәрегез», дип язылган иде.
Фатих ХӘБИБ әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: