Туган як

Сабыр итү кеше йөрәгенә – ачы, ә күңеленә авыр булса да…

Аллаһының биргәненә шөкер, еш кына зарланырга яратсак та, шактый мул дөньяда яшибез. Ашыйм дисәң - ризыгы, киим дисәң киеме шөкер итеп бетерә алмаслык. Шиксез, Кыямәт көнендә Раббыбыз каршына килеп баскач, Ул бездән татлы хәлвәләребез, муллыкларыбыз өчен генә түгел, эчкән гади суларыбыз өчен дә сорау алачак. Пәйгамбәребез: «Кыямәт көнендә, кешегә бирелгән...

Аллаһының биргәненә шөкер, еш кына зарланырга яратсак та, шактый мул дөньяда яшибез. Ашыйм дисәң - ризыгы, киим дисәң киеме шөкер итеп бетерә алмаслык. Шиксез, Кыямәт көнендә Раббыбыз каршына килеп баскач, Ул бездән татлы хәлвәләребез, муллыкларыбыз өчен генә түгел, эчкән гади суларыбыз өчен дә сорау алачак. Пәйгамбәребез: «Кыямәт көнендә, кешегә бирелгән нигъмәт турында сораганда, иң беренче: «Әллә тәнеңне сәламәт итмәдекме? Сиңа салкын сулар эчермәдекме? - дип соралыр», дигән (Тирмизи риваяте).
 
Эчә торган суыбыз да, ашаган ризыгыбыз да, сулаган һавабыз да - Раббыбызның шөкер итеп бетергесез нигъмәте. Аллаһының безгә бирә торган нигъмәтенең күзгә күренми торганын - рухи бер байлык булган сабырлык нигъмәтен генә алыйк. Гыйлем әһелләре: «Сабырлык - кешедә була торган һәр күркәм әхлакның нигезе, һәр яман холыкка каршы торган коралдыр», диләр. Чыннан да, кешедә күп кенә изге сыйфатлар бар: юмартлык, шәфкатьлелек, тырышлык. Әмма, сабырлыгың булмаса, тырыш та, юмарт та булалмыйсың. Кешедә яман сыйфатлар да җитәрлек: саранлык, комсызлык, тәкәбберлек, көнчелек һ.б. Көн-челек утын сүндерергә дә, комсызлыкны җиңәргә дә, ачуны басарга да сабырлык кирәк. Гали ибн Әбү Талиб: «Кешенең иманында сабырлыкның тоткан урыны - гәүдәнең башы кебек. Әгәр баш киселсә, гәүдә үлә. Сабырлыгы булмаган кешенең иманы юк», дигән.
 
«Сабырлык» - гарәп сүзе, аны сабыр исемле үсемлек белән бәйлиләр. Сабыр үсемлеге, безнеңчә, алоэ була һәм ул үзенең тәме ягыннан - ачы, әмма сәламәтлеккә файдалы булуы белән билгеле. Авырлык килгәч сабыр итү дә - кеше өчен ачы нәрсә, әмма җимеше татлы. Тел белгече ибн әл-Әнбәри (884-940 елларда яшәгән) язган: «Сабыр үсемлеге (алоэ) ачы булган кебек, сабыр итү дә кешенең йөрәгенә - ачы, ә күңеленә авыр булганга күрә, сабыр дип аталган».
 
Һәр кешенең эчендә нәфесе - «мин»е утыра, әлбәттә, нәфеснең мәшәкать кичерәсе килми. Кайвакыт, нәфес нәрсәнедер теләмәсә дә, аны Аллаһы сөйгән эштә буйсындыру, яки киресенчә, нәфес нәрсәнедер бик теләсә дә, Аллаһы сөйми торган эшкә тотынмау, Аның ризалыгы өчен нәфесне тыю, йөгәнләү сабырлык була. Имам ибн әл-Кайим үзенең бер кардәшенә: «Сабырлык ул -нәфесеңне Аллаһының хәрамыннан тыю, нәфесне Аның әмерләрен үтәүдә буйсындыру, Аның тәкъдире китергән авырлыклардан зарланмау һәм риза булмаудан тыю», дип язган.
 
Балык булмагыз
Аллаһы Тәгалә китабы Коръәндә туксанлап урында бәндәләрен сабырлыкка өндәде, безгә төрле яктан сабырлык сыйфатының өстенлекләрен аңлатты.
Кайбер аятьләрдә Раббыбыз безгә чыдам, сабыр булырга әмер итә: «Күркәм сабырлык белән сабыр ит!» («әл-Мәгариҗ», 5). «Раббыңның әмере килгәнче сабыр ит, син һәрвакыт Безнең күз уңыбызда торасың» («Тур», 48).
Аятьләрнең кайберләрендә Раббыбыз безне: «Сабырсыз булма», дип кисәтә. Пәйгамбәребез кешеләрне хак юлга өндәгәндә, канатлары сынып, түземлеге бетә башлагач, Аллаһы аңа кайчандыр үз халкыннан качу юлын эзләгән Юныс пәйгамбәрне исенә төшерә һәм: «Раббыңнан чыгу юлы килгәнче сабыр ит һәм балык әһеле кебек булма», ди («әл-Каләм», 48).
Кайбер аятьләрдә кешенең дөнья һәм ахирәт бәхете сабырлыкка бәйле булуын әйтә: «Әй, иман китерүчеләр, сабыр итегез, чыдам булыгыз, сакта уяу торыгыз һәм Аллаһының әмерләренә буйсыныгыз. Бәлки, шулвакыт, сез уңышка ирешерсез» («Әл-Гыймран», 200).
Һәр изгелек өчен кеше уннан алып җиде йөзгә кадәр әҗер-савап алырга мөмкин. Әмма сабырлык өчен генә Раббыбыз әҗер-савапларны чиксез рәвештә булыр дип вәгъдә итә: «Сабыр итүчеләр генә әҗер-савапларны хисапсыз алырлар» («әз-Зумәр», 10).
 
Гамәлнең хәерлесе
Гыйлем әһелләре: «Сабырлык кешегә өч урында кирәк: Аллаһының әмерләрен үтәүдә, Аның тыйганнарыннан тыелуда һәм тәкъдир-язмышта килгән авырлыкларга сабыр итүдә», диләр.
Беренчесе. Аллаһының әмерләрен үтәүдә. Шиксез, Аллаһының әмерләрен үтәү, бигрәк тә даим булганнарын, кешедән сабырлык таләп итә. Мәсәлән, көн саен биш намазны саклау сабырлыксыз булмый. Намазны кәефең булса да, булмаса да укыйсың. Кеше сау-сәламәт булса да, авырса да, намаздан азат ителми. Пәйгамбәребез: «Басып укый алмаган утырып укысын, утырып укый алмаган ятып укысын», дигән (Бохари). Әмма, укымаса да ярый, димәгән. Кайвакыт, авырганда ризык үтми, ашамыйсың, ләкин намазны барыбер укыйсың. Кыска эш көнендә дә биш намазны өч итеп кенә укып булмый. Ял, бәйрәм көннәрендә дә өстән намаз вазыйфасы төшми. Кышын да, җәен дә, эш вакытында да намаздан азат ителмисең. Шуңа күрә, намаз гыйбадәтен Раббысына ихлас күңел илә бирелгән бәндәләр генә саклый алалар. Аллаһы Тәгалә: «Намаз торгызу бик тә кыен эштер, мәгәр күңеле белән Раббысы каршында түбәнчел булганнарга гына җиңелдер», ди («әл-Бәкара», 45).
 
Аллаһы Тәгалә безне әлеге гыйбадәтне саклауда сабыр булырга өнди: «Гаиләңә намаз укырга боер. Үзең дә намазны саклауда сабыр бул». («Таһә», 132).
Бу урында пәйгамбәрнең бер хәдисен китерү урынлы булыр. Габдуллаһ ибн Мәсгут пәйгамбәребездән: «Гамәлләрнең кайсысы хәерлерәк», дип сорагач, Аллаһы илчесе: «Вакытында укылган намаз», дигән. «Аннан соң кайсысы», дип сорагач. Ул: «Ата-анага игелек кылу», дигән (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
 
Әлеге хәдискә Хәфиз ибн Хәҗәр шундый аңлатма бирә: «Биш намазны вакытында укып бару да, ата-анага игелек кылу да - көн саен кабатланып килә торган даими әмерләр. Аллаһының бу әмерләрен үтәп баруны ихлас күңелле, Раббысына тугры һәм сабыр булган бәндәләр генә башкара алырлар».
 
Аллаһы Тәгалә: «Әгәр әти-әниеңнең берсе, яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, аларга: «Уф», дип тә әйтмә», ди («Исраэ», 23). Әти-әни олыгайган саен, үзләре дә сабыйларга әйләнәләр. Еш авырый, күбрәк көйләтә башлыйлар. Кайвакыт, аларга ашарга пешерергә, киемнәрен, урын-ятакларын юып торырга туры килә. Кайберләрен кулыңа күтәреп йомыш үтәргә дә алып барасы. Шулвакыт, сабырлыгың булмаса, авыздан «уф» дигән сүз дә чыгып очарга мөмкин, Аллаһы сакласын. Әти-әниләрнең дә безне үстергәндә арыган, хәлсезләнгән вакытлары аз булмагандыр, шулай да түзгәннәр бит. Шунысы сәер, кайчак, бичара ана берүзе дүрт-биш баласын тәрбияләп үстерә. Аннан шул биш бала олыгайган бер аналарын тәрбияли алмыйлар. Олыгайган әти-әниләренә кадер хөрмәт күрсәтүчеләрдән Раббым разый булсын. Үз балаларының да ихтирамын күрергә язсын.
 
Башка төр гыйбадәтләрне кылу, гыйлем алу, кешеләрне изгелеккә өндәү һәм явызлыктан тыю кебек бар изгелекләр дә бездән сабырлык, сабырлык һәм тагын бер мәртәбә сабырлык таләп итә.
Гыйбадәтләрдә сабыр булуның татлы җимешләренең берсе: ул безгә нәфесне җиңүдә, шайтан вәсәвәсәләренә каршы торуда, тормышта булган бәла-казаларга бирешмәүдә сабыр булырга ярдәм итә.
 
Тыела белсәк
Икенчесе. Аллаһының харамнарыннан тыелуда. Харамнардан тыелганда да кеше нәфесенең теләк-шәһватләре белән бәрелешә. Нәфес үзен чикләгәннәрен яратмый, аның нәрсә теләсә шуны кыласы килә. Нәфескә җиңел кергән мал кирәк, шуңа күрә ул базарда бәрәңге сатучыга: «Эреләрен чиләкнең өстенә куй, ваклары аста калсын», дип өйрәтә. Ә пәйгамбәребез бу хәлне күргәч: «Кем безне алдый, ул - бездән түгел», дигән (Мөслим риваяте). Менә шушында кеше эчендә низаг-конфликт барлыкка килә. Нәфес «әйдә, җайла инде!» дип кычкыра, иманың: «хәрәмләшмә!» дип кисәтә. Кемнеңдер иманы җиңсә, кемдер нәфесе колы була.
 
Кешенең нәфесе, һәрвакыт, «рәхәтләнеп күңел ач, хәмер-сыра эч, дөньяның ләззәтен татып кал», дип аны гөнаһка тарта. Дөньяның күпме авырлыкларына да чыдый торган кешеләр, гөнаһлар каршында сына. «Михнәткә түзеп була, рәхәткә түзү авыр», дигәннәр. Мизгеллек ләззәт юллап, кешеләр үз тормышларын җимерәләр. Күпме егетләр һәм кызлар атна саен «мәхәббәт»ләрен алыштырып торалар, хәләл гаилә булып яшәргә ашыкмыйлар. Гаилә бит ул - җаваплылык, анда хатын - иренә хезмәт итәргә, ә ир җигелеп гаилә арбасын тартырга тиеш. Шуңа күрә күп кенә «современный» яшьләргә никах кирәкми, аларның нәфесләре ирекле мәхәббәтне, ирекле хисләрне өстен күрә.
 
Сынауларда сынмасак
Өченчесе. Сынауларга каршы торуда. Тормышта килгән сынаулар, башка төшкән кайгылар каршында да сынмау өчен сабырлык кирәк. Язмыш җилләре безгә һәрвакыт сынау алып килә. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Һичшиксез, сезне сыныйбыз: бераз гына куркыныч белән, ачлык белән, малларыгызны киметеп, саулыкларыгызны какшатып, якыннарыгызны алып, җимешләрегезне азайтып». Кешегә сынаулар төрле яктан килә, әмма аятьнең ахырында Раббыбыз аларга каршы тора торган көч турында: «Сабыр итүчеләрне сөендер», дип әйтә («Сыер», 155).
 
Әлбәттә, кешегә Аллаһыдан нигъмәт килгәндә, бигрәкләр рәхәт. Менә гаиләле булдың, әти-әни булдың, «ат»ыңны яңарттың, квартирыңны зурайттың... Эшеңдә күтәрделәр, җилкәңә тагын бер йолдыз өстәделәр. Шатлык килү сөенеченнән, еш кына, шөкер итәргә дә онытабыз. Ләкин, Аллаһы бездән нәрсәнедер кире алса, кулга төшкән нигъмәтне кире бирәсебез килми. Ә бит Аллаһы биргәндә дә Үзенекен бирә, алганда да Үзенекен ала. Әгәр Аллаһы синнән бер әйбереңне алып, алмашка сабырлык нигъмәтен бирсә, сабырлык дигәнең югалткан нигъмәтеңнән дә затлырак булырга мөмкин. Гомәр ибн Габделгазиз: «Әгәр Аллаһы бер кешегә нигъмәт биреп, аннан ул нигъмәтне кире алса, әмма аның урынына сабырлык нигъмәтен бирсә, сабырлык нигъмәте алынган нигъмәтеннән хәерлерәк булачак», ди һәм Аллаһының аятен укый: «Сабыр итүчеләр генә чиксез әҗер-савапларга ирешерләр» («Төркемнәр», 10 аять).
 
Кешегә авыру килсә, аның күңеле төшә. Авырганда, сәламәт вакыттагы кебек, күп изгелекләр дә кылып булмый. Үзем дә, кайвакыт салкын тиеп, бер-ике көн өйдә авырып ятсам, күпме эшем калгандай тоела, ирексездән: «Их, сәламәт булсам, шуны-шуны эшләр идем», дип куям. Иман иясе һәр эшен Раббысы ризалыгын алыйм дип кыла. Ә Аллаһының ризалыгы синең өчен кайда? Сәламәт булып күп изгелек кылуыңдамы? Әллә килгән сынауга сабыр итүеңдәме? Анысын Аллаһы гына белә. Пәйгамбәребез: «Әгәр Аллаһы бер бәндәсенә дәрәҗә билгеләп, кеше ул дәрәҗәгә изгелекләре аша ирешә алмаса (дәрәҗәсе бик югары булып), Аллаһы аңа сынау җибәрә: сәламәтлегендә, малында яки баласында. Соңыннан аңа сабырлык бирә һәм бәндә шул сабырлыгы аша Аллаһы куйган дәрәҗәгә ирешә» (Әбү Даут). Сабырлык гыйбадәте аша кеше башка күп кенә изгелекләре аша да ирешә алмаган үрләрне яулый.
 
Шунысын да онытырга ярамый, кешенең харам-гөнаһлардан сабыр итә алмавы, нәфесен тыярга көч тапмавы, аны күп кенә бәла-казаларга сабыр кылырга мәҗбүр итә. Аллаһы Тәгалә: «Сезгә килгән бәла-каза - үз кулыгыз белән кәсеп иткәнегезнең нәтиҗәсе», ди («Шура», 30).
Гөнаһ кылу сәбәпле, кеше тормышының бәракәте китә, киләсе ризыгы киселә, булган байлыгының куанычы бетә, гаиләсендә күптөрле мәшәкать килеп чыга. Пәйгамбәребез: «Әгәр бер җирлектә яшәүче язык бәндә үлсә, аннан кешеләр дә, җирләр дә, агачлар һәм хайваннар да котылалар», дигән (Мөслим риваяте). Ни өчен бозык бәндә киткәнгә, хәтта, үсемлек һәм хайваннар да сөенә? Чөнки шул гөнаһкяр сәбәпле, күктән яңгырлар яумый, ризык килми тора.
 
«Сабырлыкның төбе - сары алтын», дигән борынгылар. Алтын - кыйммәтле нәрсә, әмма ул юл өстендә аунап ятмый. Аны табу өчен бик күп туфрак казырга, күп тырышырга, сабыр итәргә кирәк. Тормышта безгә еш кына сабырлык җитми. Гыйбадәт кылуда, кешеләр белән эшләүдә, гаиләдә, бала үстерүдә, ир белән хатын арасында… Һәркем юрганны үзенә, үз нәфесенә тартырга тырыша, һәрберсенә үз хакы кадерле. Тормыш юлларында, кайвакыт, син «төп юл»дан барсаң да, каршыңа берәрсе килеп чыга, ә нәфеснең юл куясы килми. Монда икенең берсен сайлыйсың: яки юлыңны дәвам итәсең һәм, исән калсаң, сине хаклы дип, ГАИ хезмәткәре беркетмә тутырачак. Яки, авыр булса да, юлда сиңа каршы килүчегә хакыңны биреп, аны үткәреп җибәрәсең һәм исән-имин юлыңны дәвам итәсең. Мин-минлегебезгә караганда сабырлыгыбыз күбрәк булса, юлларда фаҗигаләр дә кимер иде. Гаиләләр дә азрак таркалыр иде. Тормышлар да күпкә яхшырак булыр иде.
 
Дәвамлы иминлек
Күп вакыт, кешеләр Аллаһыдан сабырлык сорап дога кылалар. Әлбәттә, Аллаһы сабырлык бирмәсә, аны башка һичкем бирергә кодрәтле түгел. Әмма, кайбер гыйлем әһелләре, тора салып, Аллаһыдан сабырлык сорау ул - сабырлыкның сәбәбен, ягъни бәла сорау була, диләр. Шул сәбәпле, сабырлыкны бәла килгәнче түгел, килгәч кенә сорау хәерле була, диләр. Моңа «Бәкара» сүрәсенең 250нче аятен дәлил итеп китерәләр. Даут пәйгамбәрнең халкы, Җалутның (Голиаф) явыз гаскәрен күргәч, Аллаһыга: «Раббыбыз, безгә сабырлык яудыр, аякларыбызны ныгыт һәм имансыз халыкны җиңәргә ярдәм ит», дип ялвара.
 
Әмма, бәла килмәс борын Аллаһыдан сабырлык сорауга караганда, иминлекнең дәвамлы булуын сорау дөресрәк булыр.
Сабырлык - зур байлык, әлеге байлык арткан саен, кешенең бәхете дә, куанычы да арта гына, инша Аллаһ. Имам Әхмәт үзенең «Зөһедлек» китабында күпме михнәт кичергән, утны-суны үткән сәхабә Гомәр ибн Хаттабның сүзләрен китерә: «Тормышыбызның иң хәерлесен сабырлык аша таптык».
 
Шурайх казый: «Миңа берәр бәла килсә, аның өчен Раббыма дүрт мәртәбә шөкер кылам: ул бәладән дә зуррагын бирмәгәнгә, авырлык биргәннән соң аңа каршы торырдай сабырлыгын да биргәнгә. Әҗер-савапка өметләнеп: «Иннә лилЛәһи вә иннә иләйһи раҗигун» дип әйтергә насыйп иткәнгә. Миңа килгән сынау иманым-динемә кагылмаганга», дигән (Имам Зәһәби китерә).
 
Йә, Раббым, безне Үз ярдәмеңнән ташлама, безгә күтәрә алмаслык сынаулар бирмә.
 
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете
имам-хатыйбы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: