Туган як

"Сакал Шәриф" хикмәте

Соңгы вакытта пәйгамбәребезнең чәч-сакал бөртекләре турында күп сөйли башладылар. Таҗетдин хәзрәтләре, ничә ел каешына кыс-тырып йөргән изге чәчне: «Болгарга зур манара өстенә куйыйк, татар җиренә бәракәт кайтыр», диде. Өфегә бәракәт җиткән ахры. Чечня башлыгы Рамзанның Дубайдагы бер дусты аңа йә пәйгамбәрнең киемнәрен, йә су эчкән касәсен, йә чәчен китереп тора....

Соңгы вакытта пәйгамбәребезнең чәч-сакал бөртекләре турында күп сөйли башладылар. Таҗетдин хәзрәтләре, ничә ел каешына кыс-тырып йөргән изге чәчне: «Болгарга зур манара өстенә куйыйк, татар җиренә бәракәт кайтыр», диде. Өфегә бәракәт җиткән ахры. Чечня башлыгы Рамзанның Дубайдагы бер дусты аңа йә пәйгамбәрнең киемнәрен, йә су эчкән касәсен, йә чәчен китереп тора. Ингушетиянең дә бер бае сакал бөртеген кайтарту өчен күп тырышты. Шөкер, күптән түгел ачылган Мәскәү җәмигъ мәчетенә дә өлеш чыкты - Рамзан «Сердце Чечни» мәчетендә сакланган чәч бөртеген Рәсәйнең төп мәчетенә бүләк итте. Меңләгән мөселманнар «сакал шәриф»тән аз булса да бәракәт алырга, яшьләр савыты янына басып селфига төшәргә ашкындылар. Кайбер дин әһелләре: «Менә хәзер башкалабызга бәракәт иңәчәк», дип тә әйттеләр әле.
Пәйгамбәрнең әсәрләре чыннан да изгеме? Әлбәттә, Аллаһының илчесе җир һәм күкләр өчен бәракәт булып килде, аның чәче-сакалы да, киеме дә, хәтта тәненнән чыккан тире дә изге булды. Еш кына сәхабәләр ул йок-лаганда чигәсеннән бәреп чыккан тир тамчыларын алып, аны хушбуй буларак кулланганнар. Чөнки пәйгамбәрнең тәненнән тир урынына ислемай-миск чыкты. Пәйгамбәр хатыны Өммә Сәләмәдә пәйгамбәрнең чәчләре булды, авырганда ул аны суга салып, шул суны эчә иде. Пәйгамбәрнең чәч бөртеге дә изге булуда шигебез юк.
Әмма, бүгенге көнгә кадәр пәйгамбәрнең чәче, киемнәре, касәсе ничек сакланган икән? Менә нәрсә шик тудыра. Ул нәрсәләрнең, чыннан да, пәйгамбәрнеке булуын кем дәлилли ала? Янәсе, кемдер пәйгамбәрнең вафатыннан соң сакалын кисеп алган да, киләсе буыннарга тапшырган. Гомумән, дин буенча, мәетнең чәчләренә, тырнакларына тию хәерле эш саналмый. Үзенеке үзе белән китсен, диелә.
Ни өчен өммәтнең зур галимнәре үз китапларында бу нәрсәләр турында язып калдырмаганнар? Үз галимнәребез Шиһабетдин, Ризаэддин хәзрәтләрнең дә хезмәтләрендә бу нәрсәләр күренми. Танылган тарихчы Әхмәт Баша Тимур яза: «Кешеләрдә йөргән чәч бөртекләре сәхабәләргә бирелгән чәч бөртекләреннән калган, әмма аларның чынын ялганыннан аеру бик авыр» («Пәйгамбәрләр әсәрләре» китабы, 91нче бит).
Күп сәхабәләр пәйгамбәрнең кабереннән, яшәгән җирләреннән табыну урыннары ясарлар дип курыкканнар. Гомәр ибн Хаттаб хәлифә булганда, кайбер кешеләрнең бәягать агачы (аның астында кешеләр пәйгамбәргә бәягать китерделәр) тирәли җыелышып, ул агачны артык изгеләштерә башлауларын күреп, агачны бөтенләй кистерә. Чөнки диннең төп нигезе - кешелек бер Аллаһыга гына табынырга, Аңа гына кол булып яшәргә тиеш. Бер пәйгамбәр дә, сәхабә яки әүлия дә илаһ урынына лаек түгел. Бервакыт, Гомәр Кәгъбадагы кара ташка килеп: «Син таш кына, Аллаһыдан башка һичкемгә файда яки зарар китерергә кодрәтле түгелсең. Әгәр сине пәйгамбәр үпмәгән булса, мин дә сине үпмәс идем», дигән.
Соңгы вакытта, мөселман өммәтенә дә, насаралардагы кебек, «святые мощи» кертә башладылар түгелме? Пәйгамбәр: «Насаралар Гайсәне һәм әнисен бөекләгән кебек, мине бөекләмәгез, чөнки мин - кол», диде. Аллаһы сакласын, мәчетләребез михрабларына изге сүрәләр урынына, чиркәүләрдәге кебек, «изге» сүрәтләр дә куяр көнгә калынмасын. Башкаларның диннәренә тел-теш тидермим, әмма безнең - үз динебез, үз кыйблабыз, үз гореф-гадәтләребез бар.
Дөньясы һәм ахыйрәте өчен бәракәт алырга теләгән кеше пәйгамбәр калдырган матди әсәрләрне түгел, рухый әсәрләрне эзләсен. Аның хәдисләрен өйрәнсен, кулына Коръән алсын, хәрефләрен өйрәнеп, тормышын пәйгамбәр алып килгән нур белән зиннәтләсен. Хәер, моның өчен Истамбулга, Грозный яки Мәскәүгә бару да, Дубайда дусларың булу да мәҗбүри түгел.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: