Туган як

Тәравихны – Әямеддин белән

Таҗик егете, Коръән хафиз Әямеддин Фәхреддинов Рамазан аенда икенче елын инде Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә тәравих намазы укытты. Бүгенге әңгәмәбез - мөселман дөньясында танылган хафиз Әямеддин белән.. - Тәравих намазына килүчеләр синең Коръәнне яттан сөйләвеңә гаҗәпләнә. - Өч-дүрт яшемдә әтием Корбан Али үзе белән мәчеткә йөртә башлады, гарәп алфавитын...

Таҗик егете, Коръән хафиз Әямеддин Фәхреддинов Рамазан аенда икенче елын инде Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә тәравих намазы укытты. Бүгенге әңгәмәбез - мөселман дөньясында танылган хафиз Әямеддин белән..
- Тәравих намазына килүчеләр синең Коръәнне яттан сөйләвеңә гаҗәпләнә.
- Өч-дүрт яшемдә әтием Корбан Али үзе белән мәчеткә йөртә башлады, гарәп алфавитын өйрәтте. Биш яшемдә яттан бер җүз (Коръәннең утыздан бер өлеше) бикләдем. Әтием бер мәртәбә дә кул күтәрмәде, сабыр гына аңлатты. Кечкенәдән үк ул миңа ислам тарихына кагылышлы мультфильмнар, дисклар алып кайта иде.
Алар рус һәм гарәп телләрендә булгач, тел өйрәнүдә дә ярдәмнәре тиде. Әти эштә чакта, әни белән өйрәндек Коръәнне. Ун яшемдә инде Коръәнне тәмам кылдым. Шул елны әти мине Мәдинәгә гомрә хаҗына алып барды. Анда ике ай тордык. Коръән буенча имтихан тапшырып, сертификатка ия булдым.
- Әйдә, синең бер көнеңне күздән кичерик әле.
- Ял көне булган шимбәдә иртәнге намазны укыйм. Әти Коръәнне алып, кайсы да булса бит яки аять санын әйтә, мин яттан сөйлим. Бер сәгатькә якын шулай кабатлагач, иртәнге аш вакыты җитә. Аннан соң дусларым белән урамда уйныйбыз.
Өйлә намазын укыгач, ашыйм да, грек-рим көрәше түгәрәгендә шөгыльләнәм, бер еллап бар инде. Икенде намазы укыгач, тагын әти белән бер сәгатьләп Коръәнне кабатлыйбыз. Шуннан соң, дәрес әзерлим. Мәктәптә өйгә бирелгән эшне шимбәдә үк эшләп куям, якшәмбегә калдырмыйм.
Ахшамнан соң кичке аш вакыты җитә.
Ашагач ял итәм. Телевизордан яңалыклар карыйм. Интернетта «Наруто» дигән япон мультфильмы сериалларын да яратып карыйм. Аның хәзер инде яңа буын «Боруто» дип аталганы бара.
- Коръән укуыңны дөресләүдә шәехләр ярдәм иткән дип тә ишеткән идем.
- Иң беренче остазым - әтием. Әти белән Мәдинәдә Мөхәммәд шәех Исмаилдан ике ай дәвамында Коръән укылышын дөресләргә өйрәндем. Аннан соң, Сүриядә Әмин шәех Заркада ике ай укыдым. Кувейтта Мөхәммәд әл-Бәкердә - айдан артык, Йәмәндә Әбүбәкер әз-Забыйда - кырык көн, Сүриядә галим Әймән Рушдидан егерме көн дәвамында дәресләр алдым.
- Төрле бәйгеләрдә җиңүең хакында да хәбәрдар.
- Алты яшемдә Таҗикстанда бер җүз укып, беренче урынны алган идем. Унбер яшьтә Коръәнне тәфсирләре белән уку буенча Бөтендөнья ярышында да беренче урынга чыктым. 2015 елда алтмыш илдән килгән кырык биш яшькә кадәргеләр арасында Суданда уздырылган дөньякүләм Коръән бәйгесендә - унөченче урын, 2016 елда Кувейтта - тугызынчы урын, шул ук елны Дубайда туксан илдән килүчеләр арасында - ундүртенче урын, быел Иранда илле кеше арасында - алтынчы урын, апрельдә Каһирәгә җыелган кырык биш кеше арасыннан - икенче урын. Абыйла-рым да Коръәнне яттан беләләр.
Олы абыем Нәзерддин Ингушетиядәге мәдрәсәдә Коръән укыта, Таҗеддин абыем - эшмәкәр. Анысы Ясногорскийда яши.
- Классташларың синең диндә булуыңа ничек карыйлар?
- 2012 елда без Тула өлкәсендәге Алексин шәһәренә күчендек. Класска яңа килгән малай булгач, башта сынабрак караганнар иде, холкым ныклыгын күргәч, бар да җайланды.
Класс җитәкчебез Наталья Алексеевна Миронова - бик яхшы укытучы! Мин Коръән бәйгеләренә әзерләнгәндә, ул башка укытучылар белән дә сөйләшеп куя, миннән сорамасыннар өчен. Ярыштан кайтканда класс белән каршы алалар, ничәнче урын алуыма кадәр белеп торалар.
Туган телем һәм гарәп теле белән бер-рәттән, рус, инглиз телләрен камил өйрәнү өчен, мәктәптәге дәресләргә кадәр, өстәмә рәвештә укыйм да әле.
- Сиңа Аллаһы сәләтне өеп биргән...
- Аллаһы ризалыгы өчен, күңел биреп тырышуың, үҗәт булуың мөһим. Коръән кебек үк, кайсы да булса телне өйрәнү өчен дә хәтереңнең яхшы булуы һәм даими кабатлап укуың кирәк.
Әңгәмәне Фирая МОРАТОВА язып алды.
Фотода: унбиш яшьлек Коръән хафиз Әямеддин Фәхреддинов.
Редакциядән. Газетаны типографиягә бастырырга әзерләгәндә, Мисыр хакимияте чакыруы буенча, Әямеддин белән әтисенең Египет күләмендәге ифтарга кунак булып киткәннәре билгеле булды. Бу Рамазанның соңгы тәравихына аның Түбән Камага кайту нияте бар икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: