Туган як

Татарны белгәннәрме?

Татарларның чит мәмләкәтләрдә яшәүчеләр белән ныклы багланышы Казан ханлыгы басып алынып, үз дәүләтчелегебезне югалткач өзелә. Ә шулай да татар укымышлыларын чит илләрдә белгәннәрме? Белсәләр, аларны ничек бәяләгәннәр? Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете мөгаллиме Фатих ХӘБИБ белән бүгенге сөйләшүебез шул хакта. - Әле Болгар чорында ук Азия илләре белән аралашканнар, Әбү...

Татарларның чит мәмләкәтләрдә яшәүчеләр белән ныклы багланышы Казан ханлыгы басып алынып, үз дәүләтчелегебезне югалткач өзелә. Ә шулай да татар укымышлыларын чит илләрдә белгәннәрме? Белсәләр, аларны ничек бәяләгәннәр? Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете мөгаллиме Фатих ХӘБИБ белән бүгенге сөйләшүебез шул хакта.
- Әле Болгар чорында ук Азия илләре белән аралашканнар, Әбү Хәнифә мәзһәбе дә шул яктан кергән. Хәлифәттән ярдәм сорап Багдадка илчеләр җибәрү ислам динен кабул иткәнче үк була. Табигый, Казан ханлыгы бетерелгәч, татарларның башка ил мөселманнары белән рәсми бәйләнеше туктала. Шулай ук, бабайларыбыз күп еллар китап, газет-журнал бастырудан, укудан мәхрүм ителәләр. Газета бастыруга гына да йөз ел дәвамында рөхсәт ала алмыйлар. Шуңа күрә гарәп илләрендә, Төркиядә газета-журналлар басыла башлап, аларны алдырту мөмкин булуга ук, татар зыялылары матбугат аша дин кардәшләре белән дә аралашалар, гыйлем-мәгърифәт өлкәсендә дә алардан файдаланалар. Бу хәл, әлбәттә, үзләре газет-журналлар бастыра башлагач та дәвам итә.
- Татарлар чит илләрдә чыккан газет-журналларны да алдырганмы?
- Төркиядә, гарәп илләрендә чыккан газет-журналлар Россиягә дә килеп ирешкән. XX гасыр башында Мисырда чыккан «әл-Манар» журналын мисал итеп китерергә була. Аны, мөселман җәмәгатьчелегенең халәтен үзгәртү максаты белән, мисырлы галиме Мөхәммәд Рәшид Риза чыгара башлый һәм ул бөтен мөселман илләрендә хуплап каршы алына. «Әл-Мәнар» журналын Россиядә дә даими алдыручылар булган, мәсәлән Нәҗиб Түнтәри, Риза казый. Хәтта, Россия әбүнәчеләре турында журналның нашире һәм мөхәррире Рәшид Риза бик кызык бер мәгълүмат китерә: ул, бөтен әбүнәчеләр арасында иң ышанычлы, иң төгәл әбүнәчеләр Россия мөселманнары дип, безне мактап яза.
- Ризаэддин Фәхреддин үзе дә Оренбургта «Шура» журналы мөхәррире булган бит.
- Мөхәррир генә түгел, ә Рәшид Ризаның бик яхшы танышы да була ул. Хәтта, кайбер татарлар Рәшид Ризаның китапларын тәрҗемә итәр өчен авторлык хокукларын сорап язгач, ул тәрҗемәче сайлау эшен Риза казыйга күчерә: «Мин, «әл-Мәнар» нәшриятының китаплары дөрес һәм бозмыйча тәрҗемә ителүе тиеш булганга, тәрҗемә өчен рөхсәт таләп иткән кемсәләрнең дөрес тәрҗемә итүгә кодрәтләре миңа мәгълүм булмаганга боларга җавап бирми тордым. Хәзер «Вакыт» аркылы әлеге әсәрләрне тәрҗемәгә рөхсәт бирүне «Шура» мәҗәлләсе мөдир мөхтәрәме, дустыбыз Ризаэддин әфәндегә күчерүне игълан итәмен. Тәрҗемә итмәк эстәгән кемсәләр Ризаэддин әфәндегә мөрәҗәгать итеп, рөхсәт алырлар».
- Матбугат Бөтендөнья мөселман-нарының аралашу чарасы булган, димәк.
- Гаҗәп тоелса да, шулай булган. Хәтта Россиядә ачлык елларының берсендә, Закир Кадири шул хакта Мисырда чыккан «әл-Лива» газетасына яза һәм газета укучылары иганә җыялар. Газета редакторы Камил Фәһми акчаны «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатих Кәримигә җибәрә, һәм бөтен иганәчеләрнең исемнәре шунда языла. Барысы 3877 сум акча җыелган була. Шул ук «Вакыт» редакциясенә Персия галиме Һибәдетдин әш-Шәһристани татар галимнәренә үз китабының берничә нөсхәсен бүләк итеп җибәрә һәм һәрберсенең өстенә кемгә икәнлеген яза. Димәк, Россия галимнәре белән санлашканнар, алар белән гыйльми аралашу барган. Ул китап бүләк ителгән кешеләр арасында Галимҗан Ибраһимов та бар.
- Ә чит ил матбугатында Россия мөселманнарының хәлләре ничек яктыртыла?
- Интернетта мин «Мөхәммәдия мәдрә-сәсе» дигән гыйбарәгә тап булдым. Укып карасам, Казан шәһәренең «Мөхәммәдия»се турында икән. Безнең атаклы мәдрәсәбез турында «әл-Манар» журналы язган булган. Гомумән, Рәшид Ризаның татарларга мөнәсәбәте бик яхшы булган. Мәсәлән, 1912 елда Һиндстанда уздырылган мөселман конференциясендә сөйләгән нотыгында Россия мөселманнарының хәлләрен яктырта һәм аны журналда да бастыра: «Безнең кардәшләребез, татар мөселманнары Россиядә уяулар, аларда уку-укыту эшләрендә искә алырдай һәм рәхмәткә лаеклы булган күтәрелеш күзәтелә. Ләкин аларның хөкүмәтләре укытучыларны эзәрлекли - я сөреп, я утыртып, укыткан өчен җәза бирә. Зур галим, бөек шәех, изге Галимҗан [Баруди] өч ел элек ватаныннан куылган хәлдә, бездә Египетта иде, үзенең Казандагы мәшһүр мәдрәсәсендә мөселманнарны укыткан, аларны уяткан өчен. Ике зыялы туган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар Буби авылында мәдрәсә ачканнар, булдыра алганча тырышлык куйганнар иде. Инде урыс хөкүмәте аларны узган кыш кулга алды, әле дә суд көтәләр. Петербургта чыгучы «Новое время» газетасы урыс хөкүмәтен татарларга Төркестанга барып андагы мөселманнарны укытудан тыярга чакыра. Европа дәүләте астында яшәгән һәм сезгә иң якын булган мөселманнарның хәлен күрсәттем. Мәгриб илләрендә мөселманнарның хәлләре тагы да авыррак, чөнки Франциянең басымы тагы да катырак. Әле татар мөселманнары, хөкүмәтләре кысса да, укыту-тәрбия эшләрендә җитдилек күрсәтәләр. Алар Египетка, Сүриягә, Хиҗазга үз яшьләрен җибәреп, аларны укыталар, кайтып укытучы булсын өчен тырышалар». Әлбәттә, татарларга шундый югары бәя бирүгә -
бабайларыбызның Россия эчендә яшәп тә, дин тотудагы тырышлыклары, гыйлем-мәгърифәткә ия булулары, дөнья мөселманнары белән аралашулары сәбәп булып тора.
- Бу нотыгында ул Барудины да искә ала, аны да белгән, димәк.
- Галимҗан хәзрәт Барудины чит ил зыялылары беләләр. Ул 1908 елда патша хөкүмәте тарафыннан панисламизмда гаепләнеп, берничә иптәше белән Казаннан куыла. Күпмедер вакыт Вологдада яши, соңыннан чит илгә чыгып китәргә рөхсәт ала. Ул Мисыр, Лүбнән, Шам, Хиҗаз илләрендә була, әле Мәккәгә барып хаҗ да кыла. Мәсәлән, «Вакыт» газетасының шундагы корреспонденты Барудиның Мәккәдә торуы турында болай язып җибәрә: «Галимҗан хәзрәт бу арада сәламәт. Мәккәгә килгәч, җиңел генә бизгәк авыруы уздырды. Мәүлид шәриф узганчы монда калып, соңра Бәйрут аркылы Мәдинәгә китәчәк. Вә янә Шамга кайтып, бераз анда калачактыр. Монда олуглар арасында Галимҗан хәзрәткә ригая вә хөрмәт күрсәтәләр».
- «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе нинди вакыйга уңаеннан искә алынган соң?
- 1906 елда мәдрәсәдән 86 шәкертне куалар. Шул шәкертләр, яклау эзләп, «укыту программаларын төзәтүләрен сорадык, ә безне мәдрәсәдән кудылар», дип «әл-Мәнар» журналына шикаять хаты язалар. Менә нинди абруйга ия була Рәшид Риза Россиядә. Ләкин эш аның белән генә тукталмый, мәдрәсә мөгаллиме Әхмәтҗан Мостафин «әл-Мәнар»га җавап юллый һәм шикаятьнең урынсыз икәнен яза.
- Совет чорында бу багланышлар тукталгандыр?
- Ул чорда бөтен багланышлар дә туктала. Соңгы мәртәбә 1926 елда СССР вәкилләре Бөтендөнья мөселманнар корылтаена барып кайталар. Анда да, әйтергә кирәк, Россия мөселманнарының дәрәҗәсе зур була - СССР мөфтие Ризаэддин хәзрәтне корылтайның икенче вице-президенты итеп сайлыйлар. Шуннан соң, «әл-Мәнар» язуынча, хаҗда Россия мөселманнары башка күренми.
Әңгәмәне Фирая МОРАТОВА
язып алды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: