Туган як

Тукай шигырьләре вәгазь булып ирешсен

Татарның олы шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел, 26 апрельдә, 130 ел тула. «Туган тел»е татар халкының гимнына әйләнгән, шигырьләре 26 телгә тәрҗемә ителгән Тукайның даһи шәхес булуы бәхәссез. Совет чорының башлангыч елларында Тукай - халык шагыйреме, әллә буржуа вәкилеме, дип, бик каты бәхәс барган. Соңрак, Тукайны таныгач, аны динне тәнкыйть...

Татарның олы шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел, 26 апрельдә, 130 ел тула. «Туган тел»е татар халкының гимнына әйләнгән, шигырьләре 26 телгә тәрҗемә ителгән Тукайның даһи шәхес булуы бәхәссез. Совет чорының башлангыч елларында Тукай - халык шагыйреме, әллә буржуа вәкилеме, дип, бик каты бәхәс барган. Соңрак, Тукайны таныгач, аны динне тәнкыйть итүче итеп күрсәтергә маташтылар. Хәзер, замана үзгәргәч, Тукайның шигырьләренә башка бәя бирәләр. Ташлык авылы имамы Габделкәрим МОРАТОВ белән әңгәмәбез дә шул хакта.
- Үзе исән чакта, шагыйребезне кадимчеләр мөртәт дип сүктеләр. Совет чорында, киресенчә, аны атеист итеп күрсәтергә тырыштылар. Шул максаттан, күпме шигырьләрен дәреслекләргә кыскартып керттеләр. Әмма Тукайны мөртәт яки атеист дип әйтү хаклыкка туры килми. Бер генә мөһим факт: Тукайның, Юнысовлар мәйданында укылган җеназасына Казанның бөтен муллалары җыела. Әгәр ул динсез булса, аның өчен дога кылырга килерләр идеме?!
- Тукайның муллаларга бик каты бәрелгән шигырьләре дә бар бит...
- Әлбәттә, бар. Үзенең холкы, шигырьләренең тел-өслүбе чагылышы, дип әйтик. Муллалар-
ны гына түгел, язучыларны да,
депутатларны да, байларны да яхшы гына «камчылый» ул. Муллаларга аерым тукталсак, аларның барысы да фәрештәдәй булмаган бит. Чыннан да, араларында комсыз, дорфа һәм миһербансызлары да очраган. Икенчедән, муллаларга тел-теш тидерү - дингә каршы булу дигән сүз түгел. Динебез ис-лам, Коръән һәм пәйгамбәребез турында Тукайның ихластан язылган шигырьләре бар.
- Үзегезгә аеруча тәэсир иткәннәрен санап үтә алмассызмы?
- «Һәрдәм таян син Аллага!» дип аталган шигырен генә алыйк. Аны сабыйларга нәсыйхәтләр дип әйтергә була. Карагыз, Тукай бу шигырендә сабыйларга никадәр матур, ягымлы итеп, «Әй, гөнаһсыз», дип эндәшә! Ә балалар, чыннан да, ап-ак кәгазь бите кебек гөнаһсыз булып туа, бу хакта безгә пәйгамбәребез әйтеп калдырган. Тукай сабый балага Аллаһының рәхимле, шәфкатьле булуын төшендерә. Һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә таянырга, Аңа дога кылырга, тугры юл сорарга өйрәтә. Шагыйрь Тукай, шул ук, муллалар өйрәткән, Коръән һәм пәйгамбәребез хәдисләрендә килгән сүз-ләрне сөйли бит. Хәтта бу очракта Тукай - үзе дә мулла, дип әйтергә була! Ничек инде аны исламнан ваз кичкән дип күзалларга мөмкин булсын?!
Я булмаса, «Коръән укысам» шигырен алыйк:
«Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам, җаным киңәя,
Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм, рухым ләззәтләнә, кинәнә», - дип яза ул, Аллаһыга табынуның никадәр татлы булуын искәртеп. Мөртәт кеше гыйбадәт турында шулкадәр ләззәтләнеп яза алмас иде.
Гомумән, Тукайның иҗаты милләтпәрварлык белән генә түгел, ә ислам рухы белән дә сугарылган. Шигырьләрендәге «Ходайдан куркам», «мәхшәр җитмичә кузгалмасам», «пәйгамбәребез» кебек Аллаһыга ышануын күрсәткән гыйбарәләр дисеңме, дингә багышланган аерым шигырьләр дисең-ме - барысы да шуны күрсәтә.
- Ачы тәнкыйть белән сугарылган кайбер шигырьләрендә Тукайның яшьлек галәмәте дә чагыладыр, мөгаен...
- Яшь чакта, әле тормыш тәҗрибәсе булмаганда, карашлар кискенрәк буладыр. Моны Тукай үзе дә таныган. Вафатына берәр ай чамасы вакыт кала, үзенең тулы шигырьләр җыентыгын төзү ниятеннән, ул нәшир Шәрәф белән очраша. Шул чакта: «Яшьлек берлә әллә нәрсәләр язылган, кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми», дип әйткән. Хәтта кайбер шигырьләрен үзгәртеп, төзәтеп, кабат бастырырга теләгән.
- Димәк, гомеренең азагында аның фикере үзгәрә башлаган?
- Габдулла Тукайның иҗат чоры бик кыска - нибары ун елга якын. Әмма шул аз гына вакыт эчендә дә ул ничәмә-ничә томлык әсәрләр иҗат итә (аларның әле бөтенесе дә табылган дип булмый). Кыска вакытта шундый күп әсәрләр язган кешенең үз иҗатын яңадан карап, бәяләп чыгуы бер дә гаҗәп түгел. Шуңа да бер шигырендә Тукай: «Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит тәңреңә; Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә», дип яза. Әлеге шигырен, Тукайны җирләп дога кылгач, Касыйм хәзрәт укый. «Нәфсе мотмәиннә», ягъни тынычлык тапкан җан -
Коръән гыйбарәсе. Димәк, Тукай Коръәнне дә начар белмәгән. Халкыбызның иң даһи шагыйрьләреннән булып танылган шәхес - Раббыбызны, Аның Китабын, динебезне хөрмәт иткән икән, димәк, диндарлык - халкыбызның яшәеше өчен бик мөһим нәрсә. Ләкин, ни кызганыч, Тукайны зурлаган күп кенә кешеләр үзләре шагыйрьнең динлелегенә
игътибар итмиләр, аны үз-ләренә өлге итеп алмыйлар...
Тукайның дингә багышланган шигырьләре һәрберебезгә күпмедер дәрәҗәдә вәгазь булып ирешсен иде.
Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ язып алды.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: