Туган як

Тату гаилә –дәүләт нигезе

Күптән түгел «Эшлекле дүшәм-бе» киңәшмәсендә Түбән Камада һәр яшь ике гаиләнең берсе таркалып, бу елда 1929 пар язылышкан булса, инде 1023енең аерылышып беткәне турында әйтелде. Бу мәсьәләдә без - Татарстан районнарында иң беренчеләрдән. Кешелек матди тормышка баш-аяк чумган саен, күңелләрдән рухи кыйммәтләр югала бара. Күпчелекнең кайгысы - ничек дөньяны арттырырга,...

Күптән түгел «Эшлекле дүшәм-бе» киңәшмәсендә Түбән Камада һәр яшь ике гаиләнең берсе таркалып, бу елда 1929 пар язылышкан булса, инде 1023енең аерылышып беткәне турында әйтелде. Бу мәсьәләдә без - Татарстан районнарында иң беренчеләрдән.

Кешелек матди тормышка баш-аяк чумган саен, күңелләрдән рухи кыйммәтләр югала бара. Күпчелекнең кайгысы - ничек дөньяны арттырырга, кайдан нәрсә эләктерергә? Бөтен дөньяның акчасын кесәңә салсаң да, кичен үз өеңә кайтуга сине яратучы хатының елмаеп тормаса, балаларың йөгерешеп чыкмаса, ул акча куаныч урынына хәсрәт кенә китермәсме?

Ә гаилә хәлләре илдә, чыннан да, мөшкел. ЗАГС идарәсенең рәсми сайтындагы саннар куандырмый. Узган 2014 елда Пенза өлкәсендә төзелгән һәр 1000 гаиләнең - 655е, Кировта - 646сы, Сарытауда - 623е, Ырынбурда 603е аерылган. Шөкер, Татарстан алдынгылар сафында түгел, бездә һәр 1000 гаиләнең 464е генә таркалган. Ленинград һәм Магадан өлкәләрендә аерылу очраклары -
75,2, Чукоткада 74,8 процентка җиткән. Күз алдына китереп булмый: ничек инде яңа корылган һәр ун гаиләнең 7- 8е таркала? Ашарыбызга, кияребезгә юкмы? Зарланырга яратсак та, соңгы 100-200 елда илебез халкының мондый мул тормышны күргәне булмады. Бабайлар төпсез киндер ыштан киеп үссәләр, бүген бала белән кунакка барыйм дисәң, аналарының башларына кайгы төшә: кайсын кидертергә? Мәҗлесләрдә 30-40 ир җыелышып ике сәгать ашыйбыз, табында ризык бетү түгел, хәтта кимеми дә. Күп никахларда яшьләргә әти-әниләре квартир, машина бүләк итәләр...

Илдә халыкның акча ягы иң такыр булган Кавказ төбәкләрендә саннар бөтенләй башка: Дагыстанда - 25,1, Ингушларда - 18,2, Чәчәндә, фәкать, 14,2 процент гаиләләр генә таркала. Әллә чәчән халкы сугыштан соң имин тормышның кадерен беләме, әллә Рамзан барысына да йодрык күрсәтеп торамы? Анда елдан-ел талак саннары кимүгә бара.

Шуңа күрә, безнең: «Ничек гаиләләр таркалмасын?! Яшьләргә эше юк, акчасын түләмиләр. Квартир да бирмиләр», дигән сылтау гына талаклар санын акламый. Күп яшьләребез әзергә өйрәнеп килә. Күп егетләргә аз эшләп, акчасын күбрәк ала торган һөнәр кирәк. Кызлар кияүгә чыкканда егетнең матур тимер «аты» да, яхшы йорты да булсын. Минем бабай сугыштан кайткач, әбиемнең кулын сораган, алар никахлашып әтиләренең мунчасында яши башлаганнар. «Бөтен акчамны җыеп бер самавыр алып кайттым. Әбиең күмер салып кабызып җибәрде, кара-каршы утырып чәй эчтек. Шул чәйнең тәме 60 ел авызымда саклана», дип сөйли иде бабай.

Бүген җәмгыять, дәүләт, күп көчен гаилә кыйммәтен арттыруга, гаилә тәрбиясенә багышларга тиеш. Мәгариф, тәрбия оешмалары, мәчетләр, чиркәүләр - барыбыз да бу эштә берләшмәсәк, моны уртак максатыбыз итеп күрмәсәк, җиңә алмаячакбыз. Мәктәп программаларында балаларга чит телләр, оста итеп акча санарга өйрәтү белән бергә (алары да мөһим), гаилә тормышы, миһербанлылык кебек сыйфатлар да игътибарга алынса иде. Тиздән, кешелектә Адәм белән Һавадан килгән олуг мирас - гаилә, никах төшенчәсе бөтенләй юкка чыгарга яки башка рәвешкә килергә мөмкин. Татар әниләренә улларының башка милләт яки дин кызы алып кайтуы өчен кайгырып түгел, берәр егет ияртеп кайтмаса ярый инде, дип теләп утырырга язмасын.

Риза хәзрәтләре моннан 100 ел элек шундый сүзләр язган: «Әгәр бер дәүләтнең икътисады (экономикасы), хәрби мәсьәләләре (оборонасы) төзелеп тә, аның гаилә кагыйдәләре тәртипкә салынмаса, ул дәүләт үзенең язмыш китабының соңгы битен ачты».

Йосыф ДӘҮЛӘТШИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: