Туган як

Тормышта иң хәерлесе сабырлык аша табыла

Изге рамазан айлары бездә олуг бер сыйфат - сабырлык тәрбияли. Сабырлык - кешедә була торган һәр күркәм әхлакның нигезе, һәр яман холыкка каршы корал булып тора. Кешенең эчендә утырган нәфесе-мине нәрсәнедер теләмәсә дә, нәфесне Аллаһы ризалыгы өчен йөгәнләү, буйсындыру сабырлык була. Бәхетнең нигезе Чыннан да, кешедә күп кенә изге сыйфатлар...

Изге рамазан айлары бездә олуг бер сыйфат - сабырлык тәрбияли. Сабырлык - кешедә була торган һәр күркәм әхлакның нигезе, һәр яман холыкка каршы корал булып тора. Кешенең эчендә утырган нәфесе-мине нәрсәнедер теләмәсә дә, нәфесне Аллаһы ризалыгы өчен йөгәнләү, буйсындыру сабырлык була.
Бәхетнең нигезе
Чыннан да, кешедә күп кенә изге сыйфатлар бар: юмартлык, шәфкатьлелек, тырышлык. Әмма, сабырлыгың булмаса, тырыш та, юмарт та була алмыйсың. Кешедә яман сыйфатлар да җитәрлек: саранлык, комсызлык, тәкәбберлек, көнчелек, тиз кызып китү… Монда да көнчелек утын сүндерергә дә, ачуны басарга да сабырлык даруы кирәк.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә туксанлап урында безне сабырлыкка өнди. Кайбер аятьләрдә чыдам, сабыр булырга әмер итә: «Раббыңның хөкеме килгәнче сабыр ит» («Тур», 48). «Күркәм сабырлык белән сабыр ит» («Мәгариҗ», 5).
Кайберләрендә: «Сабырсыз булма», дип кисәтә. Пәйгамбәребез кешеләрне хак юлга өндәгәндә, канатлары сынып, түземлеге бетә башлагач, Аллаһы аңа кайчандыр үз халкыннан качарга маташкан Юныс пәйгамбәрне исенә төшерә һәм: «Балык иясе кебек булма», ди («Каләм», 48).
Кайбер аятьләрдә кешенең дөнья һәм ахирәт бәхете сабырлыкка бәйле булуын әйтә: «Әй, иман китерүчеләр, сабыр итегез, сабыр булыгыз, сакта торыгыз һәм Аллаһының әмерләренә буйсыныгыз. Бәлки, шулвакыт, сез уңышка ирешерсез» («Әль Гыймран», 200).
Сабырлык ияләренә чиксез әҗер-саваплар вәгъдә итә: «Сабыр итүчеләр генә әҗер-савапларны хисапсыз алырлар» («Төркемнәр», 10). «Алар, сабыр иткәннәре өчен, икеләтә савап алырлар» («Кыйссалар», 54).
Сабырлык өч урында кирәк: Аллаһының әмерләрен үтәүдә, Аның тыйганнарыннан тыелуда һәм тәкъдир-язмышка килгән авырлыкларга сабыр итүдә.
Әмерен үтәү
Беренчесе. Аллаһының әмерләрен үтәүдә. Шиксез, Аллаһының әмерләрен үтәү (бигрәк тә, даим булганнарын!) кешедән сабырлык таләп итә. Мәсәлән: көн саен биш намазны укып бару өчен ныклы иман, сабырлык кирәк. Намазны кәефең булса да, булмаса да укыйсың. Сәламәт булсаң да, авырсаң да намаздан азат ителмисең. Пәйгамбәребез: «Басып укый алмаган, утырып укысын, утырып укый алмаган ятып укысын», дигән. Ләкин, укымасын димәгән. Кайвакыт, авырганда ашап та булмый, ләкин намазны барыбер укыйсың. Кыска эш көнендә дә өчне генә укып булмый. Ял, бәйрәм көннәрендә дә намаз вазыйфасы төшми. Кышын да, җәен эш вакытында да намаздан азат ителмисең. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә: «Гаиләңә намаз укырга боер. Үзең дә намазны саклауда сабыр бул», ди («Таһә», 132).
Пәйгамбәребездән: «Гамәлләрнең кайсысы хәерлерәк», дип сорагач, ул: «Вакытында укылган намаз», ди. «Аннан соң кайсысы», дип сорагач. Ул: «Ата-анага игелек кылу», ди.
Әлеге хәдискә Хәфиз ибн Хәҗәр шундый аңлатма бирә: «Биш намазны вакытында укып бару да, ата-анага игелек кылу да - көн саен кабатланып килә торган даими әмерләр. Аллаһының бу әмерләрен үтәп баруны - күңелен биргән, Раббысына тугры һәм сабыр булган бәндәләр генә башкара алырлар».
Аллаһы Тәгалә: «Әгәр әти-әниеңнең берсе, яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, аларга: «Уф», дип тә әйтмә», ди («Исраэ», 23). Әти-әни олыгайган саен, үзләре дә сабыйларга әйләнәләр. Күбрәк авырый, күбрәк көйләтә башлыйлар. Кайвакыт, аларга ашарга пешерергә, киемнәрен, урын-ятакларын юып торырга туры килә. Кайберләрен кулыңа күтәреп йомыш үтәргә дә алып барасы. Шулвакыт, сабырлыгың булмаса, авыздан «уф» дигән сүз дә чыгып очарга мөмкин, Аллаһы сакласын. Әти-әниләрнең дә безне үстергәндә арыган, хәлсезләнгән вакытлары аз булмагандыр, шулай да алар түзгәннәр. Шунысы сәер: бичара ана берүзе биш баласын тәрбияләп үстерә. Аннан шул биш бала олыгайган бер аналарын тәрбияли алмыйлар. Олыгайган әти-әниләренә кадер хөрмәт күрсәтүчеләрдән Раббым разый булсын. Үз балаларының да ихтирамын күрергә язсын.
Гыйбадәт кылу, гыйлем алу, кешеләрне изгелеккә өндәү кебек бар изгелекләр дә бездән сабырлык, сабырлык, сабырлык таләп итә.
Тыйганыннан тыелу
Икенчесе. Аллаһының хәрамнарыннан тыелуда. Хәрамнардан тыелганда да нәфеснең теләк-шәһватләре белән бәрелешәсең. Нәфес үзен чикләгәннәрен яратмый, аның нәрсә тели, шуны кыласы килә. Аңа җиңел мал кирәк, шуңа күрә ул базарда бәрәңге сатучыга: «Тизрәк һәм файдалырак итеп сатасың килсә, мине тыңла: эреләрен чиләкнең өстенә куй, ваклары аста калсын», ди. Ә пәйгамбәребез: «Кем безне алдый, ул бездән түгел», дигән. Хәләл кәсеп, бер тауны икенче тауга күчерүдән авыррактыр.
Кешене нәфесе - рәхәтләнеп күңел ач, хәмер-сыра эч, дөньяның рәхәтен татып кал, дип гөнаһка тарта. Күпме авырлыкларга да чыдый торган кешеләр, гөнаһлар каршында сына. «Михнәткә түзеп була, рәхәткә түзү авыр», дигәннәр. Мизгеллек ләззәт артыннан куып, кешеләр үзләренең тормышларын җимерәләр. Бу заманда күпме егет һәм хатын-кыз көнаралаш мәхәббәтләрен алыштырып торалар. Хәләл гаилә булып яшәргә ашыкмыйлар. Гаилә бит ул - җаваплылык, шуңа күрә күп кенә «современный» яшьләргә никах кирәкми, алар ирекле мәхәббәт, ирекле хисләр сайлыйлар. Кызларның - салкын кышларда «бәкегә төшеп» ирнең киемнәрен юасылары, егетләрнең өйдә хатынның «акыл өйрәтүләрен» тыңлап мәшәкатьләнәселәре килми.
Сынаулар килсә...
Өченчесе. Тормышта килгән сынаулар, башка төшкән кайгылар каршында да сынмау өчен сабырлык кирәк. Язмыш җилләре безгә һәрвакыт сынаулар алып килә. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Һичшиксез ,сезне сыныйбыз: бераз куркынычлык белән, ачлык белән, малларыгызны киметеп, саулыкларыгызны какшатып, якыннарыгызны алып, җимешләрегезне азайтып». Кешегә сынаулар төрле яктан килә, әмма аятьнең ахырында Раббыбыз аларга каршы тора торган көч турында: «Сабыр итүчеләрне сөендер», дип әйтә («Сыер», 155).
Әлбәттә, кешегә Аллаһыдан нигъмәт килгәндә, бигрәкләр рәхәт. Менә гаиләле булдың, әти-әни булдың. «Тимер ат»ыңны яңарттың, квартирыңны зурайттың. Җилкәңә тагын бер «йолдыз» өстәделәр. Еш кына, сөенечкә шөкер итәргә дә онытабыз. Ләкин, Аллаһы нәрсәнедер кире алса, кешенең ул нигъмәтне кире бирәсе килми. Ә бит Аллаһы биргәндә дә Үзенекен бирә, алганда да Үзенекен ала. Аллаһы бер әйбереңне алып, алмашка сабырлык нигъмәтен бирсә, ул сабырлыкның син югалткан нигъмәттән дә затлырак булуы мөмкин. Гомәр ибн Габделгазиз: «Әгәр Аллаһы бер кешегә нигъмәт биреп, аннан ул нигъмәтне кире алса, әмма аның урынына сабырлык нигъмәтен бирсә, сабырлык нигъмәте алынган нигъмәтеннән хәерлерәк булачак», дигән һәм Аллаһының аятен укыган: «Сабыр итүчеләр генә чиксез әҗер-савапларга ирешерләр» («Төркемнәр»,10 аять).
Еш кына, кешегә авыру килсә, аның күңеле төшә. Авырганда, сәламәт вакыттагы кебек, күп изгелекләр дә кылып булмый. Үзем дә, кайвакыт салкын тиеп, бер-ике көн өйдә авырып ятсам, күпме эшем каладыр кебек тоела, ирексездән: «их, сәламәт булсам, шуны-шуны эшләр идем», дип куям. Иман иясе һәр эшен Раббысы ризалыгын алыйм дип кыла. Ә Аллаһының ризалыгы синең өчен кайда? Сәламәт булып күп изгелек кылуыңдамы? Әллә килгән сынауга сабыр итүеңдәме? Анысын Аллаһы гына белә. Пәйгамбәребез: «Әгәр Аллаһы бер бәндәсенә дәрәҗә билгеләп, кеше ул дәрәҗәгә изгелекләре аша ирешә алмаса (дәрәҗәсе бик югары булып), Аллаһы аңа сынау җибәрә: сәламәтлегендә, малында яки баласында. Соңыннан аңа сабырлык бирә, бәндә шул сабырлыгы аша Аллаһы куйган дәрәҗәгә ирешә» (Әбү Даут). Сабырлык гыйбадәте аша кеше, башка күп кенә изгелекләре аша да ирешә алмаган үрләрне яулый.
Шунысын да онытырга ярамый, кешенең хәрам-гөнаһлардан сабыр итә алмавы, нәфесен тыярга көч тапмавы, аны күп кенә бәла-казаларга сабыр кылырга мәҗбүр итә. Аллаһы Тәгалә: «Сезгә килгән бәла-каза - үз кулыгыз белән кәсеп иткәнегезнең нәтиҗәсе», ди («Шура», 30). Гөнаһ кылу сәбәпле, кеше тормышының бәракәте китә, ризыгы киселә, байлыгының куанычы бетә, гаиләсендә күптөрле мәшәкатьләр килеп чыга. Хәдистә килгәнчә: «Әгәр бер җирлектә яшәүче языклы бәндә үлсә, ул тирәдәге бар хайваннар, кошлар, агач һәм үсемлекләр куанышалар. Чөнки аның сәбәпле яңгырлар яумый, ризык килми».
Үз хакың кадерле
«Сабырлыкның төбе - сары алтын», дигән борынгылар. Алтын - кыйммәтле нәрсә, әмма ул юл өстендә аунап ятмый. Аны табу өчен бик күп туфрак казырга, күп тырышырга, өметсезлеккә бирелмәскә һәм, әлбәттә, сабыр итәргә кирәк.
Тормышта безгә еш кына сабырлык җитми: гыйбадәт кылуда, эштә, кешеләр белән эшләүдә, гаиләдә, бала үстерүдә, ир белән хатын арасында…
Һәркем юрганны үзенә тартырга тырыша, һәрберсенә үз хакы кадерле. Әйтик, көндәлек тормышта, еш кына, син «төп юл»дан барсаң да, каршыңа берәрсе килеп чыга, ә синең нәфесеңнең аңа юл куясы килми. Әмма икенең берсен сайлыйсың: яки юлыңны дәвам итәсең һәм, әгәр исән калсаң, ГАИ хезмәткәре, сине хаклы дип, беркетмә төзиячәк. Яки, авыр булса да, хакыңны аңа биреп, үткәреп җибәрәсең, һәм исән-имин юлыңны дәвам итәсең.
Мин-минлегебезгә караганда, сабырлыгыбыз күбрәк булса, юл һәлакәтләре кимер иде. Гаиләләр дә азрак таркалыр иде. Тормышлар да күпкә яхшырак булыр иде.
Сабырлык - зур байлык, әлеге байлык арткан саен, кешенең бәхете дә, куанычлары да арта гына, инша Аллаһ. Күпме михнәт кичергән, утны-суны үткән сәхабә Гомәр ибн Хаттаб: «Тормышыбызның иң хәерлесен сабырлык аша таптык», дигән.
Йә, Раббым, безне Үз ярдәмеңнән ташлама, безгә күтәрә алмаслык сынаулар бирмә.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: