Туган як

Теләгең нинди...

Бер чүл гарәбенең ике хатыны булган, икесе дә шагыйрә икән. Ул хатыннарның берсе - ир бала, ә икенчесе кыз бала тапкан. Малайның әнисе, улын биетә-биетә, шигырьгә салып болай әйтә икән: «Шөкер, Раббым мине хөрмәтләде, кыз бала бирмәде, ә угыл бирде!» Кыз баланың әнисе иренә шикаять белдергән: «бу хатының мине кимсетә,...

Бер чүл гарәбенең ике хатыны булган, икесе дә шагыйрә икән. Ул хатыннарның берсе - ир бала, ә икенчесе кыз бала тапкан. Малайның әнисе, улын биетә-биетә, шигырьгә салып болай әйтә икән: «Шөкер, Раббым мине хөрмәтләде, кыз бала бирмәде, ә угыл бирде!»
Кыз баланың әнисе иренә шикаять белдергән: «бу хатының мине кимсетә, бер-бер чара күр». Ире: «Син дә сүзләренә берәр сүз белән җавап кайтар, мин нәрсә эшли алам», дигән.
Шуннан соң, кызның әнисе дә уйлап-уйлап торган да, шигырь чыгарган: «Кыз булсаң соң, ни булган?! Чәчләремне юарсың, үземне дә карарсың, ә үсеп җитү белән, Мәрванга я Мугавиягә кияүгә дә чыгарсың!»
Һәм шул сүзләрне әйтеп, ул хатын да үзенең нәни кызчыгын сөя торган булган. Аның бу шигъри калыпка салынган теләк-сүзләре кешеләр арасында тарала. Берзаман, кыз үсеп буйга җитә. Ә теге шигырь-теләктәге Мәрван җитәкче була. Ананың хыялы тормышка аша - кызны димләргә, Мәрван яучы җибәрә, йөз мең дирһәм мәһер бирә.
Мугавия, моны ишеткәч, әйткән диләр: «Мәрван өйләнмәгән булса, үзем бу кызга өйләнгән булыр идем», дип һәм туй бүләге итеп аларга ике йөз мең дирһәм җибәрә.
 
Укырга чакырабыз
Мәчетләргә һәм «Ихлас»ка
Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) әйткән: «Мәчеткә укыр өчен яки укытыр өчен барган кеше камил хаҗ кылган хаҗи савабын алыр» (Тәбарани, сахих).
1 октябрьдән шәһәребезнең үзәк һәм 3нче мәхәллә (Гагарин урамында) мәчетләрендә «Ислам дине нигезләре» курслары башлана. Дин белән якыннан танышырга теләгән һәр кеше, үзенә уңайлы булган иртәнге яисә кичке вакытта укырга йөрү өчен языла ала. Балалар өчен дәресләр якшәмбеләрдә үткәрелә. Укулар татар һәм рус телендә алып барыла. 30 сентябрьдә кичке сәгать алтыда оештыру җыелышы була.
Тулырак мәгълүматны 8-987-293-04-63 телефоны аша белә аласыз.
Рәхим итегез!
Мәчетнең укыту бүлеге.
***
Хөрмәтле ата-аналар!
Балаларыгызны Коръән Кәрим өйрәнергә китерегез! 1октябрьдән «Ихлас» үзәгендә (адресы: Октябрьнең 50 еллыгы, 3а йорт) мәктәп яшендәге балалар өчен Коръән өйрәнү түгәрәге оештырыла.
Укулар атнасына ике мәртәбә: малайлар өчен - дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедә, ә кызлар өчен - сишәмбе һәм җомгада. Дәрес вакытлары: 15.00 - 17.30 сәгатьтә.
Игътибар! 28 сентябрьдә кичке сәгать алтыда «Ихлас» үзәгендә ата-аналар өчен оештыру җыелышы була.
Белешмәләр өчен тел.: 8-927-434-69-96, 8-987-293-04-63 (Габделкәрим хәзрәт).
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: