Туган як

Әткәң-әнкәң телен беләсеңме

«Туган тел», «Ана теле»... Карагызчы, борынгы ата-бабайларыбыз халкыбызның асыл мирасы булган татар телебезне ничек олылаганнар, хөрмәтләп атаганнар. Ә хәзерге яшьләрнең, шул исәптән мөселманнарның да үз туган телләренә мөнәсәбәте ничек соң? Һәм, гомумән, динебез ислам төрле милләттән булган мөселманнарның туган телләренә нинди карашта? Ташлык авылы мәчете имамы Габделкәрим Моратов белән уздырган...

«Туган тел», «Ана теле»... Карагызчы, борынгы ата-бабайларыбыз халкыбызның асыл мирасы булган татар телебезне ничек олылаганнар, хөрмәтләп атаганнар. Ә хәзерге яшьләрнең, шул исәптән мөселманнарның да үз туган телләренә мөнәсәбәте ничек соң? Һәм, гомумән, динебез ислам төрле милләттән булган мөселманнарның туган телләренә нинди карашта? Ташлык авылы мәчете имамы Габделкәрим Моратов белән уздырган әңгәмәдә шул сорауларга җавап табарсыз.
- Кайчандыр Габдулла Тукай татар теле турында «әткәм-әнкәмнең теле» дип язган иде. Бүгенге заман әти-әниләренең теле нинди?
- Кызганыч, бүгенге балаларның күбесе «әткәм-әнкәмнең теле» дигән гыйбарәне ишеткәндә, күз алдына рус телен генә китерә ала. Карасак, бик куркыныч бер хәл - 25-35 һәм, хәтта 40 яшьлекләр дә татарча белмиләр, аңласалар да, сөйләшмиләр, юкса аларның үз ата-аналары татарча белә дә, аралаша да. Димәк, ничә йөз, мең ел яшәгән телне үтерүчеләр - нәкъ шушы буын булып чыга. Алар үзләренең балаларына гасырлардан килгән олы мирасыбызны - туган телебезне биреп калдырырга сәләтле түгел.
- Димәк, төп гаеп ата-анада?
- Татар телендә аралашу даирәсе, гомумән, бик тар, кайчак балалар өчен ул бер яки ике кеше белән генә чикләнеп кала. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә татар теле яңгырый, башка дәресләр рус телендә бара, балаларның үзара сөйләшүләрендә дә күбрәк рус теле өстенлек итә. Өйгә кайткач кына әти-әни, әби-бабай кебек берничә кеше белән татарча аралашкан балада ничек итеп татар теле үсеш алсын? Ә өйдә дә бала белән рус телендә аралашсалар? Ул телне бөтенләй белмәячәк, милли үзаң, хисләр, анда тәрбияләнмәячәк. Димәк, аң үсеше, белем формалашуы, фикер йөртү сәләтенең үсүе - болар бөтенесе дә рус телендә генә бара. Белем йортында татар баласы өчен төп тел рус теле булганда, гаиләне генә гаепләп булмый. Тел өйрәнү чыганакларының тагын бер һәм әйтергә кирәк, хәзерге заманда иң зурысы - телевизор. Балалар өчен мавыктыргыч, кызык рус телле каналлар бик күп. Татар телендә аерым канал түгел, балаларны җәлеп итәрдәй тапшырулар да юк диярлек. Юкса, шул ук мультфильмнар, күңелле тапшырулар аша телнең гыйбарәләрен, төзелешен, сүз байлыгын бирергә булыр иде.
- Ислам дине телгә игътибар итми, мәчетләр дә рус теленә күчеп бара дигән фикерләр хәзер киң таралган. Бу ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?
- Аллаһы Тәгалә үз әмерләрен ирештерү өчен, гарәп телен сайлады һәм пәйгамбәрне гарәпләрдән кылды. Аллаһы Тәгаләнең бу сайлавын без ихтирам белән кабул итәргә тиешбез, дип уйлыйм. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә һәр милләткә аерым тел бирде. Коръәндә бу төрлелек хәтта «могҗиза» дип атала, ягъни Аллаһының кодрәтен исбатлаучы бер күренеш. «Җир вә күкләрнең төзелеше, телләрегез вә төсләрегезнең төрлечә булуы - Аллаһының аятьләреннән, әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр» (Рум, 22). Бу аятьне тәфсир итүче Ибн Кәсир (1301-1373) хәзрәтләре болай ди: «Болары - гарәп телле, ә болары - татар, аларның теле башка; болары - грузин, ә болары - румиләр. Франклар, берберлар, эфиоп-лар, һиндиләр, сәкалибләр, хәзәрләр, әрмәннәр, күрдиләр һәм башка, Аллаһы Үзе генә белә торган төрле тел ияләре бар». Аятьтән аңлашылганча, исламның максаты телләрне, милләтләрне бетерү түгел икән, бәлки, киресенчә, аларның төрлелеге Аллаһының бөек Барлыкка китерүче икәнен исбатлап тора.
Хәтта элек Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләрне аерым-аерым милләтләргә җибәргәндә, шул милләтнең телен белүче пәйгамбәрләр генә җибәрә торган була: «Без һәр пәйгамбәрне, Аллаһы хөкемнәрен аңлату өчен, үз халкы телендә сөйләшүче итеп җибәрдек!» (Ибраһим, 4). Шулай ук, тел ул - мөселманның үзенчәлеген күрсәтүче төп билгеләрнең берсе, чөнки мөселман башка милләтләр арасында эреп югалып бетәргә тиеш түгел. Милләтебез горурлыгы булган Мәрҗани хәзрәт, зур галим буларак, бу өлкәдә безгә үрнәк булып тора. «Русча уку кирәк. Фәкать аларның тел, йолалар вә гадәтләрен үзләштерүдән, үзара русча сөйләшүдән һәм сүз арасына русча катыштырудан сакланырга, мөмкин кадәр үз телеңне сакларга тырышырга кирәк», ди ул. Рус сүзен кушып сөйләүчегә бик ачуы чыга торган булган: «Мин рус түгел, миңа татарча гына сөйләгез!» Васыятендә дә: «Үлсәм, каберемә бер таш яздырып куй һәм рус сүзе, рус елы куелмасын», дигән.
- Тел саклау чараларына, әдәбиятка исламның карашы?
- Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вәс-сәлләмнең өч шагыйре бар иде. Шулай булгач, ничек инде ислам әдәбиятка каршы булсын, ди? Ләкин аның җисеме исеменә туры килергә тиеш. Исеменнән күренгәнчә, әдәбият әдәпкә өйрәтә. Әгәр китап бозыклыкка чакыра, әшәкелеккә өйрәтә икән, димәк, үз максатына җавап бирми. Кызганыч, ислам турында камил, дөрес татар телендә язылган балалар китаплары бик аз. Андый китаплар ислам динен дә өйрәтерләр иде, тел өйрәтүгә дә үз өлешләрен кертерләр иде.
Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ язып алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: