Туган як

Сынык күңелләрнең хәтерләрен табар көн

Йөз ел элек Исламияттә булган иң саф вә иң хөрмәтле рамазан рузәсенең гаете барча мөселманнарга котлы-мөбарәк булсын. Кат-кат авырлык эчендә үтәлеп тәмам булган рузәнең ошбу мөкаддәс бәйрәме һәркем өчен күңел тынычлыгы, һәркем өчен өчен юаныч, һәркем өчен ярдәмләшүгә хезмәт итсен. Хөрмәтле мөселманнар! Ошбу хөрмәтле гает мөнәсәбәте белән сезгә берничә сүз...

Йөз ел элек
Исламияттә булган иң саф вә иң хөрмәтле рамазан рузәсенең гаете барча мөселманнарга котлы-мөбарәк булсын. Кат-кат авырлык эчендә үтәлеп тәмам булган рузәнең ошбу мөкаддәс бәйрәме һәркем өчен күңел тынычлыгы, һәркем өчен өчен юаныч, һәркем өчен ярдәмләшүгә хезмәт итсен.
Хөрмәтле мөселманнар!
Ошбу хөрмәтле гает мөнәсәбәте белән сезгә берничә сүз әйтергә телим. Шаять ки, ата-бабайларыбыздан калган «Карама минем үземә, кара минем әйткән сүземә» дигән гыйбарә буенча, сез минем үзем белән булышмазсыз. Ошбу гает мөбарәк мең дә өч йөздә утыз елдан бирле ел саен бер кайта килгән. Гыйбадәтләр, зикер вә тәсбихлар кебек мөкаддәс эшләр мең ел гына түгел, ун мең ел, йөз мең ел, бәлки мәңгегә бертөрле, үзгәрми дәвам итә торган булсалар да, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтләре, әлбәттә, вакыт вә әхвалнең таләбенә туры килергә тиешледер.
Һәркемгә бик гүзәл мәгълүмдер ки, борынгы заманда да ярдәмләшү юллары һаман да бер карарда, бер рәвештә калмаган. Ошбу заманыбызда исә хәлләр тагы бик нык үзгәргәнлектән, ярдәмләшү юллары да шул хәлләргә җавап бирергә тиешледер. Быел исә рузә вә гает нинди вакытка туры килде? Быел рузә вә гаетнең нинди вакытка килгәнен тагы бер искә төшерергә ни хаҗәт? Рузә көннең иң озын вә иң эссе вакытына вә шуның өстенә печән вә урак өсләренә килде. Ни исә дә, бихәмдилләһ, шәриф рамазан ае үтте, мөбарәк гает көне җитте. Бу гает көнендә мөселман үзенең күңелен Аллаһы теләгәнчә киң итә аламы, фәкыйрьгә-байга, яхшы-яманга, тәкъвага-гөнаһлыга бертөрле күз белән карый аламы, хәкимнәрнең «Син байлыгың белән бөтен дөньяга ярдәм итә алмассың, мәгәр якты йөзең вә ак күңелең белән бөтен дөньяны хөрмәтлә» дигән сүзләрен ригая итә аламы? Мөселманнарга бер нәрсәдән куркырга кирәк: үзләренең бөтен гамәлләрен дөрес күреп, үзләренең барча фигыльләрен кабул күреп, үзләренең гайбәт вә башкалар турында начар уйлау кебек хәлләрен дә дөрес күрүдән. Хәлбуки, бөтен гасырларда, бөтен урыннарда адәм балалары үзләре турында артык яхшы фикердә булу белән, үзләренең яхшы вә яманнарын дөресләү белән һәлак була килгәннәр. Сүзнең кыскасы, әһле ислам тәкъва булу белән бергә илаһи әмерләрне җиренә җиткерү белән бергә, киң күңелле, бөек табигатьле, өстен һиммәтле дә булсалар иде. Аның өчен ки Аллаһы үзенең бәндәләренең бөтен әхвалләрен белә торып, бәндәләренең бөтен әхвалләрендә теләсә нинди эш йөртергә кодрәтле була торып, бер көннең эчендә, бәлки бер сәгатьнең эчендә бөтен дөньяны бертөсле итәргә көче җитә торып та, алай итми бит. Аллаһы үзенең мәхлукларына мәрхәмәтен җәя, Аллаһы бөтен эшләргә түзә!
Шулай булса, хикмәт илаһия бәндәләрнең төрлечә булуларын теләсә, рәхмәтле Аллаһы һәртөрле бәндәләренә бертөрле карый торган булса, үзенең гамәле аерылмаган, сыйраты кичелмәгән, үзенең ничек үләсе мәгълүм булмаган бер зәгыйфь бәндәгә ничек башкаларга нәфрәт белән карамак кирәк; башкаларны - харап, үзен котылу әһеленнән дип, ничек хөкем йөртмәк кирәк?!
Әйе, җәмәгать мөслимин! Әле беребез дә ахыр сулудагы иманны кулыбызга тотып китмәгәнбез. Беребез дә гамәл дәфтәрләребезнең ихластан кылган изге гамәлләр белән тулганын күрмәгәнбез. Беребез дә сыйрат күперенә басмаганбыз, беребез дә «әсхаб әл-йәмин»(уң тараф кешеләр) эчендә үзебезне күрмәгәнбез. Беребез дә оҗмахның ишеген ачып кермәгәнбез. Бу эшләр кемгә мөйәссәр булачак, кемгә мөйәссәр булмаячак - моны хәзердән берәү дә әйтә алмас. Кайсыбызны гына тотсак та, курку белән өмет арасыннан үтмәгәнбез. Менә шуның өчен гамәл вә тәкъвалык тигентен барчабыз да үз хәлебез белән мәшгуль булсак, кешегә кырын карау, кешегә оҗмахны кызгану, кешегә тәмуг ишеген ачуның ярамаганын вә бәлки бу эшнең мөмкин түгеллеген хәтердә тотсак, газиз гомерләребезне кеше тикшерүдә, кеше гайбәтен җыюда, әһле ислам арасына таркаулык төшерә торган мөгамәлә кылуда үткәрмәс идек.
Ни исә, без мөселманнарның тәгълимат диниягә вә әхлакка муафыйк хәрәкәттә булуларын ошбу газиз гает көнендә теләп, тугры юлда булуларын телибез. Моның үзенә шуны да телгә алырга тиешсенәбез ки, ошбу гает мөбарәк бигрәк мөһим вакытта, халыкның иганә вә ярдәмгә бигрәк мохтаҗ вакытта килде.
Вак сәүдәгәрләрнең күбесе уңайсыз хәлдә, чөнки игенләр уңмау өстенә халыктан башка хезмәтләр дә чыгып китте.
Голәмә вә мәхәллә хезмәтче-ләренең хәлен сөйләргә дә хаҗәт юк, алар әлбәттә, кеше тәрбиясенә күз тотып торалар.
Сугышка киткән кешеләрнең гаилә вә балаларының хәле барыннан да мөһим. Болардан башка фәкыйрь-фокара вә мескен азмыни? Әнә шундый бичара хәлсез вә сынык күңеллеләрнең хәтерләрен табар көн - ошбу мөбарәк гает көнедер. Бер тиен ярдәмгә ун савап эзли торган көн - ошбу мөбарәк гает көнедер.
Быел гаетнең тагы бер куаныч ягы бардыр ки, быел өммел-хәбәис (исерткеч) бирелми. Шайтанның муены сындырыла. Бу эш - зур ганимәт, бу эш мөселманнарга тәкъдир итеп бетермәслек бер бәхеттер, үкенә-үкенә танырлык ки, исерткеч ачык булганда, мөселманнарның йөзләрчә вә бәлки меңләрчә сум акчалары шул шайтан юлына киткәндәй күренә иде. Быел исә ул йөзләрчә вә бәлки меңләрчә сум акчалы мөселманнар исерткечтән бөтенләй бизәләр, ул юлга китә торган газиз акчаларын мәгариф юлына тоталар дип, һич шөбһәләнми, өмет итәргә хакыбыз бар.
Әйе, быел гает фитыр, халис мөселманча, исерткечсез бозык-азгынлыктан башка, һәртөрле кирәкле урыннарга хәлле мөселманнарның ярдәме белән үтсә иде, шулай гает мөбарәк барча мөселманнар өчен котлы вә мөбарәк булса иде, дибез.
Билгесез вәгыйз.
(«Кояш» газетасы, 1914ел, 481нче сан).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: