Туган як

Тузга түгел, кәгазьгә

2005 елда үз эшчәнлеген аудио-видео вәгазьләр яздыртудан башлап җибәргән "Рисалә" мабтугат нәшрият йорты директоры Булат СИРАҖИЕВ белән бүгенге әңгәмәбез әлеге үзәк эшчәнлеге, китаплар һәм бүгенге көн укучысы турында... - Күптән түгел районыбыз мөхтәсибе Йосыф хәзрәтнең "Дога дәресләре" дигән китабы дөнья күрде. Ул "Рисалә" нәшриятында басылган икән. Әлеге нәшрият турында сөйләсәгез...

2005 елда үз эшчәнлеген аудио-видео вәгазьләр яздыртудан башлап җибәргән "Рисалә" мабтугат нәшрият йорты директоры Булат СИРАҖИЕВ белән бүгенге әңгәмәбез әлеге үзәк эшчәнлеге, китаплар һәм бүгенге көн укучысы турында...

- Күптән түгел районыбыз мөхтәсибе Йосыф хәзрәтнең "Дога дәресләре" дигән китабы дөнья күрде. Ул "Рисалә" нәшриятында басылган икән. Әлеге нәшрият турында сөйләсәгез иде.

- Җомга хөтбәләрен, дәресләрне һ.б. видео һәм аудиодискларга яздыртып тарату ниятеннән башланып киткән эш иде бу. Башта бушлай биреп карасак та, чыгымнар күп булганлыктан, бераздан дискларны арзан гына бәядән сата башладык. Бүгенге көндә 90нан артык төрдә аудио-видео продукциябез бар. Дисклар сыйфатлы, лицензияле итеп, Мәскәүдә яздыртабыз. Халык татарча хөтбә-вәгазьләрне бик яратып ала, аларны өйдә дә, машинада йөргәндә дә тыңлап була. Хәзер аудиокитаплар чыгара башладык, ләкин алары әлегә, күбесенчә, рус телендә. Төрле галимнәр яздырткан Коръән язмалары да бар, аларны тыңлау, укудагы ялгышларыңны төзәтергә ярдәм итә. Видеоязмалар исә, тагын да тәэсирлерәк. Мәсәлән, "Намаз уку тәртибе" дискы ярдәмендә үзлегеңнән намаз укырга өйрәнеп була. Балалар өчен дә татар һәм рус телләрендә мультфильмнар һәм, шулай ук, басма китаплар да бар.

- Балалар өчен китапларга тукталыйк әле....

- Мультфильмнарга караганда, балалар өчен китаплар күбрәк. Аның беренчесен - ул "Исламның биш баганасы" дип атала - 2011 елда ике телдә төсле рәсемнәр белән бизәп, каты кәгазьдә һәм ике телдә бастырып чыгардык. Китап балаларга да, әти-әниләренә дә бик ошады. Шуннан соң, нәниләр өчен китапларны күбрәк чыгарырга кирәк дигән фикергә килдек. Бүгенге көндә балалар өчен әзерләп бастырган китапларыбыз - унөч, тагын бишесе басылырга тора.

Үзебезнең дә балалар үсә, ә аларга дини, милли тәрбия бирүдә ярдәмлек булырдай китаплар кибетләрдә бик аз. Ислам, иман, әдәп-әхлак турында балалар өчен язылган китаплар, гомумән, юк дип әйтерлек. Шунлыктан, без мөселман балалары өчен файдалы китаплар чыгарырга кирәк дигән фикергә килдек.

- Каен тузына язган заманалар тарихта гына калган. Ә югары сыйфатлы кәгазьгә басылган, типография буявы да кибеп өлгермәгән татарча китапларны яратып укыйлармы?

- Әлбәттә, без татар телендә дә китаплар бастырырга тырышабыз. Китапларны гына түгел, дини продукциянең башкаларын да ике телдә сөйләшүче мөселманнар өчен чыгарабыз. Әмма татар телендәге китапларны сатуы авыррак, чөнки Россиядә хәзерге вакытта рус телле мөселманнар күбрәк. Чит төбәкләрдә генәме соң, хәтта үзебездәге татарлар да татарча китапларны аңламыйлар. Шулай булса да, барыбер, рус телендә чыккан китапларның кайберләрен татарчага тәрҗемә итеп бастырырга тырышабыз.

- Ә олылыр өчен нәрсәләр тәкъдим итә аласыз?

- Алар өчен, нигездә, гаилә, әдәп һәм күркәм холык темасына кагылышы китапларны сайлыйбыз. Шулай ук, пәйгамбәрләр, тарихи шәхесләр турындагы китапларны да яратып укыйлар. Соңгы арада җирле авторларыбызның китапларын да халыкка ирештерергә телибез. Беренче җимешебез - әңгәмә башында сез телгә алган "Дога дәресләре" китабы. Озакламый "Намаз тәмен ничек татырга" дигән китап та чыгар, Аллаһы кушса.

- Табышлы эшме соң?

- Без әле эшнең башында гына. Ә башлангыч чорда, һәркемгә билгеле булганча, керем бик булмый, киресенчә, чыгымнар гына... Тәрҗемә, рәсем ясау, компьютер ярдәмендә китап рәвешенә китерү, тышлык дизайны, бастыру һ.б. - чыгымнарны саный башласың, шактыйга барып баса. Шуңа күрә без, хәлле кешеләр арасыннан спонсорлык ярдәме итә алырдай барча кешене (җитәкчеләр, эшмәкәрләр һ.б.) "Балалар өчен дини китап" дигән шушы проектка ярдәм итәргә чакырабыз. Электрон китаплар белән чагыштырганда, кәгазьгә төсле рәсемнәр белән бизәп бастырылган китапны үз куллары белән тотып, битләрен ача-ача укуы нәни малайлар һәм кызлар өчен үзе олы бер вакыйга, зур шатлык бит...

Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ язып алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: