Туган як

Салават фазыйләте

Салават әйтү гыйбадәт, Аның өчен әҗер-савап: Син бер тапкыр әйтсәң аны, Аллаһтан булыр ун җавап. Ун гөнаһың кичерелер, Дәрәҗәң да артыр унга. Салаватлар әйтеп йөре, Карамыйча сулга-уңга. Фәрештәләр салаватны Тапшырырлар пәйгамбәргә. Кыямәттә яклау булыр, Буйсынсаң шушы әмергә. Салаватлар әйткән кеше Якынаер пәйгамбәргә. Аның юлын дәвам итеп, Бергә керер җәннәтләргә. Әгәр...

Салават әйтү гыйбадәт,
Аның өчен әҗер-савап:
Син бер тапкыр әйтсәң аны,
Аллаһтан булыр ун җавап.
Ун гөнаһың кичерелер,
Дәрәҗәң да артыр унга.
Салаватлар әйтеп йөре,
Карамыйча сулга-уңга.
Фәрештәләр салаватны
Тапшырырлар пәйгамбәргә.
Кыямәттә яклау булыр,
Буйсынсаң шушы әмергә.
Салаватлар әйткән кеше
Якынаер пәйгамбәргә.
Аның юлын дәвам итеп,
Бергә керер җәннәтләргә.
Әгәр кеше мохтаҗ булып,
Садака бирә алмаса,
Салаватлар әйтсен күбрәк,
Өметләре акланмаса.
Аллаһка мактаулар әйтеп,
Салават әйтсә соңыннан,
Догалары кабул булыр
Нык барыр тормыш юлыннан.
Роза ЛАТЫЙПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: